Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының наркоманиягә каршы комиссиясе утырышында адреслы, индивидуаль эшчәнлеккә юнәлеш бирелде

Наркотик матдәләр кулланган өчен хокук сакчылары тарафыннан контрольгә алынган, үзәк район хастаханәсенең наркология кабинетында исәпкә куелган әлкилеләр саны былтыр да, быел да бер үк. Район башкарма комитетының наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы комиссия утырышында әнә шундый чагыштыру ясалды. Моны утырышта чыгыш ясаучылар районда кисәтү эшенең төрле яклап алып барылуыннан...

Наркотик матдәләр кулланган өчен хокук сакчылары тарафыннан контрольгә алынган, үзәк район хастаханәсенең наркология кабинетында исәпкә куелган әлкилеләр саны былтыр да, быел да бер үк.

Район башкарма комитетының наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы комиссия утырышында әнә шундый чагыштыру ясалды. Моны утырышта чыгыш ясаучылар районда кисәтү эшенең төрле яклап алып барылуыннан күрә. Әйтик, РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Денис Шипигин әйтүенчә, быел наркотиклар куллану белән бәйле бер генә җинаять эше ачылган, узган елда да шулай ук булган.

-Бездә наркотиклар кулланган өчен 10 кеше исәптә тора. Узган елда бер кешене исәптән төшергән булсак, быел тагын берәү өстәлде. Аларның һәрберсе игътибар үзәгендә. Профилактика чараларын күп куллансак та, җитәрлек эшлибез дип әйтә алмыйм әле. Районга читтән килүчеләрне, күченеп кайтучыларны күз уңында тотарга кирәк. Наркотик матдәле үсемлекләрне эзләп табып юк итү дә бик мөһим,-диде ул үз чыгышында.

Утырышта үзәк хастаханәнең баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев та борчылырлык саннар китерде. Әйтик, наркология кабинетында 164 кеше күзәтү үтә икән. Алар арасында алкоголизм чире белән үзләре дә газапланучы, якыннарының да теңкәләрен корытучылар, ә иң аянычы - 5 яшүсмер дә бар икән. Наркотиклар кулланып табибка килеп эләгүчеләр унөчәү, аларның өчесе инде наркоман, ягъни наркотиксыз яши алмый. Быел район читендәге авылларның берсендә яшәүче якташыбызны исәпкә алганнар.

Яшьләрне наркомания афәтеннән саклауга үзләреннән нинди өлеш кертүләре турында район мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре җитәкчеләре, белгечләр сөйләп үтте. Алар да үз юнәлешләрендә зур эш алып баруларын күрсәтергә тырыштылар. Әмма район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова киңәшмәдә катнашучыларны, кем әйтмеши, "җиргә төшерергә" ашыкты. Ышандырырлык дәлилләр, мисаллар китереп, ул:

-Кызганыч, әмма бездә әле наркомания белән бәйле проблемалардан качарга теләү, курку сизелә. Һәм, нәтиҗә буларак, адреслы, индивидуаль эш җитенкерәми. Ваемсызлык, читтән торып күзәтүче позициясе бу мәсьәләдә бик тә куркыныч,-дип, районда эшләнгән эшләргә анализ ясады.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев