Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Карамалыда Корбан гаетен быел да бергәләп бәйрәм иттеләр

Изге һәм мөкатдәс ай - корбан ае бара. Районыбыз авылларында корбан ашлары уза. Ялгыз өлкәннәргә, авыру-сырхауларга, мохтаҗларга сәдака һәм күчтәнәчләр, корбан ите таратыла. Аларны мул табыннарга чакырып кунак итәләр. Корбан ае кешеләрне берләштерә, изге гамәлләргә, игелек һәм мәрхәмәткә өнди. Карамалыда Корбан гаетен быел да бергәләп бәйрәм иттеләр. Башта мәчеткә йөрүче...

Изге һәм мөкатдәс ай - корбан ае бара. Районыбыз авылларында корбан ашлары уза. Ялгыз өлкәннәргә, авыру-сырхауларга, мохтаҗларга сәдака һәм күчтәнәчләр, корбан ите таратыла. Аларны мул табыннарга чакырып кунак итәләр. Корбан ае кешеләрне берләштерә, изге гамәлләргә, игелек һәм мәрхәмәткә өнди.

Карамалыда Корбан гаетен быел да бергәләп бәйрәм иттеләр. Башта мәчеткә йөрүче бабайлар "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте биргән тәкәне корбанга чалганнар. Аның ите белән клуб хезмәткәрләре Алсу Насыйбуллина, Асия Шәйхетдинова, мәктәп эшчеләре Лилия Вафина, Фирзания Гыйльметдинова һәм Лилия Шакирова тәмле аш пешергәннәр. Мәдәният йорты директоры Рамил Хәсәншин әйтүенчә, алдан ук һәр йортка кереп авылдашларын ашка чакырганнар, илледән артык кеше мәҗлескә килгән. Шунысы сөенечле, араларында быел яшьләр дә күп булган. Шулай итеп Гает авыл халкын бер табынга җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев