Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә уҗым бодаеның гектарыннан 50 центнер уңыш алдылар. ФОТО

"Хузангай"да эш кешесенә кадер зур Бүген "Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 56 мең гектар сөрү җире бар. Районда алар бөртеклеләрне 10 мең гектар мәйданда үстерделәр. Иң югары уңыш та аларда. Уҗым бодаеның һәр гектарыннан 50 шәр центнер икмәк суктырып алдылар. Узган атнада, хузангайлылар районда уракны төгәлләгән көнне без басуда комбайнчылар янында...

"Хузангай"да эш кешесенә кадер зур

Бүген "Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 56 мең гектар сөрү җире бар. Районда алар бөртеклеләрне 10 мең гектар мәйданда үстерделәр. Иң югары уңыш та аларда. Уҗым бодаеның һәр гектарыннан 50 шәр центнер икмәк суктырып алдылар. Узган атнада, хузангайлылар районда уракны төгәлләгән көнне без басуда комбайнчылар янында булып кайттык.

Кызыл әләмле комбайн

Кырда арпа суктыручы комбайнчыларның әбәт вакыты. Ялга туктаган егетләр белән сөйләшеп киткәч, зур кызыл әләм җилфердәгән кыр корабына күрсәтеп:

-Ә кемнеке бу комбайн?-дип сорыйм.

-Владимир Мукусевныкы. Ике атна инде күчмә флаг аның комбайнында,-дип җавап бирә янәшәмдәге егет.

Менә Владимир Мукусев үзе дә, әбәт китергән кызлардан аш алып, безнең янга килде. Хуҗалыкта гына түгел, районда, хәтта республика комбайнчылары ярышында алда баручы механизатор ул.

-Мин балачактан комбайн тирәсендә бөтереләм,-дип сөйли Владимир. - Башта ярдәмче булып йөрдем. Аннан урак вакытында һәр елны комбайнга үзем утыра башладым.

-Ә башка вакытта нинди эштә?

-Көнбагыш мае цехында оператор булып эшлим. Безнең хәзер зур, яңа май сыгу агрегаты. Укыган профессиямә дә туры килә, күз тимәсен, эшләребез әйбәт бара, - ди әңгәмәдәшем.

Ул Казан аграр университетында инженер һөнәре алган егет икән. Әнә каян килә аның катлаулы техника белән дә аңлашып, мәлен белеп эшләве. Владимир быел урак башыннан бирле ... центнер ашлык суктырган.

-Сездә бүген урып-җыюның соңгы көне. Урак эшләрен төгәллисез инде?-дим алдынгы комбайнчыга.

-Безнең әле эш күп. Иртәгә Алексеевск районы кырларында хезмәткә керешәбез. Аннан бөртек өчен кукуруз, көнбагыш урагы башлана. Урып-җыю әле кара көзгә кадәр дәвам итәчәк. Иң мөһиме, техника сынатмасын, без, комбайнчылар, сер бирмәбез,-ди Владимир Мукусев елмаеп.

"Тиененә кадәр түлиләр"

"Хузангай"ның тагын бер алдынгы комбайнчысы Фирдүс Зәйнуллин республиканың иң яхшы комбайнчылары исемлегендә дүртенче төркемне җитәкли. Ул "Торум-750" комбайнында 679 гектар игенне теземнәргә салып, 3557 тонна бөртек суктырып алган. Менә кемнәр эшли безнең Әлки кырларында, дип горурланып куям.

Фирдүс үзе Карга авылы егете, бу хуҗалыкта быел өченче уракта катнаша. Аның әтисе Фиргать тә гомерлек комбайнчы булган.

-Мин энекәшем белән әти янында техника тирәсендә үстек инде. Энем Урта Әлкидә терлек симерү фермасында тракторда эшли. Ә мин соңгы елларда монда - Хузангайда. Язын кукуруз, көнбагыш чәчтем. Эшләгәнеңә тиененә кадәр түлиләр, хезмәт кешесенең кадерен беләләр биредә. Тырышып эшлә генә,-ди Фирдүс.

Ул бик аралашучан, позитив кеше. Аның белән сөйләшәсе килеп тора. Әмма вакытның минуты да исәптә шул. Егетләр, әбәтне төгәлләп, комбайннарына утырдылар, эшкә керештеләр.

Арырак Юрий Волостнов комбайны тирәсендә кайнаша. Юрий шулай ук республиканың иң алдынгы комбайнчылары исемлегендә. Ул "Торум" да 3350 тонна ашлык суктырган.

-Комбайнымның бер узелы ватылды. Хәзер складтан алып килеп җиткерергә тиешләр,-ди ул.

Техниканы көйләшергә аңа хезмәттәше Владимир Николаев та ярдәм итә.

Юрий әле егетләр сыман төз, яшь күренсә дә, чирек гасыр инде һәр уракта комбайн штурвалы артында эшли икән. Хезмәттәше Владимир Николаевның бу өлкәдә тәҗрибәсе тагын да зуррак - 39 нчы уракта катнаша. 1978 елда СК-4 комбайнында ярдәмче булып эшли башлаган кеше ул. Шуннан соң күпме сулар аккан, техника яңарган, төрле комбайннар алыштырган. Хәзер әнә куәтле "Торум"да икмәк суктыра.

Сигез комбайнчылары - республика алдынгылары исемлегендә

"Хузангай" җәмгыяте агрономы Айнур Сафин комбайнчылары белән горурланып сөйли:

-Быел районда уракта безнең 32 комбайн эшләде. Аларның күбесе алдынгы, уңган механизаторларыбыз кулында,-ди ул. -Менә Владимир Краснов, Константин Салюков, Николай Морелев, Сергей Ермолаев, Солтан Галиуллин, Алексей Рыжков һәм тагын күпләр - бу комбайнчылар безнең мактанычыбыз.

Шуны әйтү дә күпне сөйли - республиканың иң алдынгы комбайнчылары исемлегендә (алар арасыннан 200 җиңүчегә 100 әр мең сум Президент бүләге биреләчәк) бүген "Хузангай"ның сигез кыр батыры бар!

"Хузангай" базасына килеп төшеп, кырга комбайнчылар янына барырга җыенгач, хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов:

-Бик ерак басуда эшлиләр. Үзегез генә таба алмассыз,-дип, шоферы Вячеслав Ензаевны озата барырга җибәрде.

Вячеслав белән юл буе хуҗалыктагы яңалыклар турында сөйләшеп бардык. Егет үзе дә тора-бара өйләнеп, авылда төпләнеп калырга, "Хузангай" да эшен дәвам итәргә дигән план белән яши икән.

Ерактагы басуга барганда безгә ашлык төягән прицеплы "КамАЗ"лар әледән-әле очрады. Алар басудагы 30 лап комбайн суктырган игенне ташып өлгереп торалар. Мин "КамАЗ"ларның йөртүчеләре белән дә аралашып алырга җай таптым.

Әнә ике арбасына бөртекне шыплап төяп Николай Родионов ындыр табагына кузгалды. Марс Закиров, Фәнис Закиров, Евгений Михайлов, Рафаэль Бакиров исә кыр башында комбайннарның бункерлары тулуын көтеп торалар.

Рафаэль Бакиров Әхмәт егете. Үз "КамАЗ"ы белән бу хуҗалыкта икенче ел эшли икән.

-Былтыр "Хузангай"да эшләгән өчен исәп-хисапны тиз ясаганнар иде. Мин бик канәгать калдым. Быел сенаж салу башлангач хуҗалык җитәкчесе чакырды да, ике дә уйламый килдем. Мин транспорт хезмәте күрсәтү буенча эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Хезмәтеңә тиешенчә һәм вакытында түләгән хуҗалык белән эш итү үзе үк рәхәт,-ди Рафаэль.

Бер көндә 6 мең сум эшләгән

Без "Хузангай"ның ындыр табагына килдек. Монда кырдан кайткан олау-олау игеннәрне зур, куәтле чистарту агрегаты янына бушаталар. Без әле генә кырда очраткан Евгений Михайлов та "КамАЗ"ы белән кайтып җиткән. Ул берничә минут эчендә башта прицебын, аннан машина арбасын бушатты да янә комбайнчылар янына кырга ашыкты. Ә К-701 тракторы белән Александр Панин бөртекне чистарту агрегаты базына төртеп төшерә дә башлады. Биредә бөтен эш көйле бара. Кул хезмәте юк диярлек. Хәер, ашлыкны себереп йөрүче хатын-кызлар бар, ындыр табагын алардан башка күз алдына китереп буламы соң. Алар склад тирәләрен, ындыр табагы мәйданын ялт иттереп чистартып торалар.

"Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугуновны да гел эшчеләр, халык арасында күрәсең.

-Бездә хезмәт куючы һәр кеше бүген күпме акча эшләгәнен үзе санап бара ала,-ди җитәкче. -Кырдан икмәк ташучы бер шоферыбыз көнгә 6 мең сум хезмәт хакы эшләде. Ничә тонна, күпме чакрым ташыган - шофер шуны саный да эшләгән акчасын исәпләп чыгара. Комбайнчылар да шулай - күпме суктырса, шулкадәр акчасы чыга.

"Хузангай"ның бүген дүрт районда 56 мең гектар сөрү җире бар. Шундый зур холдинг белән идарә итү авыр түгелме, дип кызыксынам Евгений Михайловичтан.

-Һәр тармакта җаваплы кешеләр, белгечләр бар. Әгәр инде алар кирәгенчә эшләмәсә, проблемалар туарга мөмкин. Бездә гади эшче дә, белгечләр дә җаваплылык тоеп хезмәт итәләр,- ди ул.

-Шулкадәр мәйданны эшкәртергә, уңышын җыеп алырга техникагыз җитәме?

-Бу көннәрдә кырларда 41 комбайн эшли. Һәр комбайнга зур эш күләме туры килә, билгеле. Әмма без комбайн паркын яңартып торабыз. Быел республика программасы нигезендә (…гә 50) зур егәрлекле сигез К-744 тракторы алдык. Тагылма агрегатлар да кайтарылды.

Эшли белгәнгә җир дә юмарт

"Хузангай"да быел уңыш та югары. Уҗым бодаеннан - уртача 50 центнерга якын, арпадан - 44 центнер уңыш чыккан. Арпа белән борчак басулары - 30 центнер, солы - 44, борчак 25 центнер уңыш биргән.

Хузангайлылар быел 120 мең тонна икмәк алырга җыеналар. Билгеле, бу уңышка алар һәр кырны тиешенчә эшкәртеп, барлык технологияләрне тиешенчә үтәп, сыйфатлы эшләүләре нәтиҗәсендә ирешәләр. Монда бары тик аркылыга-буйга чәчәләр (перекрестный).

"Хузангай" җитәкчесе Евгений Чугунов үзе дә югары белемле агроном. Ә инде бай тәҗрибәле, зур оештыру сәләтенә ия баш агроном Юрий Юмановның (?) хезмәте бәяләп бетергесез. Басудан кайтып керми эшләүче, әйбәт уңыш алу өчен җаны-тәне белән тырышучы шундый фидакарь агроном тагын бармы икән районда?!

Җәй айларында малларга да мул уңыш хәзерләнгән. Хуҗалыкта бит 7 мең баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 5 меңе ит өчен симертелсә, 1500 е савым сыерлары һәм 500 башы таналар.

Бу көннәрдә "Хузангай"да (районда) 400 кеше эшли. Яшь белгечләр гаиләләре өчен яңа бер урам төзелә. Былтыр 10 йорт сафка басты, быел тагын 10 өй салынып ята.

"Хузангай"да эшләгән һәр кеше инвестор Иван Казанковка рәхмәтле. Ул үзенең туган районын, туган авылын кайгыртып, никадәр зур эшләргә башлангыч бирде, күпме кешене хезмәтле итте. Ә авылда эшле булу ул зур нәрсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев