Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Савыты бар, бинасын гына төзисе калды

Сентябрьнең гаҗәеп кызу кояшлы көне безнең район тарихына күптән көтелгән күңелле вакыйга белән кереп калыр. Бу көнне Базарлы Матакның "Алинә" спортзалы каршында төзеләчәк бассейнның нигез ташына капсула салынды. Мондый тантаналы вакыйгалар Татарстанның берьюлы өч җирендә - Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм безнең Базарлы Матакта булды. Су спорты буенча дөнья чемпионатыннан...

Сентябрьнең гаҗәеп кызу кояшлы көне безнең район тарихына күптән көтелгән күңелле вакыйга белән кереп калыр. Бу көнне Базарлы Матакның "Алинә" спортзалы каршында төзеләчәк бассейнның нигез ташына капсула салынды.

Мондый тантаналы вакыйгалар Татарстанның берьюлы өч җирендә - Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм безнең Базарлы Матакта булды. Су спорты буенча дөнья чемпионатыннан соң аны үткәрү өчен махсус ясалган өч бассейн савыты бушап калган. Аларның берсен Казанда калдырырга, берсен Яр Чаллы шәһәрендә урнаштырырга, ә су полосы өчен ясалган 25 метрлысын безгә, Базарлы Матакка бирергә булганнар. Билгеле, бу савытларны урнаштыру өчен махсус корылмалар төзеп куярга кирәк. Менә шул биналарның нигезенә ятачак ташларга берьюлы өч җирдә капсула салынды. Бу вакыйганы видеоэлемтә рәвешендә бөтен Татарстанга күрсәттеләр.

Яр Чаллыда капсуланы булачак бассейн нигезенә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов салды. Ә бездә бу тантанада Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручының ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган, Дөнья кубогына ия булган Россиянең 5 тапкыр чемпионы, су полосы буенча Татарстанның баш тренеры Ирек Зиннуров катнаштылар.

Базарлы Матакта яшәүчеләр, тирә-күрше авыллардан килүчеләр, мәктәп укучылары да бу сөенечле вакыйганың шаһиты булдылар.

Зәңгәрсу төстәге капсуланы нигезгә ятачак ташка салып, аны цементлы катнашма белән "пичәтләп" куйгач, Татарстан лидеры бассейннарны төзиячәк оешмаларга эшне тәмамлау вакытын катгый куйды:

-Бассейннар киләсе уку елына, нәкъ бер елдан соң әзер булырга тиеш,-диде ул.

Моңа сөенми мөмкин түгел. Республика җитәкчесе үзе әйткәч, шулай булачак инде ул. Базарлы Матакта булачак бассейн нигезенә капсула салган Александр Никошин, Ләйлә Фазлыева һәм Ирек Зиннуров әлкилеләрне бу вакыйга белән котладылар. Кунаклар исә нәкъ бер елдан ачу тантанасына килергә вәгъдә иттеләр.

-Чакырыгыз гына, бик шатланып киләчәкмен. Өй туена бүләккә туплар һәм су полосы өчен капкалар миннән булачак,-диде Ирек Зиннуров.

…Бассейн бинасын төзү өчен бик кыска вакыт билгеләде республика лидеры. Димәк, бездә дә якын арада төзелеш эшләре башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев