Әлкилеләр болыннарга чыгып җиләк җыя. ФОТО
Быел җәй яңгырлы, салкын килгәч, җиләк булмас инде, диешкән идек.
Ярый әле бу фаразлар чынга ашмады. Елдагыдан бер ай чамасы соңлабрак булса да, урманнарда, болыннарда, тау битләрендә кызарып җиләк өлгерде. Җиләк бик күп! Мөлдерәп пешкән эре-эре җиләкләр белән тулы чиләк, бидоннарны фотога төшереп күпләр интернетка да куялар. Үзләреннән артканны сатучылар да бар. Ун литрлы чиләк белән җир җиләген бер мең сумга тәкъдим итәләр.
Ә сез җиләккә йөрисезме?
Нина Курзаева, пенсиядәге укытучы, Иске Хурада авылы:
- Сөбханнала, быел җиләк-җимеш шулкадәр мул. Бакча җиләген җыеп бетерерлек түгел. Карлыган уңышы да биниһая. Каен, җир җиләкләрен, кура җиләген дә табигать искитмәле өлгертте. Без үзебез күбесенчә җир җиләгенә йөрибез. Ул шулкадәр күп! Бер урыннан тиз арада чиләгеңне тутырып җыеп та аласың. Җиләк-җимешне, шулай ук җир җиләген дә мин кайнатмыйча туңдыргычта саклауны хуп күрәм. Шулай витаминнары яхшы саклана. Кыш уртасында алып эретәсең, хуш исе, татлы тәме яңа гына болыннан җыеп алган кебек. Пирог эчлегенә дә, компот ясап эчәргә дә менә дигән. Җир җиләге тәмле генә түгел, бик шифалы да. Ул иммунитетны ныгыта, температураны төшерә. Быел җиләк кенә түгел, гөмбә дә бик күп. Без инде яздан бирле гөмбә җыябыз. Әле бүген ирем белән көтү чиратына чыккан идек, бер-ике сәгать эчендә бер чиләк шампиньон җыеп алдык.
Марина Яковлева, клуб хезмәткәре, Иске Тахталы авылы:
- Җиләкне һәр елны җыябыз. Әле быел барырга өлгерә алганыбыз юк, печән хәзерләү белән мәшгульбез. Бу эшләрне төгәлләгәч җир җиләгенә барырбыз дип торабыз. Быел аны бик күп диләр. Мин җиләктән кайнатма да ясыйм, туңдыргычта катырып та саклыйм. Табигать биргән бу файдалы сыйны вакытында җыеп калырга кирәк. Җәйге көн бик озын, эшкә йөрергә дә, урман-болынга чыгарга да өлгерәсең.
Сәрия Шәрапова, хуҗалык хезмәткәре, Әхмәт авылы:
- Җиләк җыярга шулкадәр яратам мин. Мактанып әйтүем түгел, бик тиз һәм оста да җыям. Җиләклек урыннарны да әйбәт беләм. Безнең Әхмәт авылына урман терәлеп тора бит. Ә анда җиләк-җимешнең ниндие генә юк! Балан, шомырт, каен җиләге, кура җиләге... Быел шомырт бик аз булды. Ә калган елларны без аны чиләкләп җыеп кышка әзерләп куябыз. Эре, сусыл, татлы бу җимештән пирог эчлеге (ике кат иттарткычтан чыгарып) шулкадәр тәмле була. Бездәге нарат, каен урманнары искиткеч тәмле каен җиләге белән дә дан тота. Мин үзем быел каен җиләгенә йөри алмадым. Ә менә җир җиләген җыеп та карадык инде. Дустым Надия белән икебез дә җиләк җыярга мөкиббәнбез. Җир җиләгенә быел яңгыр да килешкән. Тау битләрендә, ачык болыннарда аны җыеп бетерерлек түгел. Үзе эре, үзе кып-кызыл. Ике сәгать эчендә ун литрлы чиләкне җыеп тутырабыз. Җиләк җыймаган җәй бушка узган җәй кебек ул. Матур табигать кочагында хозурланып бу тәмле җир сыен җыеп калыгыз, дуслар!
Әлфия Садриева, Базарлы Матак авылы:
- Без бөтен гаиләбез белән каен җиләге яратабыз. Бу бик нәзберек, тансык җиләк, сирәк урында гына үсә. Әмма аның әчкелтем баллы тәме ни тора. Каен җиләге сәламәтлек өчен дә бик файдалы, диләр. Ул канны чистарта икән. Дөрес, аны чиләкләп җыеп булмый. Өч литрлы савытны тутырып җыйсаң, бик әйбәт инде. Каен җиләге, ваграк булса да, быел мул өлгерде. Берничә тапкыр урманга барып, аны күңелебез булганчы җыеп кайттык. Яфраклары белән бергә җыеп киптереп тә куйдык. Бу җиләкне без кайнатмыйбыз, аз гына шикәр комы өстәп туңдыргычта саклыйбыз. Һәммәбезгә җәен тырышып җыйган җиләк-җимешләр белән кышын рәхәтләнеп сыйланырга насыйп булсын. Сәламәт булыйк!
Люция Низамиева сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев