Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр республика җтәкчесен яклый

"Бердәм Россия" партиясенең район җирле берлеге активистлары сентябрьдә булачак сайлауларда президентлыкка кандидат Рөстәм Миңнехановны яклап акция үткәрделәр. Активистлар республикада соңгы еллардагы үзгәрешләрне чагылдырган, республика предидент программаларының асылын аңлаткан һәм Рөстәм Миңнехановның сайлау алды программасын сайлаучыларга җиткергән буклетлар тараттылар. Алар шулай ук алда торган сайлаулар турында мәгълүмат бирделәр, кешеләр белән аралашып,...

"Бердәм Россия" партиясенең район җирле берлеге активистлары сентябрьдә булачак сайлауларда президентлыкка кандидат Рөстәм Миңнехановны яклап акция үткәрделәр.

Активистлар республикада соңгы еллардагы үзгәрешләрне чагылдырган, республика предидент программаларының асылын аңлаткан һәм Рөстәм Миңнехановның сайлау алды программасын сайлаучыларга җиткергән буклетлар тараттылар. Алар шулай ук алда торган сайлаулар турында мәгълүмат бирделәр, кешеләр белән аралашып, 13 сентябрьдә узачак сайлауларда кем өчен тавыш бирер идегез дип кызыксындылар. Менә әлеге сорауга берничә җавап.

Гүзәл Галләмова, Базарлы Матак авылы:

-Мин Татарстанның көчле, ышанычлы, зур үсешкә ирешкән киләчәге өчен тавыш бирәчәкмен. Һәм бу киләчәкне республикабызның бүгенге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән бәйле дип саныйм.

Рөстәм Шәфиев, Яңа Чаллы авылы:

-Бүгенге тормышыбыздан мин бик канәгать. Дөньялар шулай тыныч торсын. Рөстәм Миңнеханов республика халкы һәм киләчәгебез өчен бик күп эшли. Аның алга таба да шулай республика белән җитәкчелек итүен телим, чөнки аңа ышанам.

Базарлы Матакта узган акция районның башка авылларында халык җыеннары көннәрендә үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев