Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сакланганны Ходай саклар

Март инде азагына килеп җитсә дә, бездә әлегә кыш. Соңгы көннәрдә һава температурасы да терекөмеш баганасында минусны күрсәтә, кар да явып тора. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, язгы ташкынның беренче агымын апрель башында көтәргә кирәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе начальнигы урынбасары Рәшит Дәүләтшин әйтүенчә, районда быел 243...

Язгы ташулар вакытында Иске һәм Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Карга, Базарлы Матак, Югары Әлки авылларында су басу ихтималы бар. Ә менә мәдәният, социаль җитештерү объектларына су басу куркынычы янамый.
- Быелгы ташуга да алдан әзерләндек,-ди Р.Дәүләтшин.
Халыкны һәм территорияне саклау йөзеннән Иске Матак, Базарлы Матак, Чаллы буаларына капиталь ремонт ясалган. Су баса калса, ашыгыч чаралар күрү өчен оператив план, куркынычсызлык паспортлары төзелгән. Планнар район башкарма комитеты утырышында каралган һәм язгы ташу куркынычы янаган һәр участокка җаваплы кешеләр билгеләнгән. Буаларда суның биеклеген киметү өчен төптәге суачкычлар ачылган, елга буйларында бозлар тоткарлану ихтималы булган урыннарда таллар киселгән.
Сакланганны Ходай саклый, ди халык. Шуны истә тотып, су басу куркынычы янаган урыннарда тәүлегенә ике тапкыр суның биеклеген тикшереп торалар.
Базарлы Матакта ташуга әзерләнү, саклану чаралары белән соңга калганнар. Шуның аркасында күптән түгел яуган яңгырлар Тукай, Вахитов, Муса Җәлил, Крайнов, Ленин, Совет урамнарындагы йортларны су басуга китерде.
Әйтергә кирәк, йортларга су керүдә, урамнарыбызны су басуда халыкның гаебе дә бар. Ишегаллары, капка төпләре вакытында кардан чистартылып торса, әлеге су басулар булмас иде.
Язгы ташкын суы кинәт килеп, су басу куркынычы янаган очракта кешеләргә нишләргә соң? Бу сорауга җавап итеп, Рәшит Дәүләтшин түбәндәгеләрне җиткерде.
Беренче чиратта, югалып калмаска кирәк. Язын су баса торган авылларда яшәүчеләр үзләре дә ташуның зыянын булдырмый калу чараларын күрә алалар. Йорт тирәләрен алдан ук кардан арындырып торырга кирәк. Документларны бергә туплап, полиэтилен пакетка салып кую зарур, алар кул астында булырга тиеш. Һава торышына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Су басу ихтималы бар икән, малларны су күтәрелми торган урынга бәйләп кую, этләрне бәйдән ычкындыру, ә йорт кошларын чормага ябу мәслихәт.
Су күтәрелеп өйләргә якынлашкан очракта электр приборларын уттан өзәргә, газларны сүндерергә, эчә торган су запасы булдырырга кирәк.
Балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, авыру кешеләргә аеруча игътибарлы булу зарур. Чөнки алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Андыйларга кичекмәстән ярдәм кулы сузу - безнең бурычыбыз.
Йомгаклап әйткәндә, һәркемнең алдан әзерлек чараларын күрүе язгы ташуны югалтуларсыз үткәреп җибәрергә мөмкинлек бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Паводок