Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент районда булды

Соңгы ике атнада республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарында булып, басуларда урып-җыю эшләренең ничек баруы белән таныша, кешеләр белән очраша. 5 августта республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов безнең районда булдылар. Олы кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин...

Соңгы ике атнада республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарында булып, басуларда урып-җыю эшләренең ничек баруы белән таныша, кешеләр белән очраша. 5 августта республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов безнең районда булдылар. Олы кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озатып йөрде.

Бүген Әлки кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Инде уракның яртысы төгәлләнеп тә килә. Рөстәм Миңнеханов районга сәфәре вакытында вертолет белән "КШ-Агро"ның Көнчыгыш Әлки, Үзәк Әлки филиаллары отрядлары, "Хузангай" җәмгыяте кырлары өстеннән очып уракның барышын үз күзләре белән күрде.

Түбән Колчурино янындагы тигезлеккә килеп төште республика лидеры вертолеты. Аны биредә район активы каршы алды. Рөстәм Миңнеханов башта "Кызыл Шәрык-Агро" һәм "Хузангай" механизаторлары белән аралашты. Биредә район кырларында быел үстерелгән көнбагыш, кукуруз, бөртекле культуралар, алардан эшләнгән ярмалар, төрле сорт бәрәңге күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Нургали улына "Хузангай" кырларында үстерелгән зур башлы көнбагыш аеруча ошады. Ул көнбагышны нинди мәйданда игүләре белән кызыксынды. Аңа хуҗалыкның инвесторы Иван Казанков җавап бирде.

-Быел көнбагышны 2900 гектарда үстерәбез. Аны ике тапкыр зуррак мәйданда чәчеп, уңышын эшкәртергә мөмкинлегебез дә, теләгебез дә бар. Тик җирләр генә җитми,-диде ул. Ә Рөстәм Нургалиевич сөрү мәйданнарын республиканың башка районнарыннан бүлеп бирү мөмкинлеген эзләргә ышандырды.

"Кызыл Шәрык-Агро" басуларында үскән бөртеклеләр күргәзмәсе белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин таныштырды.

-Игенчелек өчен табигать шартлары катлаулы булса да, бездә үстерелгән бөртекнең җилемсәсе югары. Ә уңыш исә, басуына карап, һәр гектардан 20-22 центнер тәшкил итә. Бөртек өчен игелә торган кукурузга соңгы яңгырлар бик файдалы булды,-диде ул.

Шунда ук хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр белән эшлекле сөйләшү-аралашу булды. Рөстәм Миңнеханов районда урып-җыю эшләренең барышыннан канәгать калуын әйтте.

-Менә "Хузангай" мисалы миңа бик охшый: хуҗалык үзе үстергән продукцияне эшкәртеп сата. "Кызыл Шәрык-Агро"да андый алымнар шулай ук бар. Бу эшне үстерергә, җәелдерә төшәргә кирәк,-диде республика лидеры. -Авылларда тормышны җанландыру, халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча күп программалар эшли. Әгәр без авыл җирендә эш урыннары булдырсак, социаль мәсьәләләрне хәл итсәк, яшьләр дә биредә рәхәтләнеп төпләнәчәк бит.

Шактый катлаулы икътисадый шартларда да бу программаларны туктатмаган, киресенчә, тулы куәтенә эшләткән өчен авыл җирлекләре башлыклары республика җитәкчесенә рәхмәт әйттеләр.

Очрашуда сүз алдагы сайлаулар хакында да булды.

-Сайлаулар - һәр җитәкченең үз эшенә халык алдында имтихан тотуы, бәя алуы ул. Без дөрес юлдан барсак, эшләребез халык файдасына юнәлтелсә, ул чакта сайлаулардан уңай нәтиҗә көтә алабыз,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүзгә Иван Казанков та кушылды һәм болай диде:

-Мин коммунистлар партиясе әгъзасы булсам да, сайлауларда Татарстан Президенты итеп Рөстәм Нургалиевичны - "Бердәм Россия" партиясе вәкилен яклап тавыш бирер идем.

"Хузангай" җәмгыяте инвесторының бу эчкерсез фикерен хуплап, очрашуда катнашучылар кул чабып алдылар. Ә Рөстәм Нургалиевич бу көннәрдә бар көчне туплап игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга кирәклегенә басым ясады. Ел шактый коры килүгә карамастан, республика кырларыннан кимендә 3,5 миллион тонна икмәк җыеп алу максат итеп куела.

-Республика урак барышында да, көзге чәчүдә дә авыл эшчәннәренә мөмкин булганча ярдәм итәчәк. Шөкер, безнең Татарстаныбызның моңа потенциалы җитәрлек: нефть чыгарыла, эре сәнәгать үзәкләре тулы куәткә эшли,-диде ул.

Аннары республика җитәкчесе Түбән Колчурино авылында яңа клуб бинасын ачу тантанасында катнашты. Бу авыл соңгы елларда күзгә күренеп яңара, яшәрә. Биредә авылда яшәүче һәм эшләүче яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү республика программасы нигезендә дистәдән артык яңа йорт төзелде. Авылда яшь гаиләләр күп, балалар саны да арта. Әмма авыл уртасындагы иске агач клуб мәдәният учагы ролен тиешенчә башкарырлык дәрәҗәдә түгел иде. Шуңа күрә биредә яңа клуб төзү турында карар кабул ителде. Ә "Строитель и К" уңганнары 100 урынга исәпләнгән мәдәни үзәкне кыска гына вакыт эчендә өлгертеп тә җиткерделәр. Һәм менә ул шатлыклы вакыйга: яңа клуб ачу тантанасына авылның бөтен халкы җыелган иде.

Район җитәкчесе Александр Никошин бу шатлыклы вакыйга шаһитларын сәламләп болай диде:

-Түбән Колчуринода бүген заман таләпләренә җавап бирә торган иркен клуб ачыла. Мин ышанам, ул авыл тормышына зур үзгәрешләр кертер. Яшьләр дә, өлкән як та ял сәгатьләрен биредә җыелып күңелле һәм файдалы итеп үткәрер.

Аннары сүз республика лидеры Рөстәм Миңнехановка бирелде.

-Авылларда клублар төзү программасын гамәлгә кертеп бик дөрес эшләдек дип уйлыйм. Мәдәният йорталырының заманча биналарда урнашып эшләве авыл тормышында күп нәрсәне үзгәртер. Гомумән, халыкны тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән программаларыбыз күп. Алар буенча без фельдшер-акушерлык һәм ветеринария пунктлары, участок инспекторлары өчен яшәү һәм эш урыны булган өйләр төзибез, мәктәпләр ремонтлыйбыз, авыл урамнарын яктырту, су белән тәэмин итү, ышанычлы юллар булдыру турында кайгыртабыз. Аңлашыла инде, кыска гына вакытта барысын да эшләп бетерү мөмкин түгел. Шуңа да әлеге программалар алга таба гамәлдә булачак. Алар ярдәмендә без авыллар тормышындагы күп кенә проблемаларны хәл итәчәкбез әле,-диде ул.

Түбән Колчурино авылы клубы мөдире Татьяна Фадеевага "өй туе" уңаеннан яңа җиһазлар сатып алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. "Строитель и К" җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин аңа символик ачкыч бирде. Аннары барыбыз да яңа бинаны карадык. Иркен коридорлар, бик матур тамаша залы төзүчеләрнең күңел җылысы биреп эшләүләрен раслый. Сәхнәдә инде үзешчәннәр чыгыш ясый - алар бәйрәм уңаеннан җырлы-биюле тамаша әзерләгәннәр. Аларның кайберләрен Рөстәм Нургалиевич та карады. Аннары ул, безнең белән хушлашып, эшлекле сәфәрен дәвам итте. Аны Спас районында көтәләр иде.n style='font-size:14.0pt;mso-bidi-font-size:11.0pt; line-height:115%'>Заведующей клубом Нижнего Колчурино Татьяне Фадеевой в связи с «новосельем» вручили сертификат достоинством 100 тысяч рублей для приобретения нового оборудования. Руководитель общества «Строитель и К» Рашит Мухамметшин передал ей символический ключ от клуба. Потом все мы посмотрели новое здание. Просторные коридоры, очень красивый зрительный зал свидетельствуют о том, что строители работали здесь с душой. На сцене уже выступают самодеятельные артисты - они подготовили к этому событию концертное представление. Некоторые номера посмотрел и Рустам Нургалиевич. Затем он, попрощавшись с нами, продолжил свою деловую поездку. Его ожидали в Спасском районе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев