Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәзерге вакытта Россия Кораллы көчләрендә Әлки районыннан 70 тән артык егет хезмәт итә

1918 ел, Россия, Октябрь революциясе җиңеп, илдә Советлар власте урнашуга әле берничә генә ай үткән. Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында аяусыз бәрелешләр бара. Патша хакимияте бәреп төшерелгән яшь советлар иленең дошманнары күп: иксез-чиксез җирләренә, бетмәс-төкәнмәс табигать байлыкларына хуҗа булырга теләүчеләр менә-менә максатларына ирешер кебек. Шундый катлаулы һәм авыр шартларда Кызыл Армия...

1918 ел, Россия, Октябрь революциясе җиңеп, илдә Советлар власте урнашуга әле берничә генә ай үткән. Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында аяусыз бәрелешләр бара. Патша хакимияте бәреп төшерелгән яшь советлар иленең дошманнары күп: иксез-чиксез җирләренә, бетмәс-төкәнмәс табигать байлыкларына хуҗа булырга теләүчеләр менә-менә максатларына ирешер кебек. Шундый катлаулы һәм авыр шартларда Кызыл Армия формалаша.
23 февраль - Ватан сакчылары көненең нигезендә әнә шул моннан бер гасыр элек булган вакыйгалар ята. Кызыл Армия үзенә йөкләнгән бурычны үти - Совет Республикасын тумас борын һәлак булудан саклап кала. Тыштан һәм эчтән янаган көчләр нигездә җиңелгәч, 1922 елда беренче тапкыр Кызыл Армия көнен билгеләп үтәләр, ә тагын бер елдан инде аның оешуына 5 ел тулуны ил күләмендә зурлап бәйрәм итәләр.
Кызыл Армия, Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты… СССР дигән бөек ватаныбызны иң дәһшәтле яуларда, канкойгыч сугышларда яклап, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән солдат һәм офицерлардан торган ышанычлы калкан, уртак горурлыгыбыз.
Армиядә хезмәт итү - һәр ир-егетнең Конституциясендә язылган бурыч. Шуңа күрә безнең илдә һәр гаилә диярлек ил Кораллы Көчләре белән турыдан-туры бәйләнгән, ә үсмерлектән чыгып кына килүче малайларыбыз, чакырылыш буенча армиягә китеп, тормыш мәктәбе үтә, рухи һәм физик чыныгу ала. Алар хезмәт иткән часть командирыннан әти-әнисенә килеп төшкән Рәхмәт хаты гаилә өчен зур горурлык.
Хәзерге вакытта Россия Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча 70 тән артык райондашыбыз хезмәт итә. Аларның егермеләбе хәрби бурычларын Оренбургта, безнең район шефлык иткән частьтә үтиләр. Узган елгы чакырылыш солдатлары нигездә Үзәк хәрби округ гаскәрләрендә, Краснодар, Хабаровск, Мурманск, Новосибирск һәм илнең башка төбәкләрендә хезмәттә.
Район хәрби комиссариаты белгечләре әйтүенчә, Россия армиясен контракт буенча хезмәт итүчеләр белән туплау дәвам итә. Алар арасында безнекеләр дә бар. Кемдер өч еллык контракт белән чикләнә, кемдер аны озайта... Араларында армиядә унар ел хезмәт итүчеләр дә бар. Былтыр унлап әлкиле контрактлы хезмәткә киткән.
-Россия Саклау министрлыгы - киң тармаклы структура, шуңа күрә кораллы көчләргә ир-егетләрне генә түгел, хатын-кызларны да чакыралар, алар да үзләренә охшаган хезмәт сайлый алалар. Әйтик, элемтәчеләр компьютерчылар, тәрҗемәчеләр, медицина хезмәткәрләре, хәтта укытучылар, тагын бик күп һөнәр ияләре кирәк армиягә,-ди район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев.
Шулайдыр, әмма барыбер армия, солдат хезмәте, Ватан сакчысы дигән төшенчәләрне без беренче чиратта батырлык, физик ныклык, рухи кыюлык кебек ир-атларга хас сыйфатлар белән бәйлибез. Һәм, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаенан, хөрмәтле ветераннарыбызны - Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгын яклап көрәшкән бабаларыбызны, СССР армиясендә чыныккан әтиләр һәм абыйларны, хезмәттәшләребезне, Россия Кораллы Көчләре солдатларын - улларыбызны, энекәшләрне котлыйбыз. Бәйрәм белән, туган илебезнең ышанычлы сакчылары, халкыбызның кыю батыр уллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев