Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Салман авыл җирлегендә яшәүчеләрне экология мәсьәләләре борчый

Салман авыл җирлеге советының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган утырышлары бер көндә башта Хлебодаровкада, аннары Салманның үзендә үтте. Аларда җирлек башлыгы Ләйсән Гайфуллина халык алдында хисап тотты. Җирлек районда иң зурлардан, шуңа мәшәкате дә күп, эш тә шактый. Озак еллар күз көеге булып, менә ишеләм-җимереләм дип торган Салман клубы төзекләндерелү...

Салман авыл җирлеге советының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган утырышлары бер көндә башта Хлебодаровкада, аннары Салманның үзендә үтте. Аларда җирлек башлыгы Ләйсән Гайфуллина халык алдында хисап тотты.

Җирлек районда иң зурлардан, шуңа мәшәкате дә күп, эш тә шактый. Озак еллар күз көеге булып, менә ишеләм-җимереләм дип торган Салман клубы төзекләндерелү - елның иң зур вакыйгасы. Хәзер биредә җылы, якты, мәдәни учакны дөрләтеп "яндырырлык". Үзара йөкләнгән салым акчасына суүткәргечләр яңартылган, юллар яхшыртылган. Биш йөз мең сумнан артык акчаны урамнар яктыртуга тотканнар. Салманлылар сыер асрап сөт сату буенча район лидерлары, 600 тоннадан артык сөт хәзерләнгән җирлектә.

Мондагы мәктәпләр дә көчле. Директорлар Анна Локтева һәм Альберт Мәхмүтов коллективларының укыту тәрбия һәм бюджеттан тыш эшчәнлеге белән хаклы рәвештә мактанып алдылар. Әмма аларны һаман шул бер нәрсә борчый: укучылары азаеп, Хлебодаровка мәктәбе тугызъеллыкка калды, ә Альберт Мәхмүтов әйтүенчә, алдагы җиде елда укучылар саны быелгы 61 дән 19 га калу куркынычы бар.

Шундый заманга килеп җиттек, кешеләр тамак турында гына уйламый хәзер, рухи якны да кайгырта. Хлебодаровкада бердәм көч һәм иганәчеләр ярдәме белән гыйбадәт йорты төзиләр. Моның өчен бусагалар таптап акча җыюны Надежда Туровага йөкләгәннәр, ул җыелышта кайдан күпме акча кергән һәм нәрсәгә тотылганлыгы турында сөйләде.

-Интернетта үз сайтыбыз бар, исәп-хисап счетыбыз шунда күрсәтелгән. Теләге булганнардан ярдәмне рәхмәт әйтеп кабул итәбез. Эш акрынлап бара, гыйбадәт йортының тиздән эшләп китәсенә ышанабыз,-диде ул.

Утырышта катнашучылар алдындда район учреждение-оешмалары вәкилләре чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Идрис Хәмитов салманлыларны хуҗалыкларын үстерүгә - мини-ферма яисә гаилә фермасы төзергә бер дә омтылмауда гаепләде.

-Дәүләт бит үзе "мә!" дип тора, төрле яклап булыша. Һәрчак шулай булмас, файдаланып калыгыз,-дип өндәде ул кешеләрне.

Салмандагы җыелышта терлекчелек мәсьәләсенә кагылышлы сораулар да булды. Халыкны сыерларда лейкоз авыруының таралуы борчый икән, андыйларга ветеринария берләшмәсе баш табибы Кәмил Хәйруллин җавап бирде. Әмма моның белән генә бетмәде табибка сораулар.

-Дуңгызчылык комплексы тирә-юньне пычырата, һавага әшәке ис, елга-суларга пычрак агыза, безгә нишләргә соң?-дип ду кубып алдылар салманлылар. "Кызыл Шәрык-Агро" фермаларыннан чыгарылган тирес өемнәре дә бик борчый икән үзләрен.

Кәмил Хәйруллин аларга үз зарларын язмача җиткерергә киңәш итте. Нәтиҗә булырмы, анысын инде алга таба белербез.

Җыеннарда җирлек советыннан бүләкләр алучылар да булды: Хлебодаровкада ике Надежданы - Турова белән Байкованы грамота белән сөендерделәр. Салманда район диния нәзарәте күчтәнәчен - Коръәнне мәчеткә тапшырдылар. Клуб ремонтында актив катнашкан мөдир Клара Галиуллинага һәм китапханәче Гөлсинә Минһаҗевага бүләк белән Рәхмәт хаты бирүне халык алкышлап хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев