Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сез җәмгыятебезгә бик кирәк

1 октябрь - Өлкәннәр көнендә районда бик күп бәйрәм чаралары уздырылды: һәр авылда, һәр предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә диярлек әби-бабайларны я үзләренә кунакка чакырып хөрмәтләделәр, я инде тәмле күчтәнәчләр алып, ветераннарның өйләренә бардылар, тәбрикләп, җылы теләкләрен җиткерделәр. "Алинә"дә өлкәннәр ярыша Олы яшьтәге әлкилеләрне котларга дтп безгә кунаклар да килгән иде....

1 октябрь - Өлкәннәр көнендә районда бик күп бәйрәм чаралары уздырылды: һәр авылда, һәр предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә диярлек әби-бабайларны я үзләренә кунакка чакырып хөрмәтләделәр, я инде тәмле күчтәнәчләр алып, ветераннарның өйләренә бардылар, тәбрикләп, җылы теләкләрен җиткерделәр.

"Алинә"дә өлкәннәр ярыша

Олы яшьтәге әлкилеләрне котларга дтп безгә кунаклар да килгән иде. Алар район башлыгы Александр Никошин белән бергәләп берничә авылда булдылар, өлкәннәр көненең ничек билгеләп үтеләчәген күрделәр.

Башта кунаклар Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залына юл тоттылар. Биредә өлкән яшьтәгеләр өчен спорт бәйрәме оештырылган иде. Җиңүгә омтылышлары сизелеп торган ике команданы һәм алар өчен җан атучы, куәт биреп торучы тамашачыларны тәбрикләп, Александр Никошин районның бүгенге үсеше, яңа төзелешләр, көнкүреш шартларының яхшыруы турында сөйләп китте. Аннары ул:

-Сезгә карап сокланам, көнләшеп тә куям. Сездә тормышны сөю, яшәү шатлыгы, эчке бер энергия яшьләргә дә җитәрлек, күбебезгә үрнәк булырлык. Һәрчак шундый булып калыгыз,-диде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева өлкәннәргә сайлауларда актив катнашып, республиканың киләчәген төзүгә үз өлешләрен керткән өчен рәхмәт белдерде. Ә табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәлахетдинов физкультура-спорт белән шөгыльләнүчеләрнең күңелен дәртләндереп:

-Спорт - сәламәтлек ул. Сәламәт тәндә сәламәт рух, дип өстәде.

Бер-берсе белән чынлап торып көч сынашырга әзер командаларга җиңү теләп, кунаклар Үргәгарга юл тоттылар.

Корбан ашлы бәйрәм

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин авыллар мәчетләренә корбан чалу өчен сарыклар алып биргән булган. Шундый сарыкны корбанга чалып, Үргәгар өлкәннәрен мәктәп бинасына кунакка чакырганнар икән. Озын итеп ике рәт сузылган өстәлләрдә нинди генә тәмле ризык юк! Кунаклар да аз түгел - 70 ләп әби-бабай килгән иде бәйрәмгә. Авыл мулласы Нурулла ага ил-көнгә иминлек, чалган корбанның кабул булуын теләп дога кылды. Өлкәннәр сыйланган арада район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырлап аларның күңелләрен күтәрделәр. Үргәгарлыларны район җитәкчеләре, Казан кунаклары сәламләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Платонова татарча теләкләрен бик яратып кабул итте өлкәннәр. Кунакларның берсе - депутат ярдәмчесе, Илшат Хәйруллинның улы Булат Хәйруллинның улы Булат Хәйруллин русчалап:

-Минем дәү әнием Зәмзәмия бу авылдан бит,-дип, берничә өлкән апа:

-Бәбкәм, татарча беләсең бит син, татарча сөйлә!-дип, егетне туган теленә күчәргә "мәҗбүр" иттеләр. Чынлап та Булатның татарчасы яхшы, картларның күңеленә ятарлык килеп чыкты.

Биредә дә өлкәннәрне Александр Никошин, Татьяна Воропаева, Рөстәм Сәлахетдинов тәбрикләп, гомер буе туган ягыбызда намуслы хезмәт иткәннәре, инде яшьләр өчен үрнәк булып яшәүләре өчен рәхмәт әйттеләр.

Сугыш чоры балаларын өметләндерделәр

Яңа Салман мәктәбе, әле күптән түгел ремонтланып, гаҗәеп матур, иркен, якты биналы булды. Өлкәннәр көненә кунак итеп авыл җирлегендә яшәүче олыларны бирегә чакырганнар икән. Район җитәкчесе һәм аның командасы килгәндә рәхәтләнеп концерт карап утыра иде алар. Җитәкчеләрнең котлавына алкышлар белән җавап бирделәр. Тик менә Татьяна Васильевна Воропаева гына бераз күңелләрен төшерде.

-Миннән бик күпләр сугыш чоры балаларына дәүләт кайчан ярдәм күрсәтер икән, дип сорый. Кызганыч, әлегә бу турыда закон һич кабул ителми. Һәрхәлдә, 2016 елда булмаячак әле ул,-диде Дәүләт Советы депутаты.

Ә менә Казан кунакларының тагын берсен - Айрат Хәйруллинның улы Адельне күпләр танып алды, егетнең:

-Әнием Иске Салманнан бит. Ә бу авылда аның туганнары яши,-дип татарча әйтүен ошаттылар.

Концерт тыңлап, кунаклар белән аралашкач, өлкәннәрне мәктәп ашханәсенә чәйгә чакырдылар. Ә без Юхмачыга, андагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына киттек.

Бер гаиләдәй яшиләр

Бу йортта 54 кеше бер гаиләдәй гомер итә. Араларында төрле милләтле генә түгел, төрле холыклы, дөньяга карашлы ир-атлар, хатын-кызлар бар. Аларны бер нәрсә берләштерә: картлыклары үз гаиләләрендә, балалары, оныклары арасында түгел, ә дәүләт йортында, чит кешеләр каравында үтә. Шуңа да өлкәннәр көнен биредә уртак бәйрәм, гаилә бәйрәме дип атарга була.

Интернатта яшәүчеләрне бәйрәм белән котлаган һәркем җанга җылы, үзгә сүзләр табарга тырышты. Александр Никошин бердәм булып яшәргә, бер-берсенә ярдәмчел булырга өндәде. Татьяна Воропаева исәнлек теләде. Интернатта яшәүчеләргә район башлыгы, Хәйруллинның Хәйрия фонды, депутат Фоат Вәлиев исеменнән бүләкләр тараттылар. Аннары интернат директоры Владимир Кузнецов белән бүлмәләреннән чыгып йөри, урыннан тора алмаган иң өлкән әби-бабайларны да тәбрикләделәр кунаклар.

Авылдашлар өчен зур табын

Түбән Әлки җирлегенә кергән авылларда яшәүче өлкәннәрнең күпчелеген мәктәпкә бәйрәм мәҗлесенә чакырганнар. Биредә укучылар һәр килгән кунакны елмаеп каршыладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Әби-бабайлары өчен концертны да мәктәп коллективы әзерләгән. Ә табын коруда "Ремтехсервис" оешмасы, "Яшь көч" җәмгыяте, бертуган Шәйхетдиновларның зур ярдәме тигән. Уйлап карагыз әле, бәйрәмгә бит 135 кеше чакырганнар! Һәркайсына сый-хөрмәт тә җитте, җылы сүз дә иреште. Район башлыгы Александр Никошин, Дәүләт Слветы депутаты Татьяна Воропаева өлкәннәргә исәнлек һәм балаларының, оныкларының рәхмәтле кайгыртуын тоеп озак яшәүләрен теләделәр. Чынлап та, тормышыбыз хәзер бик рәхәт, мул, җитеш бит. Шул рәхәткә тиенеп, сөенеп, авырмый-сызланмый озак яшәсен иде өлкәннәребез. Һәр очрашуда диярлек әйтелгәнне кабатлыйсы килә: "Сез әле безгә бик кирәк, өлкәннәребез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев