Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләрне Президент котлады

Якынлашып килүче Яңа ел белән районыбыз халкын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. "Хөрмәтле Александр Федорович! Сезне һәм барлык әлкилеләрне Яңа 2017 ел белән ихластан тәбрик итәм. Узып баручы, зур масштаблы эшләр һәм вакыйгалар белән тулы ел Татарстанның төп байлыгы һәм иң югары максатларга ирешү нигезе - инициативалы һәм максатчан, талантлы...

Якынлашып килүче Яңа ел белән районыбыз халкын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

"Хөрмәтле Александр Федорович! Сезне һәм барлык әлкилеләрне Яңа 2017 ел белән ихластан тәбрик итәм. Узып баручы, зур масштаблы эшләр һәм вакыйгалар белән тулы ел Татарстанның төп байлыгы һәм иң югары максатларга ирешү нигезе - инициативалы һәм максатчан, талантлы һәм хезмәт сөючән кешеләре булуын тагын бер кат раслады. Ишекләрне шакучы 2017 ел татарстанлылар өчен тагын бер актив эшчәнлек, зур хезмәт казанышлары һәм якты җиңүләр елы булсын. Һәр йорт күңел җылысы һәм шәфкать-мәрхәмәт белән тулып торсын. Сезгә һәм Сезнең гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим", диелә Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев