Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Полиция өй туйлары үткәрде

Районыбыз полиция хезмәткәрләре бер көндә ике өй туе үткәрделәр. Салман һәм Иске Чаллы авылларында полиция участок пункты белән өе берләштереп төзелгән йортлар файдалануга тапшырылды. Азат Низамиев. Салмандагы шундый административ - торак комплексын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин белән бергә Татарстан эчке эшләр министры урынбасары, эчке эшләр хезмәте...

Районыбыз полиция хезмәткәрләре бер көндә ике өй туе үткәрделәр. Салман һәм Иске Чаллы авылларында полиция участок пункты белән өе берләштереп төзелгән йортлар файдалануга тапшырылды.
Азат Низамиев.
Салмандагы шундый административ - торак комплексын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин белән бергә Татарстан эчке эшләр министры урынбасары, эчке эшләр хезмәте генерал- майоры Дамир Динниулов та катнашты.
Салманда полиция пункты олы юл янәшәсендә генә, авылның үзәк урамында төзелгән. Аның "Полиция" дигән язуы әллә каян күренеп тора. Салман авыл җирлеге районда иң зурларның берсе. Ул җиде авылны берләштерә. Мондагы полиция участок уполномоченные исә, бу авыллардан тыш, тагын берничә авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә.
Күптән түгел Хлебодаровкада үткән авыл җыенында халыкка яңа участок уполномоченные Алексей Терехинны тәкъдим иткәч, андагылар:
-Тагын участковыебыз алышынган икән,-дип куйганнар иде.
-Алексей Александрович белән әйбәтләп танышып калыгыз. Ул бездә озак хезмәт итәчәк. Тиздән ул яңа төзелгән өйгә күчеп яши башлар,-дигән иде җыенда Салман авыл җирлеге башлыгы Наил Шәрапов.
Һәм менә без Алексей Терехин гаиләсенә яшәү өчен барлык шартлар тудырылган, иң кирәкле өй җиһазларына кадәр куелган, эш кабинеты да шунда ук булган йортны тапшыру тантанасында.
Биредә эчке эшләр бүлекчәсе полиция хезмәткәрләре тезелеп баскан, авыл халкы җыелган. Яңа бина шарлар белән бизәлгән. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, әлеге тантанага бәйрәм төсе өстәп, концерт та бирделәр.
Районыбыз җитәкчесе Александр Никошин участковый Алексей Терехинга яңа өе һәм эш урыны ачкычларын тапшырды.
-Полиция участок уполномоченныйлары өчен эш һәм яшәү урыннары берләштерелгән мондый биналар моңа кадәр Чуаш Борнае, Юхмачы авылларында төзелгән иде инде,- диде Александр Федорович. -Бүген менә Салманда һәм Иске Чаллыда шундый ике йорт файдалануга тапшырыла. Районның һәр почмагында хәзер уастковыйлар өчен уңайлы административ-торак комплексларыбыз бар. Республикада бу программаның эшләп китүенә без бик рәхмәтле.
Өй туен котлап, яңа хуҗаларга телевизор һәм суыткыч бүләк ителде.
Аннан республика эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов сүз алды.
-Участковыйларны халыкка якынайта төшү өчен без Президентыбызга әнә шундый йортлар салу инициативасы белән чыккан идек. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады, -ди министр урынбасары. -Өч ел эчендә республикада мондый 162 комплекс төзелде. Әлеге уңайлы бинада участковыйларыбызның хезмәте дә нәтиҗәлерәк булыр. Иң мөһиме, бу төбәктә яшәүче халыкның иминлеге саклансын.
Министр урынбасары әлеге бинаны бик сыйфатлы итеп эшләп чыккан "Строитель и К" төзүчеләренә рәхмәт әйтте, бригада җитәкчесе прораб Фәнис Гайсинга, төзелештә зур ярдәм иткән Салман һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре башлыклары Наил Шәрапов һәм Флера Вафинага истәлекле бүләкләр тапшырды.
Менә без яңа өйгә уздык. Анда безне участковыйның җәмәгате Инна Анатольевна каршы алды. Хуҗабикәгә министр урынбасары чәчәк бәйләме тапшырды. Иркен, зәвык белән эшләнгән өйне кунаклар бик ошатты. Хуҗаларның да күңеленә хуш килгән ул.
Йортның икенче ягында исә полиция хезмәткәренең эш урыны. Биредә кирәкле барлык эш шартлары, мөрәҗәгать итүчеләр өчен уңайлыклар тудырылган. Дамир Динниулов, яңа эш урыны белән котлап, Алексей Терехинга ноутбук һәм принтер алу өчен сертификат тапшырды.
Аннан Иске Чаллы авылында полиция уполномоченные өчен салынган нәкъ шундый йортны карадык. Монысын эшмәкәр Радик Гатауллин төзеткән. Җитәкчеләр төзелеш эшләрен югары бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев