Медицина полисының кәгазен дә, пластиктан ясалганын да бирәләр
"Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясе медицина полисын биргәндә кәгазьгә басканын да, пластиктан ясалганын да бирә хәзер. Әлегә пластик полис Татарстанда гына гамәлдә. Кәгазь полис стандарт зурлыкта, әмма аны бөкләргә ярамый, бусы җайсыз, билгеле. Шуңа күрә пластиктан ясалганы уңайлырак. Ул бушлай бирелә, бары үзең белән паспорт, яңа полисны алып килергә һәм "Ак...
"Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясе медицина полисын биргәндә кәгазьгә басканын да, пластиктан ясалганын да бирә хәзер.
Әлегә пластик полис Татарстанда гына гамәлдә. Кәгазь полис стандарт зурлыкта, әмма аны бөкләргә ярамый, бусы җайсыз, билгеле. Шуңа күрә пластиктан ясалганы уңайлырак. Ул бушлай бирелә, бары үзең белән паспорт, яңа полисны алып килергә һәм "Ак Барс-Мед" офисында гариза язарга кирәк. Пластик полисларны районда өч атна элек кенә бирә башлаганнар. Аны 40 әлкиле алырга өлгергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев