Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нина Агапова Әлки районында иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең берсе

Районыбызда 28 гаилә фермасы бар. Шуларның икесе белән гүзәл затларыбыз җитәкчелек итә. Нәселле кәҗәләр үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Нина Агапова бүген районда иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең берсе дә. Тәҗрибә уртаклашу, кәҗәләр асрарга өйрәнү-киңәшләшү өчен аңа республиканың бик күп районнарыннан мөрәҗәгать итәләр. Тәвәккәл таш ярыр 2011 елда гаилә фермалары...

Районыбызда 28 гаилә фермасы бар. Шуларның икесе белән гүзәл затларыбыз җитәкчелек итә. Нәселле кәҗәләр үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Нина Агапова бүген районда иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең берсе дә. Тәҗрибә уртаклашу, кәҗәләр асрарга өйрәнү-киңәшләшү өчен аңа республиканың бик күп районнарыннан мөрәҗәгать итәләр.

Тәвәккәл таш ярыр

2011 елда гаилә фермалары төзү буенча республика программасы гамәлгә кергәч, Нина Агапова беренчеләрдән булып әлеге эшкә алынды.

-Бу вакытта эшмәкәрлек минем өчен алай яңа эшчәнлек түгел иде инде,-ди Нина Ивановна. -2009 елда мин үзмәшгульлек программасы буенча 58 мең сум субсидия алып, үз эшемне башлап җибәргән идем. Ирем ярдәме белән читлек-оялар ясап, йорт куяннары үрчетергә керештем. Аннан әйбәт токымлы берничә сөт кәҗәсе алып асрап карарга ниятләдем. Кәҗә сөтенең шифалы үзлекләре, әйтик, иммунитетны күтәрүе хакында укып-ишетеп тә, үз тәҗрибәмдә дә инанган идем. Мондый продукциягә сорау буласын белдем.

Үзенең йортында башлап җибәргән эшен киңрәк җәелдерү турында хыял-ниятләр белән яшәгән Нина Агапова өчен гаилә фермалары төзү программасы эшләп китү бик тә кулай, бик тә вакытлы була. Район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән киңәшеп, ул кирәкле документларны туплый да башлый. Ферманы аңа Түбән Биктимер авылында салырга киңәш итәләр.

-Бу урында элек чүплек иде,-ди фермер ханым, утыз савым кәҗәсенә һәм аларның бәтиләренә исәпләнгән иркен таш абзарга күрсәтеп.

Абзар эченә узгач та андагы тәртип-чисталыкка хәйран каласың. Стеналар, бүлемнәр ап-ак итеп акшарланган. Терлекләрнең асты коры, чиста. Ис тә юк. Бик күп ямь-яшел чыршы ботаклары да һаваны чистартып, хушландырып торалар, күрәсең.

Ферманы бу хәлгә җиткергәнче биниһая тырышлык, хезмәт куелган, билгеле.

-Төзелеш эшләрен башлагач шактый кредитлар алырга туры килде,-дип сөйли Нина Ивановна. -Иремнең хезмәт хакы да шунда керә барды. Үзем йөри торган яңа "Лачетти" машинасы да сатылып, акчасын ферма "йотты".

Фермер ханым дәүләт күрсәткән ярдәмнән дә бик канәгать.

-Татарстан бюджетыннан бирелгән 500 мең сум субсидия зур булышлык, терәк булды. Дәүләт хисабыннан фермага кадәр яхшы юл салынды, электр, су кертелде,-ди ул.

Беренче урында - сөтнең сыйфаты

Нина Ивановна абзарга килеп кергәч, моңа кадәр тыныч кына азык чемченеп я ятып торган кәҗәләр дәррәү хәрәкәткә килә. Берсеннән-берсе сөйкемле бәтиләр "әни-и" дигәндәй авазлар чыгарып бәэлдәргә керешәләр. Апалары кайсын башыннан сыйпап, кайсын сөеп-чәбәкләп уза, әле сөйләшеп тә тора.

-Мин алар белән гел сөйләшеп йөрим. Кәҗәләр бик акыллы хайван бит, бөтенесен аңлыйлар. Кайсы игътибар җитмәсә "үпкәләп" үк куя. Мактаганны, орышканны да беләләр. Һәрберсенең кушаматы бар, исемнәре белән дәшәм мин аларга,-ди.

Нина Ивановна "сакалбайлары" турында сәгатьләр буе сөйли алыр иде. Кәҗәләр хакында күпме укыган, мәгълүмат туплаган ул, инде дүрт елга якын үзе шулар янында кайный.

Аның фермасында хәзер барысы 61 кәҗә. Шуларның 30 ы - савым кәҗәләре. Күпчелеге "Заанинский" токымлылар. Болар сөтне аерата күп бирәләр. "Беришесе көненә 5,5 литрга кадәр саудыра",-ди фермер ханым. Соңгы вакытта ул "Англо-Нубийский" токымлы берничә кәҗә дә булдырган. Әле шушы арада гына Алабугадан шактый зур бәягә шундый нәселдәге җитештерүче-кәҗә (тәкә) бәтие алып кайткан. Озын колаклары салынып төшкән, мөгез урыннары яндырылган көрән төстәге бу бәләкәй бәтине - киләчәктә көтү башлыгын - ул аерым бер кайгырту белән карап-күзәтеп, өметләр баглап тора.

"Англо-Нубийский" токымлылар сөтнең күләме белән түгел, сыйфаты белән алдыра икән.

-Безнең өчен бүген күп сөт савудан да бигрәк аның югары сыйфатлы булуы мөһим,-ди Нина Ивановна.

Әлеге токымлы савым кәҗәләрен ишәйтергә, шулай ук аларны "Заанинский" нәселе белән кушып, мул һәм сыйфатлы сөт бирә торган яңа токым булдырырга да ниятләп тора.

"Үземчә, үземә эшлисем килде"

Эшкә дәрте, энергиясе ташып торган, лидерлык сыйфатларына ия Нина Агапова һаман яңалыкка омтыла, эзләнә һәм нинди эшкә дә тәвәккәл, кыю алынып, аны һичшиксез җиренә җиткереп башкарып чыга торган кеше.

Профессиясе буенча ул икътисадчы. Менделеев районында туып-үскән кыз татар мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган. Авыл хуҗалыгы институтының ул чакларда конкурс бик зур булган икътисад факультетына да бик җиңел генә барып кергән. Чөнки математиканы бик әйбәт белә, ярата, кем әйтмешли, чикләвек урынына вата кыз. Бер генә мисал: өченче курста укыганда Идел буе төбәгенең җиде вузы арасында үткәрелгән математика олимпиадасында Нина Одинцова өченче урынны ала.

Базарлы Матак егете, курсташы Валерий Агапов белән кавышып, югары белемле ике яшь белгеч районга кайтып төшәләр. Болганчык 90 нчы елларның башы була бу.

Нина Агаповага районның төрле тармакларында эшләргә, үзен сынарга, белемен, булдыклылыгын күрсәтергә насыйп була. Хлебодаровка мәктәбендә математика һәм татар теле укыта, почтада баш бухгалтер булып эшли, саклык банкында җитәкче урыннар били, "Зюзей-нефть" берләшмәсендә, аннан соң район мәгариф идарәсендә икътисадчы була ул.

-Бу вазыйфаларның һәркайсында эшләү минем өчен файдага гына булды. Җитештерү өлкәсендә дә, бюджет оешмасында да, мәгарифтә дә үземне сынап карадым. Төрле шартларда, төрле тармакларда хезмәт кую белемемне арттырырга этәрде, кешеләр белән аралашырга, тәвәккәл булырга, катлаулы ситуацияләрдә дөрес чишелеш таба белергә өйрәтте,-ди бүген үзе.

Ә мин үземне һәм, мөгаен, әле күпләрне кызыксындырган сорауны бирми түзә алмыйм.

-Нина Ивановна, сезнең менә дигән гаиләгез, балаларыгыз үсеп җиткән, тормышыгызда бөтенесе җитеш. Бик яхшы белгеч, абруйлы җитәкче идегез. Гомернең инде уртасына җитеп килгәндә, күнегелгән эшегезне ташлап, бөтенләй яңа һәм, билгеле, җиңелләрдән булмаган фермерлык хезмәтенә алынырга нәрсә этәргеч булды?-дим.

-Бердән, авыл хуҗалыгы минем өчен ят урын түгел,-ди әңгәмәдәшем. -Мәрхүм әтием агроном иде, әни гомер буе сыер савучы булып эшләде. Әти бик яшьли үлеп китте, миңа әле ун да тулмаган иде. Биш бала арасында иң олысы булгач, әнинең төп таянычы булырга, эне-сеңелләремне аякка бастырырга ярдәм итәргә туры килде. Бу миндә авырлыклар алдында куркып калмау, тәвәккәллек кебек сыйфатлар тәрбияләгәндер. Авылның бөтен хезмәтен белеп, эшләп үстем. Әле фермер булгач та әни ике ел безнең янда торып китте. Ул мине терлекчелектә искиткеч күп нәрсәгә өйрәтте. Ә эшмәкәрлеккә алынуга этәргән төп сәбәп - үземне бөтенләй яңа мохитта сынап карыйсым, үземчә, үземә эшлисем килде.


Миңнеханов стратегиясе бизнес үсеше өчен ышанычлы гарантияләр тәэмин итә. Илдә кризис булуга карамастан, эшмәкәрлеккә республика ярдәменең бер генә төре дә бетерелмәде. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны актив үстерү бурычын куя.


Сатып алучы талымлы хәзер

Нина Агапованың гаилә фермасында хәзер 17 савым сыеры да бар. Күбесе таналар. Һәм байтагы әле буаз, берничәсе генә бозаулап өлгергән.

Кәҗә һәм сыер сөтләреннән биредә 16 төрле продукция ясыйлар.

Нина Ивановна ферма белән янәшә диярлек буш торган өйне сатып алган. Шуны "җитештерү бинасы" итеп көйләп, анда сепарат аерта, ике төрле эремчек, ике төрле каймак, ряженка, кефир, катык, йогурт, сыр ясыйлар.

Биредәге продукциягә сорау зур. Районда да клиентлары бар. Әмма сөт ризыкларының төп өлешен Казанда "Агропарк"та саталар. Анда товарны Нина Ивановна атнага өч тапкыр илтә - сөтнең яңа савылганын, продукциянең әле генә җитештерелгәнен.

-Машинама сыйган кадәр төяп барам. Җитмичә дә кала. Инде үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар,-ди фермер ханым. Казанда сату эшләрендә кызлары Катя белән Рита бик булышалар икән.

-Сөт ризыкларына бәяне югары куймыйм,-дип тә өсти Нина Ивановна. - Киштәдә ятканчы, тизрәк һәм күбрәк сатылуы хәерле. Хакы кулай, ризыгы яңа, тазә (свежий) булгач, шәһәрлеләр теләп ала. Дөрес, конкуренция зур, сатып алучылар бик талымлы хәзер. Сөт ризыкларының тәмле, сыйфатлы, ышанычлы булуына, бернинди химия, зарарлы өстәмәләр кушылмыйча эшләнүенә инангач кына даими синнән ала башлыйлар. Алай гына да түгел, сатып алучы хәзер кәҗәләрнең һәм сыерларның нинди шартларда асралуын, нинди ризык белән туклануын да белеп торырга тели. Инде безгә кунакка килергә, фермабызны, кәҗәләребезне күрергә теләк белдерүче сатып алучыларыбыз да бар.

Татарстанда эшләргә була!

Хәзер Нина Агапованың 44 гектар җире, тракторы бар. Фермада берничә кешегә эш урыны да булдырган. Аның алга планнары, теләк-ниятләре бик күп. Савым кәҗәләренең санын 50 башка җиткерергә уйлый. Димәк, яңа абзар да кирәк булачак. Ферманың тирә-юнен төзекләндереп, җиләк-җимеш бакчасы утыртып, авыл туризмы проектын тормышка ашырырга да хыяллана.

Без аның белән, билгеле, бу атнада булып узган Россия Дәүләт советының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган утырышы, анда Владимир Путинның сөйләгәннәре, республикабыз җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның катнашуы хакында да фикер алыштык.

Нина Ивановна фикеренчә, Татарстанда үз эшеңне башлау өчен күп мөмкинлекләр тудырыла.

- Республикабызда гаилә фермалары программасы бик вакытлы кабул ителде. Аннан файдаланган кешеләр оттырмады, -ди фермер ханым. -Агропаркның эшли башлавы да авыл җитештерүчеләре өчен күп уңайлык бирде. Ил, республика лидерлары эшмәкәрлекне үстерү турында болай зурдан кубып сүз алып баргач, фермерлар өчен дә өстәмә ярдәм чаралары булыр дип өметләнәм. Ә алар безгә бүген бик кирәк. Шунысы да бар: сатып алучыларның күбесе бүген кечкенә хуҗалыклар, фермерлар продукциясенә өстенлек бирә.

-Нина Ивановна, авыл хуҗалыгында үз эшен башларга нияте булганнарга ни дияр идегез?

-Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: терлекчелек продукциясе җитештерү бүген бик отышлы. Теләгегез бар икән, тәвәккәлләгез. Әмма җиңел тормышка өмет итмәгез. Җиң сызганып, үз-үзеңне аямыйча эшләсәң генә уңышка өмет тотарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев