Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләр дә алар, тырыш хезмәткәрләр дә

Менә берничә ел инде безнең районда 29 ноябрь - Әниләр көне тантаналы бәйрәм итеп үткәрелә. Табигать һәм җәмгыять тарафыннан йөкләнгән бурычларын үтәгән - бала табып, тәрбияләп үстергән иң абруйлы әниләрне район җитәкчеләре котлый, бүләк бирәләр. Быел бәйрәм район мәдәният йортында узды. Йөзләрендә елмаю балкыган хатын-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт...

Менә берничә ел инде безнең районда 29 ноябрь - Әниләр көне тантаналы бәйрәм итеп үткәрелә. Табигать һәм җәмгыять тарафыннан йөкләнгән бурычларын үтәгән - бала табып, тәрбияләп үстергән иң абруйлы әниләрне район җитәкчеләре котлый, бүләк бирәләр.

Быел бәйрәм район мәдәният йортында узды. Йөзләрендә елмаю балкыган хатын-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев тәбрикләде.

-Әнкәйләр, дигән зур исемне йөртүегез белән котлыйм үзегезне. Биредә утыручы хатын-кызларыбыз олы ихтирамга лаек. Сез бит акыллы, тәртипле балалар үстереп кенә калмыйсыз, хезмәт урыннарыгызда да абруй казандыгыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә,-диде ул.

Бу бәйрәмгә беренче тапкыр дин әһелләре дә чакырылган иде. Район благочинные Андрей Зиньков, үзенә сүз бирелгәч:

-Мин дүрт бала атасы, аларны үстерүнең нинди олы хезмәт икәнен бик яхшы беләм. Сез, әниләр, ул-кызларыбызны тәрбияләү буенча үз җилкәгезгә бик зур йөк аласыз. Балам сау-сәламәт, тамагы тук, өсте бөтен булсын дип тырышасыз. Бүген безгә балаларыбызны рухи яктан тәрбияләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Алар чиркәүгә йөрсен, дога кылырга, хезмәт итәргә өйрәнсен иде. Сезгә тән һәм җан сәламәтлеге телим,-диде.

Ә Карга авылы имамы Ирек хәзрәт чыгышын дога белән башлап җибәрде. Аннары ул әниләргә багышланган сурәләр укып, хәдисләрне искә төшерде:

-Пәйгәмбәребезнең Гомәр исемле сәхабәсе "Әниләргә бурычыбыз нинди?"дип сораган. Аңа пәйгәмбәребез: "Әниләрегезгә уф! дип тә әйтмәгез. Аларның аяк астында оҗмахтыр",-дип җавап биргән.

Кызганыч, бүген кайберәүләр бу турыда онытып җибәреп, әниләрен интернатка, картлар йортына тапшыра. Һич тә дөрес хәл түгел. Бала анасына ни дәрәҗәдә бурычлы икәнен кечкенәдән аңлап үссен дә, рәхмәтле була белсен иде,-диде ул.

Кунакларны Хәйруллиннарның Хәйрия фонды башкаручы директоры Ирина Волостнова да тәбрикләде.

-Балаларыгызның һәркайсы белән горурланырлык булсын. Аларның күз карашларында сезне ярату чыгылсын иде,-дип теләде Ирина Николаевна һәм фондның бәйрәмгә килүчеләргә бүләк итү өчен йомшак, җылы юрганнар бирүен әйтте.

Бәйрәмдә катнашучы әниләр адресына җанлы котлау һәм теләкләр әйтелә, аларга бүләкләр бирелә торды. Бик күп кеше чакырылган иде тантанага, шуңа да акыллы, тәрбияле балалар үстергән, эш урыннарында да сынатмаган бу ханымнарның һәрберсен атап чыгу мөмкин түгел, аерып әйтеп, башкаларны үпкәләтәсем килми.

Алып баручы егетләр Илфат Кыямов һәм Александр Елисеев алар турында авылдашлары, җитәкчеләре фикерләрен җиткерделәр, зал һәркайсын алкышлады. Ә мәктәп укучылары, үзешчәннәр, мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга матур концерт бүләк итте.

Сүзне алып баручыларның берсе сөйләгән шигырьдән өзек белән тәмамлыйсы килә: "И, хатын-кыз! Әгәр син булмасаң, сүнәр иде дөнья, булмас иде җирдә тереклек"…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев