Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент программалары гамәлдә

Түбән Әлки мәктәбендә ремонт кышкы айларда ук башланып китте. Төзүчеләр беренче эш итеп салкын көннәрдә җылы тотмаган тәрәзәләрне алыштырдылар. Республика Президент программасы нигезендә бу мәктәпне ремонтлауга 16,5 миллион сумнан артык акча бирелә. Әлеге сумма моңа кадәр райондагы мәктәпләрне ремонтлауга бирелгән средстволар арасында иң зурысы. Ремонт бәясен исәпләгәндә бинаның зур һәм...

Түбән Әлки мәктәбендә ремонт кышкы айларда ук башланып китте. Төзүчеләр беренче эш итеп салкын көннәрдә җылы тотмаган тәрәзәләрне алыштырдылар. Республика Президент программасы нигезендә бу мәктәпне ремонтлауга 16,5 миллион сумнан артык акча бирелә.

Әлеге сумма моңа кадәр райондагы мәктәпләрне ремонтлауга бирелгән средстволар арасында иң зурысы. Ремонт бәясен исәпләгәндә бинаның зур һәм нык кына тузган булуы исәпкә алынган.

Бүген инде Түбән Әлки мәктәбендә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Мәктәптәге үзгәрешләр белән мине абыйлы-энеле Рәфәс һәм Риназ Билаловлар таныштырды (аларның берсе ОБЖ һәм физкультура укыта, икенчесе хуҗалык эшләрен алып бара). Мәктәп директоры Фәнис Мисалов ике атналык укуда икән. Шул арада мәктәптәге эшләргә Рәфәс Билалов күз-колак булып тора, кирәк чакта төзүчеләргә ярдәм итүне дә оештыра.

Ремонт эшләрен әлкилеләргә яхшы таныш "Төзелеш" җәмгыяте осталары башкара. Хәзерге вакытта биредә төзүчеләр буяу, сантехника урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Мастер Виктор Гомбаров егетләре җылылык системасын тулысынча алыштырганнар, инде суүткәргечләрне, канализцияне тоташтыралар. Аңарча мәктәпнең тышын тимер сайдинг белән тышлаганнар. Бу эш 550 квадрат метрда башкарылган, бәясе 1 миллион сум тирәсе.

Мәктәп бинасы хәзер бик матур булып балкып тора. Яңа зур тәрәзәләр, күзне рәхәтләндерүче сары тимер сайдинг бик килешле.

Берничә ел элек бинаның түбәсен профнастил белән япкан иделәр. Бу юлы әлеге эшкә кирәкле чыгымнар экономияләнгән. Шулай ук заманында фойе һәм коридорлар идәннәренә мәрмәр түшәлгән иде. Аларын да кузгатмаганнар. Шулардан кала бинаның эче-тышы тулысы белән яңартылган.

Инде электр эшләре дә төгәлләнү алдында: кая кабызгыч, кая яктырткыч беркетәсе бар. Ремонт нәтиҗәсендә өстәмә бүлмәләр дә хасил булган. Чөнки мәктәптә балалар саны артыр дип көтелә. Моңарчы башлангыч сыйныфлар реконструкциядән соң ачылган балалар бакчасында укыдылар. Быелдан мәктәпкә күчәчәкләр. Алар өчен дүрт сыйныф бүлмәсе, хәтта уен залы да әзер.

Тагын бер яңалык - бина эчендә санузел бар хәзер. "Уңайлы тирәлек" программасы кысаларында бәдрәфләр коляскада йөрүчеләр дә файдаланырлык итеп эшләнгән. Андый укучылар өчен мәктәпкә керү юллары да ясалачак.

Рәфәс Әбрәр улы мәктәпнең икенче катындагы инде әзер диярлек сыйныф бүлмәләре белән таныштырды. Менә физика кабинеты, янәшәдә лаборатория. Сыйныф бүлмәләре өчәр тәрәзәле, иркен. Химия бүлмәсе дә ике өлештән - класс һәм лабораториядән тора. Мәктәптә хәтта музей өчен бүлмә каралачак. Ул тарих кабинеты янәшәсендә булачак.

Мәктәп бинасы бик зур, дигән идем бит. Үзегез уйлап карагыз: биредә 70 ишек һәм 125 тәрәзә генә алыштырганнар! Бинаның тышкы периметры буйлап бетоннан отмоска җәйгәннәр. Мәктәп каршында таш түшәлгән мәйдан барлыкка киләчәк. Анда төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Спорт һәм актлар заллары, ашханә бүлмәләре шулай ук әйбәтләп төзекләндерелгән.

Ашханә дигәч, шуны да әйтеп үтик: ремонт чорында биредә эш тукталмаган, аш-су остасы Зөлфирә Хәмитшина көненә өч тапкыр 15 ләп кешене кайнар ашлар белән сыйлый. Гомумән, мәктәпнең бөтен коллективы җәйге ялны белмәгән дияргә була. Төяү-бушату, әйберләр күчерү кебек эшләр ир-атлар җилкәсенә төшсә, җыештыру-юууны хатын-кызлар башкарып килә. Җәйге ялсыз калсалар да, укытучыларның кәефләре әйбәт. Ремонт эшләре тиздән төгәлләнәчәк. Балаларны зәвыкъ белән эшләнгән, барлык шартлары тудырылган мәктәптә укыту ансатрак та, күңеллерәк тә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев