Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Нәни мисс” Югары Әлкидә яши

Районда 26 мартта башланган "Нәни мисс-2012" бәйгесендә 5-12 яшьләрдәге 60 кыз катнашты. 6 апрельдә Балалар иҗат йортында бәйгенең финалы булды.

Күлмәк тегеп үткәргән йокысыз төннәр, башкарасы номерларны кат-кат кабатлап борчылу-дулкынланулар, ниһаять, артта калды. Районның "Нәни мисс"ын ачыклар көн дә җитте. Бәйгенең финалында катнашу өчен Казаннан дәрәҗәле кунак - "Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Генриевна Сахарованың килүе бәйрәмгә тагын да тантаналылык өстәде.
Залның бизәлеше, катнашучыларның сәхнәдә үзләрен оста тотулары бәйгене оештыручыларның, шул исәптән район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең күп көч куюларын күрсәтте.
Конкурсның финалында 16 нәни принцесса катнашты. Берсеннән-берсе купшы күлмәкләр кигән, чәчләрен матур итеп ясаган кызчыкларның дулкынланулары йөзләренә чыккан. Әниләре аларны тынычландыралар, әмма үзләренең дә борчылулары сизелеп тора.
Жюри финалистларны өч турда бәяләде. Башта катнашучылар 30 секунд эчендә ]үзләре турында сәнгатьле итеп сөйләп бирергә тиеш булдылар. ("Визит карточкасы"). Икенче турда кызларның сәләтләренә һәм артистлык осталыгына бәя бирелде. Монда кем җырлады я биеде, кайсы шигырь сөйләде. Өченче тур аеруча кызыклы - принцессаларыбыз традицион булмаган материаллардан "Золушка күлмәге" тегәргә тиешләр иде. Бу бәйгегә дә нәни гүзәлләр бик иҗади караганнар, кәгазьдән, полиэтиленнан, үзе ябыша торган пленкадан, клеенкадан һәм башка материаллардан күлмәкләр теккәннәр.
Кызларыбыз бик арыды, әмма жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясаганда аларның сәхнә артында бертуктаусыз биеп торуларын күреп шаккаттым. Сәхнәдә дә бик оста, матур чыгыш ясадылар шул алар. Мондый бәйгеләрдә катнашу, зал тулы халык алдында чыгыш ясау өчен нинди ихтыяр көче дә кирәк бит әле.
Менә жюри үз сүзен әйтте. Районның "Нәни мисс"ы дип Югары Әлки балалар бакчасына йөрүче, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчесе 5 яшьлек Алсинә Яруллина табылды. Беренче принцесса исеменә Базарлы Матак урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы 10 яшьлек Рината Гарифуллина лаек булды. Икенче принцесса исеме Хузангай авылы балалар бакчасына йөрүче 5 яшьлек Софья Чугуновага бирелде. Калган финалистларның һәркайсы төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр бәхетенә ирештеләр. Нәни гүзәлләребез Мактау грамоталары һәм йомшак уенчыклар белән бүләкләнделәр. Гомумән, район мәдәният йорты һәр кустта сайлап алу турында, финалда катнашкан кызларның һәммәсен бүләкле ясады.
Изольда Сахарова "Нәни мисс" бәйгесендә кабат катнашырга теләге булганнарны 15 апрельдә Казан шәһәренең "Мега" сәүдә комплексында узачак ярышта мөмкинлекләрен сынап карарга чакырды.
Республика бәйгесендә район данын исә Алсинә Яруллина яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс