Күптән түгел РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин районда халыкны кабул итте.
Депутатка гозер белән килүчеләр дә, рәхмәт белдерүчеләр дә күп булды.
Беренче булып кабул итү бүлмәсенә Ташбулат Нормурадов үтте. Ул депутат Айрат Хәйруллинга узган юлы да килгән иде. Ташбулат районыбызда инде күптәннән яши, гаиләсе бар. Хатыны, балалары Россия гражданнары, ә ул үзе гражданлык ала алмый тилмерә икән. Бүген Ташбулатка депутат ярдәмчесе Ирина Волостнова шатлык-лы хәбәр җиткерде - аның гражданлык алу мәсьәләсе хәл ителү алдында икән. Ташбулат Нормурадов бу проблеманы тиз арада хәл кылуда ярдәм иткәне өчен депутатка олы рәхмәтләрен җиткерде.
Алпардан Рафаэль Гатауллин һәм Рәфкать Сәмигуллин авылларының төзеклеге, күркәмлеге турында кайгыртып килгәннәр.
- Алпарның йөзе үзгәрә. Зират тирәләрен матурлап тотып алдык, яңа мәчет төзибез. Сезгә бу эштә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Авылга кергәндә бик ямьсез кыяфәттәге склад бар, шуны сүтеп алдырмассызмы?-ди Рәфкать Сәмигуллин.
-Без ул складны әйбәтләп, матурлап ремонтларбыз. Анда печән саклана бит,-диде Айрат Нәҗипович.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Евгений Васяйчев депутатка үзләрендә тәрбияләнүчеләрне йөртү өчен автобус бирә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итте.
Айрат Хәйруллин файдалануда булган, әмма әйбәт хәлдәге автобус бирергә ышандырды.
Бибай Чаллысыннан пенсия яшендәге Рафика апа Мәрдегалләмова авылда савым сыерлары фермасы ача алмассызмы, халыкка хезмәт урыннары булыр иде, дип борчылып килгән. Айрат Нәҗипович авыл халкын кайгыртып йөргән апага рәхмәтен җиткерде.
-Без сезнең авылга савымын ташлаткан 200 сыер һәм симертүдәге 200 терлек китерергә җыенабыз. Әмма әлегә анда туберкулез сәбәпле карантин, тиздән аның срогы бетә, шуннан терлекләр кайтарылыр,-дип җавап бирде депутат.
Рафика апа авылда балалар өчен берәр уен мәйданчыгы оештырып булмасмы, дигән гозерен дә җиткерде. Җәен бала-чага бигрәк тә ишәя, ди. Айрат Хәйруллин мәйданчыкны тотып алырга материаллар бирергә ышандырды. "Ә инде эшне авыл халкының үзенә башкарасы",-диде депутат.
"Әлки-Спецстрой" җәмгыяте "Кызыл Шәрык-Агро"да башкарган эше өчен акчасын алып бетермәгән икән. Җәмгыятьнең җитәкчесе Мөнир Борһанов әнә шул мәсьәлә белән килгән. Депутат телефон аша ярдәмчеләре белән элемтәгә кереп, исәп-хисап ясарга күрсәтмә бирде.
Ә бер апа әнисенең дивидендларын бирми башладылар дип зарланып килгән. Бу мәсьәләне дә уңай хәл итәргә ышандырдылар.
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы директоры Замир Зарипов уку йортында быел ветеринарлар әзерли башларга җыенулары, әмма моңа лицензия алу өчен кирәкле җиһазлары җитеп бетмәве хакында әйтте. Ул да депутатның ярдәменә өметләнә. Айрат Хәйруллин Карга терлекчелек комплексында булган кыйммәтле заманча җиһазларны аларга бушлай файдалануга бирергә ышандырды.
Любовь Родионованың депутатка халык исеменнән гозер белән икенче тапкыр килүе. Ул Базарлы Матакта ындыр табагы яныннан җәяүлеләргә йөрергә юл ясауны сорый. Айрат Хәйруллин бу мәсьәләне уңай хәл ителгәнче үз контроленә алырга булды.
Үргәгардән Фәрит Садыйковның гозере дә Рафика апаныкына охшаш. Авылга маллар китереп булмасмы, ди. Ул да уңай җавап алды, Үргәгар фермасына тиздән терлекләр кайтарылачак икән.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамис Вафин, "Ләйсән" йөзү бассейнына тренер ставкасы булдыруда ярдәм итә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итте депутатка. Айрат Хәйруллин шунда ук ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка шылтыратты һәм мәсьәләне уңай хәл итте.
Югары Әлки балалар бакчасы мөдире Лилия Яруллина бакча тирәсен тотып алуда ярдәм сорый. Аңа материаллар белән булышырга ышандырылды.
Хлебодаровкадан Анна Локтева авылдагы гыйбадәт йортына чаң сатып алуда ярдәм булмасмы, дип килгән. Бу эштә Хәйруллин Хәйрия фонды аша акчалата булышырга булдылар.
Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Айсылу Садретдинова РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга рәхмәт әйтергә килгән.
-Сез һәр елны өлкәннәр һәм инвалидлар көннәрендә район халкына ярдәм күрсәтәсез. Сезнең булышлыкны тоючылар игелекләрегез өчен рәхмәт җиткерүне сорадылар,-ди ул.
Мондый рәхмәт сүзләрен кабул иткәндә Айрат Хәйруллин авыруларга, мохтаҗларга алга таба да ярдәм итәргә тырышасын әйтте.
Депутатка өйләрен ремонтлау, операция ясату, китап бастыру өчен акчалата ярдәм күрсәтүне сорап килүчеләр дә булды. Билгеле, барлык үтенечләрне дә канәгатьләндерү мөмкин түгел. Шулай да беркем игътибарсыз калмады, әлеге мәсьәләләрне хәл итү юллары булса да күрсәтелде, киңәшләр бирелде.
Нет комментариев