Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкидә булган очрашуларда Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин районны тагын да үстерү юллары хакында фикерләштеләр

-Без туган Татарстаныбызда яшибез. Тормышыбызның нинди дәрәҗәдә булуын күзаллау өчен күрше өлкә-республикаларга күз салырга кирәк. Шул чакта без үзебезнең республикабызда яшәвебез белән чын-чынлап горурланырбыз,-диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районы халкы белән очрашуда. 14 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Россия Дәүләт...

-Без туган Татарстаныбызда яшибез. Тормышыбызның нинди дәрәҗәдә булуын күзаллау өчен күрше өлкә-республикаларга күз салырга кирәк. Шул чакта без үзебезнең республикабызда яшәвебез белән чын-чынлап горурланырбыз,-диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районы халкы белән очрашуда.

14 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин әлкилеләр белән очраштылар.

Иң элек кунаклар "Кызыл Шәрык-Агро" элеваторы территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре белән аралашып алдылар.

Марат Әхмәтов Әлки җирендә 100 тоннага якын икмәк саклау элеваторы эшләп торуның хезмәтне оештыруда ничек отышлы булуын билгеләп узды. Ә янәшәдә генә орлык заводы. Биредә бик сыйфатлы, барлык таләпләргә җавап бирерлек орлыклар җитештерелә. Министр кечерәк хуҗалыкларны да биредәге әйбәт орлык белән тәэмин итәсе иде дигән теләген җиткерде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев:

-Районыбызда эшләр бик җайлы бара. Бердәнбер проблемабыз - кадрлар мәсьәләсе. Әгәр тора-бара югары белем алып авыл хуҗалыгына кайтучы яшьләргә 500 мең сум күләмендә субсидия түләү гамәлгә кертелсә, белгечләр белән тәэмин итү проблемасы да уңай хәл ителер иде,-дип министрга мөрәҗәгать итте.

Марат Әхмәтов андый программаны кабул итәргә мөмкин булуы хакында әйтте.

"Яшь Көч" ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов сөткә бәяләрне бераз арттыру мөмкинлеге юкмы, дип кызыксынды.

-Быел сөтнең бәһасе килограммына ике сумга булса да үсә төште. Әмма сөт бәясен базар сәясәте билгели шул,-ди министр. -Әйтик, бер литр сөтне 26 сумнан сатып алучы булса, җитештерүчесенә бернинди субсидия дә, ярдәм дә кирәкмәс иде.

Халык белән очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Анда иң элек район башлыгы Александр Никошин соңгы елларда Әлки авыл хуҗалыгындагы үсеш, яңалыклар белән таныштырды. Аннан сүз министр Марат Әхмәтовка бирелде.

-Бөтен җирдә кризис дип зарланалар. Ә безнең республикада гаять зур масштаблы яңа объектлар ачылып кына тора. Сез моны үз районыгыз мисалында да күрәсез. Авыл җирендә дә яшәү, эшләү шартлары яхшыра бара. Авыл бүген тормыш алып бару өчен уңайлы, кызыгырлык урынга әйләнә.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Әлки халкы белән даими аралашып яши. Депутатыбыз бездәге яңа объектларны ачуда катнаша, Әлки җирендәге һәр яңалыкны сөенеп кабул итә.

-Мин Әлкигә инвестор булып килгән вакытларны яхшы хәтерлим,-ди ул. -Хуҗалыкларның күп җирләре әллә ничә ел эшкәртелмәгән, машина-трактор паркы иске, чәчүлек орлык юк дәрәҗәсендә иде. Ә хәзер Әлки районы игенчелектә дә, терлекчелектә дә республикада алдынгылар исемлегендә. Бүген бүтән районнар игенчеләре сездән бөртек өчен кукуруз игү, көнбагыш үстерү серләрен өйрәнә. Минем хыялым - авылда яшәүче кешеләрнең хезмәт хакын шәһәрдәгедән ким булмасын иде. Чөнки беләм: авыл хуҗалыгы яшәгәндә, үсештә булганда гына кала халкы үзебездә җитештерелгән сыйфатлы азык-төлекне сатып ала, киләчәге өчен тыныч була алачак.

Үзебез дә күреп торабыз - авыл җиренә мөнәсәбәт елдан-ел уңай якка үзгәрә бара. Президент программаларының күпчелеге авыл тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Кечкенә фермаларга ярдәм итү, савым сыерларына азык сатып алуга субсидияләр, яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү һ.б. - боларның һәммәсен авыл халкы хуплап каршы алды һәм әлеге программалардан рәхәтләнеп файдалана. Авылга булышуга, аны үстерүгә корылган мондый эшләр алга таба да дәвам итәр, дип ышандырдылар очрашуда катнашкан кунакларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев