Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр Казанны яклап тавыш бирә

Әйләнешкә чыгачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда үз сүрәтләрен күрергә теләгән Россия шәһәрләре яхшы кызганнан-кыза бара. Лидерлар арасында башкалабыз Казан да бар. Ул тавыш бирү нәтиҗәләре буенча берникадәр вакыт беренче урында барды. Әмма Сочи үкчәгә басып килә, хәтта узып та киткәли. Казан күренешләре 200 сумлык купюрда басылып, илгә таралсын,...

Әйләнешкә чыгачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда үз сүрәтләрен күрергә теләгән Россия шәһәрләре яхшы кызганнан-кыза бара.

Лидерлар арасында башкалабыз Казан да бар. Ул тавыш бирү нәтиҗәләре буенча берникадәр вакыт беренче урында барды. Әмма Сочи үкчәгә басып килә, хәтта узып та киткәли. Казан күренешләре 200 сумлык купюрда басылып, илгә таралсын, гүзәл шәһәребезне россиялеләргә танытсын дигән һәркем тавыш бирүдә катнаша ала бит. Моңа вакыт та күп кирәкми. Башта Твоя-Россия. Р.Ф. сайтына кереп, Казанны һәм кайсыдыр бер шәһәрне сайлыйсыз. Аннары "проголосовать" кнопкасына басыгыз һәм я социаль челтәр аша авторлыгыгызны күрсәтәсез, я СМС хәбәр җибәрәсез. Ике юл да куркынычсыз.

Конкурс 5 октябрьгә кадәр барачак. Өлгерәбез әле, Казанның иң матур сурәтләрен яңа акчада әйләнешкә чыгарга алабыз. Тавышыгызны бирегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев