Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының “Татэнергосбыт” офисы – республикада иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе

Еш кына "Хәзер товарны җитештерүгә караганда сату авыррак" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. "Татэнергосбыт" җәмгыяте дә бит электр энергиясен җитештерүчеләрдән алып, аны куллану өчен халыкка, предприятие-учреждениеләргә сатучы звено буларак хезмәт итә. Районда "Татэнергосбыт"ның Чистай филиалына караган клиентларга хезмәт күрсәтү офисында биш кеше хезмәт куя. Бүген алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр....

Еш кына "Хәзер товарны җитештерүгә караганда сату авыррак" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. "Татэнергосбыт" җәмгыяте дә бит электр энергиясен җитештерүчеләрдән алып, аны куллану өчен халыкка, предприятие-учреждениеләргә сатучы звено буларак хезмәт итә.

Районда "Татэнергосбыт"ның Чистай филиалына караган клиентларга хезмәт күрсәтү офисында биш кеше хезмәт куя. Бүген алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәм алдыннан без әлеге коллективның эшләре ничек баруы белән кызыксындык.

Югарыда әйтелгәнчә, "Татэнерго" ул җитештерүчеләрдән - ТЭЦ, ГЭСлардан энергияне сатып алып, кулланучыларга тапшыручы. Дөрес, биредә тагын бер арадашчы бар - электр бүлү челтәрләре компаниясе.

-Без 7500 физик затка (халыкка), 245 юридик затка хезмәт күрсәтәбез. Быел ай саен уртача 11 әр миллион сумлык энергия сатканбыз,-ди клиентларга хезмәт күрсәтү участогы начальнигы Фәрит Галиуллин. -Файдаланылган энергия өчен халыктан айныкын-айга 100 процент күләмендә диярлек түләүләрне җыеп, җитештерүчегә күчерерп барабыз. Бу безнең хезмәтнең төп бурычы.

Офистан халык өзелеп тормый. Күпләр электр өчен түләү суммасы күрсәтелгән квитанцияләрне алгач, андагы саннардан канәгатьсезлек белдереп киләләр. Аларны техник хезмәткәр Гүзәл Төхвәтуллина, өлкән агент Илдар Гайфуллин һәм агент Наталья Балакирева игътибар белән тыңлыйлар, үзара аңлашып, бер фикергә киләләр. Дөрес, клиент счетчик күрсәткечләрен дөрес биргәндә андый аңлашылмаучылыкка урын да калмый.

Эшмәкәрләр, предприятие һәм учреждениеләр белән күбрәк инженер Мәсгуть Камалов эш итә.

-Безнең офис узган ел эшнең нәтиҗәлелеге буенча рейтингта республикада икенче урынны яулаган иде. Быелгы эш күрсәткечләребез дә начар түгел,-ди Мәсгуть.

"Татэнерго" җәмгыяте үзенең кулланучылары арасында төрле конкурслар да игълан итә икән. Алдагы елларда "Ел энергопартнеры" бәйгесендә "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте, Г.Дәүлиева шәхси предприятиесе, район үзәк хастаханәсе җиңгән булган. Быел "кулланучылар - авыл хуҗалыгы предприятиеләре" номинациясендә "Салман" дуңгызчылык комплексы җиңеп чыккан. Аның җитәкчесе Алла Петровага күптән түгел Казанда диплом тапшырылган

"Энергосбыт" җәмгыяте узган гасырның утызынчы елларында оешып эшли башлый. Бүген инде алар клиентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүче компанияләр исемлегендә. 2014 елдан халыкка файдаланган электр энергиясе өчен шәхси кабинеты аша, теләсә нинди банк картасы белән комиссияләрсез генә түләү мөмкинлеге тудырылган. Безнең районда әлеге уңайлы ысулны халыкның 20 проценты гына файдалана икән. Тора-бара бик күпләр әлеге ансат түләү формасын сайлар әле.

2015 елдан бюджет оешмалары арасында тулысынча электрон документ әйләнеше кертелгән. Әлеге алымны башка юридик затлар да күбрәк файдалана бара.

Елның иң кыска көне, иң озын төне чорында энергетикларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Хәзер инде тормышны электр энергиясеннән башка күз алдына китерү дә кыен. Шуңа энергетикларыбызга киләчәктә дә безгә уңайлыклар тудырып уңышлы хезмәт итүләрен телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев