Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Түбән Кәчи мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышлап “Чуаш теле: кичә, бүген, иртәгә” дигән киңәйтелгән ачык дәрес үткәрделәр

Әлки районы мәктәпләрендә чуаш милләтеннән булган 412 бала укый.

Бу уку елында аларның 74,51 проценты чуаш телен туган тел буларак өйрәтә. Районның 6 мәктәбендә бу тел аерым фән буларак укытыла.

Бүген Әлки районының Түбән Кәчи мәктәбендә "Чуаш теле: кичә, бүген, иртәгә" дигән киңәйтелгән ачык дәрес үткәрелде. Укытучылар аны Халыкара туган тел көненә багышлап әзерләгәннәр. Мәктәпнең чуаш теле укытучысы Нина Николаевна Баканова дәрес тирән эстәлекле, нәтиҗәле булсын дип бик тырышкан. Аңа мәктәпнең балалар коллективы оештыручысы Любовь Григорьевна Баканова да булышкач, дәрес дигәне гадәти кысаларга сыймыйча, гаять тәэсирле, гыйбрәтле кичәгә әйләнде.

Актлар залы сәхнәсе авыл өен хәтерләтеп бизәлгән. Биредәге кулдан чигеп бизәлгән урын-җир әйберләре, келәмнәр, өстәл эскәтере соклангыч матур, чуаш чигеш орнаментларында борынгы бизәкләр, тамгалар чагылыш тапкан. Ачык кызыл төстәге чәчәкләр тукылган япмалы сандык өстенә кабасын тотып бер әби килеп утырды һәм оныгына чуаш халкының үткәне, борынгы тарихы турында кыйсса сөйләп алды. Ә тамашачылар ул кыйссага иллюстрацияләрне экрандагы презентациядә күрделәр.

Әбекәйнең хикәясе тәмамлангач, сәхнәгә "Шанкраав" фольклор ансамбле чыгып, чуаш халык җырларын башкардылар. Алып баручы Нина Баканова һәр халыкның үз мәдәнияты, гореф-гадәтләре, теле булуын, һәр буын аларны кадерләп сакларга бурычлы икәнлекне искәртте.

Укучы Дарья Вильдеева дүртенче буын әбисеннән мирас булып калган чуаш милли хатын-кыз күлмәге, баш киеме тухья, бизәнү әйберләре турында сөйләде.

-Әбиемнең әбисенең әбисе ул күлмәкне үзе теккән булган, кызына "сакларга" дип тапшырган. Шулай итеп әлеге амәнәт минем әниемә килеп җиткән. Мин дә аны кадерләп саклаячакмын,-диде кыз бала.

Аннары укучы кызлар милли бизәкләр төшерелгән чуаш күлмәкләрен киеп "мода күрсәттеләр". Ул бизәкләрдәге һәр төс, һәр сыр мәгънәгә ия икән бит. Чигешләре - борынгы руннар, әйтерсең, узган заманнарда яшәгән баба-әбиләребездән сәлам тапшырамыни!

Бу дәрес-кичәдә чуашча җыр-шигырьләр дә күп яңгырады, биюләрне карап та сөендек. Укучылар чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның халкына васыятен дә тыңладылар. Ахырдан дәрескә кунак итеп чакырылган ветераннарга сүз бирелде. Алар укытучыларга чуаш телен балаларга шулай тырышып укыткан өчен рәхмәт әйттеләр, ә укучыларны туган телләрен яхшы белергә, кадерләп сакларга өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев