Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Исерек йөртүчеләрнең фотоларын газетада чыгарырга кирәк”

Исерек йөртүчеләрнең транспорт белән идарә итүен кисәтүгә юнәлтелгән операция республикабызда һәрдаим үткәрелә. Әнә шул акция кысаларында без дә узган чәршәмбе иртәсендә район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән рейдка чыктык. -"Права" дан колак кагу да, 30 мең сум штраф түлисе булу да туктатмый күпләрне, руль артына хәмер кулланган килеш утыручылар саны кимеми,-ди...

Исерек йөртүчеләрнең транспорт белән идарә итүен кисәтүгә юнәлтелгән операция республикабызда һәрдаим үткәрелә. Әнә шул акция кысаларында без дә узган чәршәмбе иртәсендә район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән рейдка чыктык.

-"Права" дан колак кагу да, 30 мең сум штраф түлисе булу да туктатмый күпләрне, руль артына хәмер кулланган килеш утыручылар саны кимеми,-ди район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин.

Статистикага күз салсак, ел башыннан бирле инспекторларыбыз тарафыннан 87 исерек йшртүче тоткарланган. Үткән елның шул члры белән чагыштырганда салмышлар сигезгә кимрәк булса да, бу бер дә куанырлык саннар түгел.

-Исерек хәлдә машина белән идарә итүчеләрнең ваемсызлыгын берничек тә аңлатып булмый. Аварияләр күбесенчә әнә шулар аркасында килеп чыга. Ә бу күпме хәсрәт, күз яшьләре,-дип сүзгә кушыла юл-партуль службасы өлкән инспекторы Рәфис Хатыйпов.

Баш инспектор Рәис Сафин иң элек район үзәгенең Крайнов, Тукай, Вахитов урамнары аша үтеп йөрүче транспорт чараларын туктатып, шоферларның таныклыклары һәм башка документларының тәртиптә булу-булмавын тикшерде. Шулай ук "алкотестр" ярдәмендә руль артындагыларның спиртлы эчемлекләр кулланганмы икәнен ачыклады. Сөенечкә, хокук саклау вәкилләре тикшергәннәрнең барысы да аек иде бу көнне.

Рейдыбызны дәвам итеп, Түбән Әлки-Базарлы Матак юлында тукталдык. Менә янәшәбезгә ак төстәге чит ил машинасы туктады. 55 яшьләр тирәсендәге автомобиль хуҗасы яныбызга килеп, нинди максат белән биредә басып торуыбызны сорашкач:

-Гомерем юлда узды минем. Юл кагыйдәләрен һәрдаим төгәл үтәргә тырышам. Дөрес, тизлекне арттырган өчен ике тапкыр штраф түләдем-дип сөйләп китте. -Миңа калса, исерек йөртүчеләрнең исем-фамилияләрен, фотоларын газета битләрендә бастырырга кирәк. Азрак халыктан оялырлар иде. Бусы да аз әле, йөртү танклыгыннан 1,5-3 елга гына түгел, ким дигәндә 5 елга чаклы мәхрүм итүне гамәлгә кертергә кирәк.

Биредә инспекторлар тарафыннан дистәдән артык автомобиль туктатылып, ике йөртүчегә именлек каешын каптырмаган өчен меңәр сум, танылмый торган номерлы машина белән идарә итүче өч кешегә 500 әр сум штраф түләтү турында административ беркетмәләр төзелде.

-Вакытында түләргә дә онытмагыз,-дип озатып калды инспекторлар шоферларны.

-Әллә онытучылар да бармы, - дип сорыйм Р.Сафиннан.

-Елдан-ел арта гына бара андыйлар. Ел башыннан 103 машина йөртүче административ штрафны вакытында (законда 70 көн каралган) түләмәгән өчен җәмәгать судында җавап тотарга туры килде. 2013 елның шул чорында мондый бурычлылар 52 кеше генә булган. Ташбилге авылы янәшәсендә машинасы туктатылган егеткә җәй уртасында тизлекне арттырган өчен штраф салынган булган. Әмма бүгенге көнгә кадәр әлеге сумма түләнмәгән. Аңа карата кабат беркетмә төзелде һәм материаллары судка җибәрелде.

-Вакыт җиткереп булмый, онытылган, күрәмсең-дип акланырга тырышты егет.

-Закон бар кешегә дә бер,-дип җавап кайтарды аңа инспекторлар.

Исегезгә төшереп узабыз. Салынган штраф закон белән билгеләнгән срокта түләнмәсә, штраф күләме икеләтә арта һәм ул 1000 сумнан да ким булмый. Яисә гаепле зат җәмәгать суды карары белән унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алына. Кулга алынган очракта штрафны да түлисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев