Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы басуларында игенчеләребез яңа уңышның соңгы гектарларында ашлык суктыра

Район басуларында игенчеләребез яңа уңышның соңгы гектарларында ашлык суктыра. 25 августка бөртеклеләрнең 93 проценты җыеп алынды. Урак башланганнан бирле 68 мең 797 тонна яңа ашлык ындыр табакларына озатылды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 22,7 центнер тәшкил итә. Елына күрә көзге бодайның чыгышы аеруча әйбәт - гектарга уртача 24,6 центнер. "Хузангай" кооперативында...

Район басуларында игенчеләребез яңа уңышның соңгы гектарларында ашлык суктыра. 25 августка бөртеклеләрнең 93 проценты җыеп алынды.

Урак башланганнан бирле 68 мең 797 тонна яңа ашлык ындыр табакларына озатылды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 22,7 центнер тәшкил итә. Елына күрә көзге бодайның чыгышы аеруча әйбәт - гектарга уртача 24,6 центнер.

"Хузангай" кооперативында урып-җыю узган атнада төгәлләнгән иде. Инде "Борискино" ,"Юхмачы", "Иске Матак", "Карга" отрядлары да үз кырларыннан бөртеклеләр уңышын тулысы белән җыеп алдылар.

Җир эшкәртү, көзге чәчү дә дәвам итә. Механизаторлар хәзер арыш чәчүне төгәлләп, 6,4 мең гектарда көзге бодай чәчеп өлгерде. Бу планда каралганның 27 проценты. Шулай ук 17 мең тоннага якын салам хәзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев