Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр үткән шимбәдә Казанда ярминкә үткәрүдә катнашты

16 сентябрьдә иртә таңнан районнан 35 автомашина Казанда узасы ярминкәгә кузгалды.

Бу көнне кала халкына әлкилеләр 1,5 миллион сумлык төрледән-төрле товар тәкъдим иттеләр.

Иткә-сөткә дә, балга-майга да сорау зур

Узган еллардагыча, быел да безнекеләр Казанның Дәрвишләр бистәсендәге базарда сату итте. Әлеге мәйданчыкта безнең белән бергә Арча, Кама Тамагы районнары да сәүдә җәелдерде.

Алдагы еллар тәҗрибәсеннән чыгып, районыбыз вәкилләре ярминкәгә шәһәр халкы аеруча яратып ала торган товарларны күпләп алып барырга тырыштылар. Безнекеләр берьюлы алты урында сөт белән сату итте. Литрын 30 сумнан шәһәр кешеләре аны чират торып алып бетерде. Тагын биш ноктада ит белән сәүдә итү оештырылды. Мөгезле эре терлек ите 280-300 сумнан, дуңгызныкы - 250 сумнан, сарык ите 300-350 сумнан бик әйбәт сатылды.

"Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы алып килгән бәрәңгегә дә сорау зур булды. Аның килограммын 14 сумнан саттылар. Кишер, суган, сарымсак, кызыл чөгендер, ташкабак ише яшелчәләрне дә халык теләп алды. Сәүдә рәтләрендә бал да күп иде. 3 литрлы банкада чәчәк балы - 1500 сумга, кәрәзлесе 750 сумга "китте".

"Хузангай" җәмгыяте быел да ярминкәдә бай ассортимент белән катнашты. Алар төрле культуралар бөртеге алып барганнар иде. Шулай ук ярмалар белән дә сату иттеләр. Бигрәк тә карабодай ярмасы әйбәт сатылды. "Хузангай"ның рафинадланмаган көнбагыш маен да чират торып алды башкала халкы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гатауллин әйтүенчә, ярминкә быел беренчесе булса да, "төерле" булмаган:

-Алып барган товарларыбызның барысы да халык өчен кирәкле, әйбәт сыйфатлы иде. Иске Камка, Түбән Колчурино, Иске Салман авыл җирлекләре, "Хузангай", "Яшь көч" җәмгыятьләре аеруча зур әзерлек белән килделәр. Аларның сәүдә чатырлары (палатка) тирәсендә гел сатып алучылар булды. Әле бит казанлыларны авыл нигъмәтләре белән генә түгел, җыр-музыка белән дә "сыйладык". Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерларын да ярминкәгә килгән халык яратып тамаша кылды,-ди ул.

Гөлҗимешкә кадәр саттылар

-Ике машина түбәләмә товар төяп барган идек, сатып бетереп кайттык диярлек. Бер-ике кило кишер белән чөгендер генә калды,-ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.

Камкалылар мондый ярминкәләрдә елның-елында актив катнаша. Алар инде шәһәр халкы нәрсә яратканны бик әйбәт белә. Даими клиентлары да бар икән. Иртәдән килеп, безне көтеп алалар, диләр.

-Йөз литр сөтебезне күз ачып йомганчы алып бетерделәр,-ди камкалылар. -Авыл сөте каймаклы, аерым бер тәмле, дия-дия үлчәтәләр. Яңа гына ясап барган эремчекне килосын 120 сумнан, кортны 250 сумнан, каймакны литрын 180 сумнан очыртып кына алдылар. Кабак та тиз сатылып бетте. 320 сумнан сарык ите җитми дә калды.

Яшел чирәм ашап үскән бройлер тавыклары (килосы 210 сумнан), үрдәк (600 сум), мулард (1000 сум) түшкәләре дә бик әйбәт сатылган.

Ярминкәгә товарларны авыл халкы әзерли. Сатып, акчасын алып кайтып биргәч аларга да отышлы.

Урманнан гөлҗимешкә кадәр җыеп, киптереп алып барганнар камкалылар Казанга. Аның ярты литрлы банкасын нибары 30 сумга сатканнар. Билгеле, минут эчендә алып бетергәннәр бу искиткеч файдалы табигать сыен. Ә бит Казан базарларында аны 150-200 сумга тәкъдим итеп торалар. Көзге ярминкәләренең асылы да шунда шул - биредә авыл товарлары бермә-бер арзанрак бәядән сатыла.

-Без төрледән-төрле яшелчәләрне күпләп алып бардык ярминкәгә. Авыл кешеләре үзләреннән арткан бакча җимешләреннән бик теләп өлеш чыгардылар,-ди Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова. - Бәрәңгебез шактый күп иде, 15 сумнан бик тиз "китеп барды", җитмәде дә. Башка яшелчәләр дә әйбәт сатылды. Килосын 10 сумнан ташкабакны аеруча яратып алдылар.

Колчуринолылар шулай ук бал, сөт, эремчек, каймак тәкъдим иткәннәр шәһәр халкына. "Киләсе ярминкәгә тагын да яхшырак әзерлек белән барачакбыз. Сатып алучыларның ниләр кирәксенгәнен беләбез хәзер",-ди Елена Витальевна.

Ярминкәгә йөрүчеләр әйбәт белә: шәһәр сатып алучылары бик нәзберек. Алар бик сайланып, тикшереп кенә алалар әйберне. Әмма безнекеләр дә шул товарның иң яхшысын гына алып баралар ярминкәгә. Моңа казанлылар күп тапкырлар инанган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев