Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Замир Зарипов Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе булып әле быел гына билгеләнде

Бүген Казанда зур тарихи вакыйга - Бөтендөнья татар конгрессының VI cъезды башлана.

Аның эшчәнлеге 6 августка кадәр дәвам итәчәк. Корылтайда бездән делегат булып Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе, Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы директоры Замир Зарипов катнаша. Башкалага әлеге зур чарага китәр алдыннан без аның белән әңгәмә корган идек.

Замир Зарипов Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе булып әле быел гына билгеләнде.

- Әлеге хезмәт минем рухыма, күңел халәтемә туры килә. Шуңа мин аңа теләп һәм зур җавплылык белән алындым, - ди Замир Йосыф улы. - Үзенең халкын, туган җирен, туган телен яраткан, милләтенең язмышына битараф булмаган һәркем халкына файда китерергә, милләтен үстерүгә, аның гореф-гадәләрен саклауга үз өлешен кертергә омтылырга тиеш, минемчә. Моннан 25 ел элек төзелгән Бөтендөнья татар конгрессы да милләтебезне, телебезне саклау, бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларны берләштерү максатында булдырылды бит. Без үз милләтебез белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Татарлар дөньяның кайсы гына кыйтгасында көн күрми. Кая гына яшәсә дә, татар кешесе хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Ул җир җимертеп эшли, тырышлыгы, булдыклылыгы белән хөрмәт һәм дан казана. Әле июль азагында гына Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Россия авылларының төп Сабантуе булды. Анда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республикадан зур делегация катнашты. Нигездә татарлар яшәгән Урта Әләзән (Средняя Елюзань) - Россиядәге иң зур авылларның берсе. 10 меңгә якын кешеле бу авылда 11 мәчет бар. Халык динле, эчми, җитеш, бай тормышта яши. Бик күпләр эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, берсеннән-берсе зур, матур йортлар корып яшиләр икән. Андагы милләттәшләребезнең шулай күркәм көн күрүләре хакында белеп мин чын күңелдән горурландым.

Әңгәмәдәшем быел март аенда эш командировкасы белән Кырымда булып кайтуы, анда кырым татарлары белән аралашуы хакында да рухланып сөйләде. Анда ул көллият кырларына чәчү өчен ногыт борчагы орлыгы юнәтеп барган. Әлеге мәсьәлә белән кырым татарларына мөрәҗәгать иткәннәр.

-Ерактагы милләттәшләребез безне шулкадәр якын итеп, туганнардай каршы алдылар. Алар һәр мәсьәләдә безгә чын күңелдән ярдәм итәргә тырыштылар. Бик күп авырлыклар күргән, нахакка рәнҗетелеп тә рухы сынмаган бу горур халык тырышлыгы, булдыклылыгы белән үрнәк булып, тарихи ватаннары Кырымда матур тормыш корып ята. Алар белән аралашкач, мин бөтен дөньяга таралган милләтәшләребез белән берләшүнең нинди мөһим һәм зур көч булуын тагын да яхшырак аңладым,- ди Замир Йосыф улы.

- Мәгълүм ки, татарлар дуслык кадерен белүче, күрше хакын хаклап яшәүче ярдәмчел, тынычлык сөючән халык та,- дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем. -Үзебезнең төбәк татарлары күпме гасырлардан бирле төрле милләт вәкилләре белән дус-тату булып, хезмәттәшлек итеп яшиләр. Бу бергәлек мәңгелек булсын иде.

- Замир Йосыфович, Бөтендөнья татар конгрессының бу корылтаенда туган телебезне, әхлагыбызны саклау, татар телен, мәдәниятен пропагандалау кебек мәсьәләләр җитди күтәрелер, әлеге проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү җәһәтеннән бу борылыш съезды булыр, дип фаразлана.

- Дөрестән дә, бу бик актуаль мәсьәләләр шул. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда татар телен куллану даирәсе тарая бара, әхлак мәсьәләләре дә шактый борчу уята. Корылтайда әлеге проблемаларга зур иѓътибар бирелер дип уйлыйм. Әлбәттә, телдән башка милләтне саклап калу мөмкин түгел. Минем фикеремчә, туган телне саклауны гаиләдән башларга кирәк. Еш кына татар әти-әниләрнең кечкенә балалары белән рус телендә сөйләшүләрен күреп чын-чынлап аптырыйм. Әле әби-бабайлар да бит оныклары белән вата-сындыра русча сөйләшкән булалар. Шулай балаларын зур байлыктан - туган телдән мәхрүм итүләрен аңламыйлар микәнни? Үсеп җиткәч телен белмәгән балалары аларга үпкә белдермәсме? Сүз дә юк, хәзерге заманда рус телен бик әйбәт белү кирәк. Тик бит туган телеңне белү русча өйрәнергә һич тә комачауламый, киресенчә ярдәм генә итә. Үземә килгәндә, без гаиләдә туган телдә сөйләшәбез. Өч балабыз да татарча бик әйбәт беләләр. Рус телендә дә менә дигән сөйләшәләр. Инде мәктәптә инглиз телен дә үзләштерә башладылар. Балаларыбыз Шәүкәт мәчетендә оештырылучы дәресләргә йөреп дини белемнәр дә үзләштерәләр. Шуны онытмыйк: дин ул әхлак тәрбиясенең нигезе.

Әлбәттә, мәктәптә татар телен укытуны камилләштерү, районда үткәрелә торган чараларны ике телдә дә алып бару зарур. Татар телен республикабызда икенче дәүләт теле. Аны куллану даирәсен арттырырга, исем-атамаларның, вывескаларның ике телдә дә язылуына ирешергә, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү максатында күбрәк чаралар үткәрергә кирәк. Безнең җирле оешма үз эшчәнлегендә әлеге мәсьәләләргә зур игътибар бирәчәк.

- Замир Йосыфович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Корылтай эшендә һәм аның карарларын тормышка ашыруда уңышлар телибез сезгә.

Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездында дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев