Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәдәният йортының яңа туган көне

Кичә район үзәгендә күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Капиталь ремонтка ябылган район мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Хәер, соңгы вакытта аның ишекләре көн-төн ачык булды - төзүчеләр бинаны тизрәк файдалануга тапшыру өчен тырыштылар. Әлкилеләрнең сөенечен уртаклашырга республика Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев та килгән иде. 1983 елдан бирле әлеге мәдәният йорты...

Кичә район үзәгендә күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Капиталь ремонтка ябылган район мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Хәер, соңгы вакытта аның ишекләре көн-төн ачык булды - төзүчеләр бинаны тизрәк файдалануга тапшыру өчен тырыштылар. Әлкилеләрнең сөенечен уртаклашырга республика Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев та килгән иде.

1983 елдан бирле әлеге мәдәният йорты ремонт күрмәгән иде. Ул инде бик тузды, соңгы вакытта хәтта зур концертлар китерергә дә курка иделәр. Сәхнә идәне ярыгына артистларыбызның туфли үкчәсе кысылулар да булды, тагын да җитдирәк хәл килеп чыгуы да бар иде.

Былтыр, ил күләмендә игълан ителгән Мәдәният елында, күп еллардан бирле ремонт көткән бинаны төзекләндерү сәгате сукты. Мәдәният йортын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 39 миллион сум акча бүлеп бирелде. Һәм үткән елның башыннан ук диярлек "Стройдорсервис" фирмасы төзүчеләре эшкә дә керештеләр. Ремонт барышында төзелеш эшләренә бирелгән акчаның гомуми суммасы 55 миллион 800 мең сумга җитте. Ә төрле аппаратура һәм җиһазлар, сәхнә яктырткычлары өчен 13 миллион 200 мең сум акча тотылды.

Әйе, без мәдәният йортының затлы һәм матур итеп төзекләндерелүен көттек. Әмма ул без уйлаганнан күпкә шәбрәк килеп чыккан. Яңартылган бинага үтүче халык биредәге гүзәллекне күреп "аһ" итте.

Иркен фойега узуга өс киемнәрен салу урыны. Сулда исә, элекке китапханә урынында, ЗАГС бүлеге эшли башлаган. Аның зиннәтле эшләнешен үз күзләрең белән күрү кирәк. Ап-актан ул - кәләш күлмәге сыман. Монда һәр почмакта тантаналылык, купшылык хөкем сөрә. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Никахларын законлаштыруны яшьләр нәкъ менә шундый затлы урында үткәрергә телиләр. Үзебездә матур ЗАГС бинасы булмаганга, күпме яшь парлар никахларын теркәргә башка район һәм шәһәрләргә йөрергә мәҗбүр булдылар. Ә бүген без, ниһаять, үзебездә законлы никахларны теркәү өчен менә дигән бина бар, дип горурланып әйтә алабыз.

Яңа залда инде беренче теркәү акты башкарылып ята. Иске Матак авылында яшәүче Максим һәм Алина Чубаковлар гаиләсендә өченче бала туган. Аңа Амалия дип исем кушып теркәделәр.

Вәсил Шәйхразиевка да ЗАГС залы бик ошады.

-Мондый күркәм залда туйлар да еш узсын, яңа туган балалар да күбрәк теркәлсен,-дип теләде ул.

Ә яңарган мәдәният йортында чын-чынлап бәйрәм. Фойедан уңга үтсәк, анда "Әфганнан Чечняга чаклы" ансамбле чыгыш ясый. Ә тамаша залында иң оста үзешчәннәребез концерт бирә.

Бу зал турында аерым әйтергә кирәк. Ул милли орнаментлы материаллар белән эшләнгән. Кызыл төстәге йомшак затлы урындыклар урнаштырылган. Сәхнәгә исә карап туйгысыз - үзеңне Казанның иң шәп концертлар залында итеп тоясың.

Зал тулы халыкны бу истәлекле һәм куанычлы вакыйга белән җитәкчеләребез дә котлады. Иң элек сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга бирелде. Ул, тәбрикләү сүзләрен әйтеп, биредә мәдәният тормышының гел кайнап торуын теләде.

Вәсил Шәйхразиев бездәге мәдәният тормышы белән дә таныш икән бит. Ул районыбызда озак еллар эшләп килгән ансамбльләрне бер сулышта атап чыкты. Ул район мәдәният йортын шулай матур итеп ремонтлап чыккан Алексеевск "Стройдорсервис" җәмгыятенә рәхмәт белдерде.

-Әлки җирендә быел гына да 32 бина төзелеп файдалануга тапшырылган,-диде республика кунагы. - Әлеге эшләрнең күбесен Әлки егетләре һәм кызлары башкаргандыр. Күпме кешегә хезмәт хакы, район бюджетына салымнар кергән дигән сүз. Авыл хуҗалыгына "Кызыл Шәрык" агрофирмасының зур күләмдә инвестицияләр кертүе дә бик уңай күренеш. Башкарылган хезмәтләр күп, ә алда әле тагын да зуррак планнар. Ә моның өчен безгә тотрыклы сәясәт, алга карап максатчан эшләү кирәк.

Вәсил Шәйхразиев капиталь ремонттан соң район мәдәният йортының тулы бер ял комплексы төсен алуын да билгеләп үтте. Әйе, мәдәният йорты яңартылу белән беррәттән, аның янәшәсендә ял зонасы булдырылды, балалар өчен уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыклары төзелде.

Аннан соң сәхнәдә концерт дәвам итте. Музыка, җырлар хәзер аеруча сыйфатлы яңгырый. Шулай булмыйча, бирегә кыйммәтле, заманча тавыш аппаратурасы, яктылык лампалары урнаштырылган бит.

Вәсил Шәйхразиев районга сәфәре барышында район үзәгендәге берничә ашамлык кибетенә дә кереп чыкты. Ул республикада игълан ителгән "Татарстанныкын сайла" акциясенең кибетләрдәге товар ассортиментында ничек чагылуын бәяләде. Аннан республика җитәкчесе Геройлар паркында һәм Вахитов урамындагы спорт мәйданчыгында булды. Ә соңыннан балалар иҗат йортында киңәшмә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев