Сенаж базлары тула
Кышкы чорда терлекләрдән мул продукция алу өчен ныклы азык базасы булдыру зарур. Шуны истә тотып, авыл хуҗалыгы формированиеләре азык хәзерләү буенча эш темпларын арттыра бара. Һава торышы да сөендерми. Дым җитмәү үләннәрнең үсешен тоткарлый, югары температура үскәннәрен дә көйдерә. Боларны истә тотып, һәр минутның һәм сәгатьнең кадерен белергә, кышлату өчен...
"Кызыл Шәрык-Агро"ның Чуаш Кичүе терлекчелек комплексында 6 мең баш терлек исәпләнә. Аларга кышлату өчен азык та шактый кирәк. Бүген биредә механизаторлар азык утарларына сенаж тутыру белән мәшгуль. Сакчы Рафаил Вәлиуллиннан рөхсәт алып, без дә азык таптату базларына юнәлдек. Биредә кызу эш кайный. Комплекс җитәкчесенең эксплуатация буенча урынбасары Фәнис Садриев азык хәзерләүнең барышы белән таныштырды.
Фәниснең кәефе әйбәт күренә, утарга терлек азыгы мул булып агыла бит. Әнә бер-бер артлы унлап "КамАЗ" һәм 13-15 тонна сыйдырышлы ике "Атлес" тракторы басулардан таптатылган яшел массаны өзлексез ташып торалар. Шулай көн-төн эшлиләр икән.
-2700 тонна сыйдырышлы 3 базны тутырып бетердек. Массасы тиз һәм ныклы итеп тыгызланганда гына сыйфатлы сенаж барлыкка килә,-дип сөйли Фәнис.
Һәр кайткан рейсны учетчы Жанна Каргачева исәпкә алып тора. Тәүлек әйләнәсе 80-90 рейс ясый ди егетләр. Кыр янәшәдә генә булмаса да, олаулар еш кайта. Ике К-701 тракторында Рәзиф Борһанов һәм Виталий Рыжков массаны чак тыгызлап өлгерә. Төнлә дә эш тукталмый. Тракторчыларны Александр Калугин һәм Роберт Галиев алыштыра. Утардан янга таралмасын өчен яшел массаны Мәкъсүм Садриев сәнәк белән тигезләп тора.
"Көньяк-Әлки" филиалының баш агрономы Искәндәр Хәйруллин болай ди:
-Безнең алда, Чуаш Кичүе терлекчелек комплексының 63 мең тонна сыешлы 13 базыннан тыш, Юхмачыда гомуми сыешлыгы 54 мең тонна булган 12 базны һәм Югары Әлморзада 21 мең тонна сыешлы базларны тутыру бурычы тора. Чабыласы мәйданнарда 2800 гектар печән матур гына үсеп килә. Һәрхәлдә, азык хәзерләү өчен эш фронты җитәрлек әле.
Гектардан уртача 8 тонна яшел масса чыга икән. Тәүлегенә 1100-1200 тонна яшел азык кайтарыла.
Сенажны Борискиноның люцерна кырларыннан ташыйлар. Анда шулай ук ике сменада эш кайный. Ике "Маг-Дон" чапкычы белән Хәйдәр Минсафин, Раиф Хәлиуллин, сменадашлары Әхтәм Кәлимуллин люцернаны пакусларга егып баралар. Өч "Ягуар-830" җыйгыч-ваклагыч агрегатлары белән көндез Фәнис Сафиуллин, Тәлгать Гайфуллин, төнлә исә Алмаз Нотфуллин ваклатылган яшел массаны машиналарга төяп тора.
"Ягуар"га Фәнис абый янына кереп утыргач, эсседән әлсерәгән тән кабина эчендә иркен сулап куйды. Температураны нинди кирәгенә карап үзебез җайлыйбыз, ди Фәнис абый. Комбайн белән идарә итү дә җиңел тоелды. Тизлеген генә сәгатенә 20 километрдан әллә ни арттырып булмый, ди. Фәнис абыйның техниканы энәсеннән җебенә кадәр белүе күренеп тора. Ул үзе Югары Әлморза авылыннан, 1986 елдан бирле штурвал артында икән инде.
-Бу "Ягуар"да өченче сезонымны эшлим. Шөкер, бар да әйбәт бара, әнә егетләр генә өлгерсен,-дип "КамАЗ"лар ягына ымлап куйды ул.
Шоферлар Надир Капиев, Айрат Насыйбуллин, Рафаил Ибраһимов та, күз тимәсен, уңганнар икән.
Борискино кырларыннан Чуаш Кичүе терлекчелек комплексына мин Радик Бакиров машинасына утырып кайттым.
-"КамАЗ" үзебезнеке,-дип горурланып әйтте егет.-Өч ел эшлибез бу машинада. Беренче мәлдә иртә торулары авыррак булды, әмма тора-бара күнәсең, җәен ике сәгать йокы да җитә.
Радик вузда инженер-технолог белгечлегенә укый икән.
-Укып бетергәч үзебезнең якларга авылга кайтып төпләнергә уйламыйсыңмы соң?
-Кем белә, дипломны алгач күз күрер әле,-дип җаваплады әңгәмәдәшем.
Мине баз янәшәсендә калдырып, йөген тиз генә бушатты да күз ачып йомганчы кире кырга юнәлде Әхмәт егете Радик. Ә мин исә, шундый егетләрне кулдан ычкындырмаска иде, укып бетергәч ничек тә булса үз якларыбызга кайтарасы иде, дигән уйларым белән машина күздән югалганчы карап калдым.
Районыбызның төп тармагы - терлекчелек. Ә меңләгән баш малны кышлату өчен азык запасы ай-һай күп кирәк булачак. "Кызыл Шәрык-Агро" терлекчелек комплексларына яшел олаулар агыла тора. Хузангай, Иске Матак кырларында мәш килеп күпьеллык үлән чабалар. Чын мәгънәсендә эссе печән өсте хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев