Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сихтермә-Хузангайга сокланмаслык түгел шул

Россия чуашлары милли-мәдәни автономиясе Федераль советының күптән түгел Казанда утырышы уза. Анда "Татарстан чуашларының этнокультура үсеше. Чынбарлык һәм киләчәк" дигән тема тикшерелә. Соңрак Россия чуашлары делегациясен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итә. Ә икенче көнне әлеге делегация тулы состав белән диярлек районыбызга килде.

Араларында югары дәрәҗәдәге хәрбиләр, судьялар, танылган спортчылар, язучы-шагыйрьләр булган делегация Әлки җирендә чуаш халык шагыйре Петр Хузангайның туган авылында булды. Сихтермә-Хузангай авылына юл тотканчы кунакларга "Карга" мегафермасын күрсәттеләр. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган делегация вәкилләре иң заманча технология буенча эшләүче савым комплексын бик кызыксынып карадылар. Аларны озатып йөрүче район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга кунаклар бик күп сораулар бирделәр. Делегация балалар иҗат йортында, "Алинә" универсаль спорт залында да булды.
Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда кункларга шактый кызыклы экспонатлар күрсәтелде. Бигрәк тә космоска кагылышлы бүлекне мавыгып карадылар, "Эх, бу экспонатларны безнең балаларга күрсәтәсе иде",-дип тә куйдылар.
Аннан без делегация белән "Хузангай" кооперативында булдык. Борчак, ашлык белән шыплап тулган зур-зур амбарларны күргәч: "Вәт байлык кайда", дип бер тел шартлатсалар, көнбагыштан май сыктыру цехын, тегермән эшен, үзләре үстергән игеннән ясаган ярмаларны капларга тутыру цехын карагач тагын бер гаҗәпләнделәр, "боларга бернинди кризис та янамый икән", диештеләр. Соңрак үзара фикер алышулар барышында авыл хуҗалыгында эшне ничек оештыру хакында сүз чыккач: "Хузангай" хуҗалыгын бөтен Рәсәйгә эталон итеп күрсәтергә мөмкин", дип бәя бирделәр.
Сүз дә юк, "Хузангай" кооперативының бүген шулай уңышлы эшләп китүендә шушы авылда туып-үскән, озак еллар Мари-Эл республикасында "Звениговский" хуҗалыгын җитәкләгән Иван Казанковның өлеше бик зур. Хуҗалыкны аякка бастыруга зур инвестицияләр кертелүне исәпкә алып, Татарстан хөкүмәте дә бу төбәккә шактый күләмдә финанслар юнәлтте - авылга асфальт юл килде, музей-клуб салынды, мәктәпнең яңа бинасы төзелеп файдалануга тапшырылды, Хузангай табиблык амбулаториясенең яңа корпусы төзелеп бетеп килә. Ә инде күпме гаиләләр яшьләр программасы нигезендә яңа өйләр җиткереп керделәр. Игенчелек эшләрендә дә хуҗалык Татарстан биргән төрле субсидияләрне һәр елны мулдан алып килә.
Бүген инде "Хузангай" кооперативы икътисадый яктан үзен-үзе тәэмин итә алырлык мөстәкыйль хуҗалык буларак эшли. Хуҗалыкның шулай ныклы адымнар белән яши-эшли башлавында район җитәкчелегенең, белгечләренең булышлыгы да зур булды. Һәм, билгеле инде, урындагы җитәкче- белгечләрнең, эшче-хезмәткәрләрнең тырышлыгы бәхәссез.
Петр Хузангай музей-клубында кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк һәм өй сырасы белән, татар, чуаш, рус телләрендә сәламләп каршыладылар. Клуб фойесында балаларның кул эшләреннән ясалган күргәзмә оештырылган иде. Балалар ясаган кайбер әйберләрне истәлек итеп сатып алучылар да шактый булды.
Билгеле, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган чуаш автономияләре җитәкчеләрен беренче чиратта Петр Хузангай музее кызыксындыра иде. Музей директоры Олег Мурзин кунаклар өчен гаять бай эчтәлекле экскурсия оештырды, якташ шагыйребезнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы бик күп сорауларга җавап бирде. Аннан клубта район сәнгать осталары концерты булды. Җанлы сөйләшү Хузангай урта мәктәбендә әзерләнгән чәй өстәлләре артында дәвам итте.
РФ Президенты Идарәсе киңәшчесе А.А. Ротермель:
-Без Казанга килеп төшкәч аның нинди матур үзгәрешләр кичерүенә бер гаҗәпләнсәк, бүген Петр Хузангай туган төбәктә авыл хуҗалыгының ничек ныклы адымнар белән алга баруына ихластан сөенеп китәбез,-дип, делегациянең уртак фикерен белдерде.
Татарстанның чуаш милли-мәдәни үзәге советы рәисе Константин Яковлев, җылы каршы алып зур кунакчыллык күрсәткән, эчтәлекле, дустанә һәм файдалы сәяхәт оештырган өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга һәм "Хузангай" кооперативына ихлас рәхмәтләр әйтте. Киләчәктә дә шундый сөенечле үзгәрешләрегез һәм уңыш-казанышларыгыз күп булсын, дигән теләк белән саубуллаштылар кунаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Государственный Совет