Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп автобуслары

Соңгы 2-3 дистә елда авылларда балалар саны бик нык кимеде. Бу беренче чиратта, урта мәктәпләр язмышында күңелсез рәвештә чагылды: укырга баласы булмагач, авыл, билгеле, мәктәпсез дә кала инде ул. Дөрес, берничә генә укучы булса да, авылның башлангыч мәктәбе ябылмый. Ә олыракларны якында урнашкан башка авыллар мәктәпләренә автобус белән йөртәргә туры...

Соңгы 2-3 дистә елда авылларда балалар саны бик нык кимеде. Бу беренче чиратта, урта мәктәпләр язмышында күңелсез рәвештә чагылды: укырга баласы булмагач, авыл, билгеле, мәктәпсез дә кала инде ул. Дөрес, берничә генә укучы булса да, авылның башлангыч мәктәбе ябылмый. Ә олыракларны якында урнашкан башка авыллар мәктәпләренә автобус белән йөртәргә туры килә.
Ләйлә Әхмәтшина.
Бусы тагын өстәмә проблемалар китереп чыгара, билгеле. Иң мөһиме - укучы балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Күптән түгел булып үткән район башкарма комитеты утырышында шул турыда җитди сөйләшү булды.
Бүгенге көндә район буенча 34 мәктәп маршруты төзелгән. Аларның барысын да тикшереп, паспортлар ясалган. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе балаларны автобусларда йөртү буенча җаваплы кешеләр билгеләү турында боерык биргән. Мәктәп автобуслары шоферларына нинди җаваплы эш башкарулары хакында даими әйтеп-кисәтеп торалар - инструктаж үткәрәләр. Тизлек режимын, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү хакында да белә алар. Хәер, автобусларның һәр хәрәкәтен ГЛОНАС системасы спутник аша күзәтеп тора. Кыскасы, мәгариф идарәсе һәм мәктәпләр җитәкчеләре үзләреннән тиешленең барысын да эшләргә тырышалар.
Әмма проблемалар да юк түгел. Беренче һәм иң мөһиме - автобусларның искерүе.
-Бүгенге көндә 8 автобус ахыр чиккә җитеп тузган. Башкалары да кичектергесез ремонт сорый,-дип борчылып әйтте киңәшмәдә мәгариф идарәсе вәкиле Нурания Заһидуллина.
Ә бит автобусларның иминлеге беренче чиратта машиналарның төзеклегеннән тора. Аларны ремонтлау өчен 400 мең сумнан артык акча кирәк. Ә бу район бюджеты өчен бик зур сумма. Әле тагын кышкы резина алып кую өчен дә 30 меңләп сум акча таләп ителә. Дөрес, куанычлы яңалык та бар: Иске Матак мәктәбенә укучылар йөртү өчен өр-яңа автобус кайтарылды. Югары Колчурино мәктәбе өчен дә вәгъдә ителгән машинаны көтәләр. Районга яңа автобуслар сорап август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховка да мөрәҗәгать иттеләр безнекеләр. Зур кунак вәгъдә бирмәде бирүен, әмма бу турыда хәбәрдарлыгы кыйммәт. Мөгаен, мәсьәләне игътибарсыз калдырмас.
Мәктәп директорларының да зарланырга сәбәпләре бар икән. Бердән, һаман шул акча җитмәү - бензинга, запас частьләргә, шоферны медицина каравы уздырган өчен медицина учреждениесенә… Икенчедән, балаларны автобусларда мәктәпләргә ташу гомумән директор эше түгел. Моның белән башка районнарда автотранспорт предприятиеләре шөгыльләнә икән бит. Кызганыч, бездә АТП юк, шуңа күрә бу мөһим эшне мәктәпләр башкарырга мәҗбүр.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин юлларның торышы турында сүз кузгатты. Бигрәк тә Шәпкә янындагы юл борчу тудыра, шоферлардан аеруча игътибарлылык сорый, дип кисәтте ул.
Кыскасы, мәсьәлә бик мөһим һәм тиз арада хәл ителергә тиешле яклары да бар. Ата-ана тыныч күңел белән улын-кызын өеннән чыгарып җибәрсен, юлда мәктәп автобусы бәлага юлыкмасын өчен кирәк бу. Һәм балалар автобус килмәү сәбәпле дәресләр калдырмасын өчен дә. Кызганыч, кайчак алары да булып тора шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев