Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Юхмачы җирлегендә үткән җыенда Түбән һәм Югары Әлморза авылларында клубларны ремонтлау мәсьләсе күтәрелде

Өч авылны берләштергән Юхмачы җирлегендә мең ярым чамасы кеше яши. Бу җирдә "Кызыл Шәрык-Агро"га караган сөтчелек комплексы һәм терлек симертү мәйданчыгы булу халыкны эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр аз түгел, 11 эшмәкәр дә берникадәр эш урыны булдырган. Кырактан артык ир-егет читкә китеп эшләп йөри. Җирлек советының...

Өч авылны берләштергән Юхмачы җирлегендә мең ярым чамасы кеше яши. Бу җирдә "Кызыл Шәрык-Агро"га караган сөтчелек комплексы һәм терлек симертү мәйданчыгы булу халыкны эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр аз түгел, 11 эшмәкәр дә берникадәр эш урыны булдырган. Кырактан артык ир-егет читкә китеп эшләп йөри.

Җирлек советының киңәйтелгән утырышы бик матур, иркен клубта үтте. Президент программасы буенча төзелгән әлеге бинаның авыл җирендә булуы могҗиза дип әйтерлек: җылы, якты, зәвык белән бизәлгән сәхнә, тамаша залы, фойе, кабинет-бүлмәләр… Юхмачылыларның ял сәгатьләрен үткәрү өчен бер дигән урын.

Әмма җирлек башлыгы Рәмис Сәлахов чыгышында китерелгән кайбер саннар гына күңелне кырырлык: өч авылга узган елда нибары 8 бала туган, 44 кеше вафат булган! Алдагы 2014 ел белән чагыштырганда 19 кешегә күбрәк авылдашларын югалтканнар биредә!

-Үзара йөкләнгән салым турында референдум үткәреп, нәтиҗәдә 886 мең сумнан артык акча җыйдык. Аңа республика да өстәгәч, 2029783 сум акча тупланды. Бу суммага лампалар алып куйдык, суүткәргечләрне яңарттык, зират тирәләрен яңарттык. Югары Әлморза авылында туып-үскән Рамил Исмәгыйлевтан зур ярдәм алдык - ул авыл зиратына койма тотканда, Авыл бәйрәмен үткәргәндә акчалата ярдәм күрсәтте,-дип хисап тотты җирлек башлыгы.

Халыкның көнкүреше нык, тормышы мул: шәхси хуҗалыкларда 206 җиңел һәм 6 йөк машинасы, 20 трактор бар. Югары Әлморзада торакторлы хуҗалар авыл кирәгенә дә бик булышалар ди: кар явып, көртләр күренүгә, барысы да "тимер атларын" эшкә җигеп, урамнарны тиз арада чистартып та куялар икән.

Җирлек башлыгы сыер асрап, сөт тапшыручыларны мактады, аларга бүләкләр дә бирде әле. Дәүләт ярдәме белән абзар-куралтыларын ныгытучылар да бар. Югары Әлморзадан Әхмәтвәлиева Гамиләгә бушлай саву аппараты бирелгән.

-Эшләгәннәребез белән беррәттән зур минусларыбыз да бар,-дип авыр сулап куйды Рәмис Әнвәр улы һәм санап китте:-Юхмачыда даруханәбез юк. Дөрес, бу мәсьәлә менә-менә хәл ителер төсле, урын да таптык, документларын эшләп бетереп киләбез. Банкомат кирәксенә халык, чөнки хезмәт хакларын саклык банкы аша ала. Сөйләштек тә, атнага 3 тапкыр банк вәкилләре үзләре килеп, хезмәт күрсәтергә килештек. Әле яктылык җитеп бетмәгән урыннарыбыз бар. Югары Әлморзада чишмә тирәсен ныгытасы иде,-дип санап китте ул.

Аның сүзләренә кушылып, кешеләр дә үз зарларын җиткерделәр. Әйтик, җәй җиттеме, сазлыклы урында яшәүче Түбән Әлморза халкы черкидән интегә икән.

-Элек бит ни беләндер эшкәртә иделәр, хәзер һич чыдар әмәл юк черки тешләвенә,-дип зарландылар бу авылдан җыенга килүчеләр.

Ике Әлморзада да клублар начар хәлдә. Түбәндәгесен үз көчләре белән ремонтларга җыеналар. Югары Әлморза клубының ни хәлдә икәнлеген җыенга баргач, үзебез дә күрдек: түбәсеннән тамчы тама, китапханәдә томнарны саклап калу өчен аларны полиэтилен белән капларга мәҗбүр булганнар. Дөрес, бу клубны ремонтлау алдагы елларга планлаштырыла икән, әмма кайчан - анык билгеле түгел.

Авылларны чиста су белән тәэмин итүне кайгырта җирлек советы: Югары Әлморза буенча проект документлары, экспертиза нәтиҗәләре әзер, акчасы да түләнгән. Түбән Әлморзада шул ук эшләрне башлап җибәргәннәр.

Җыеннарда аерым янгын посты җитәкчесе Андрей Клянин, мәктәп директоры Петр Чулков, Фәнүзә Нотфуллина һәм башка җитәкчеләр, белгечләр чыгыш ясап, җирлек башлыгы отчетын тулылындырдылар. Ә менә халыктан тәкъдимнәр әллә ни булмады. Мөгаен, көшкүреш җайга салынгач, кешеләр дә канәгатьтер шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев