Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су белән тәэмин итү яхшыра

Бу көннәрдә Базарлы Матакның Маклашевка дип йөртелгән өлешендәге урамнарда куәтле техника эшли: экскаватор траншеялар казый, аларга полиэтилен трубалар салына. Эшчеләр, Бакча урамнарының буеннан-буена, Ирек Сөләйманов урамына суүткәргечләр алыштырыла. Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин әйтүенчә, суүткәргечләрне алыштыру өчен проект-смета документларын халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчасына эшләтеп алганнар....

Бу көннәрдә Базарлы Матакның Маклашевка дип йөртелгән өлешендәге урамнарда куәтле техника эшли: экскаватор траншеялар казый, аларга полиэтилен трубалар салына.

Эшчеләр, Бакча урамнарының буеннан-буена, Ирек Сөләйманов урамына суүткәргечләр алыштырыла. Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин әйтүенчә, суүткәргечләрне алыштыру өчен проект-смета документларын халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчасына эшләтеп алганнар. Аннары Татарстан Президентына хат юллаганнар. Нәтиҗәдә су системасын яңарту эшләре ТР Газлаштыру фонды аша "Газгидрострой" җәмгыятенә йөкләнелгән.

-Билгеле булганча, халыктан җыелган үзара йөкләнгән салымның һәр 1 сумына республика 4 сум акча өсти. Бу зур чыгымлы эшне без нәкъ менә шул акчаларга таянып башкарабыз да инде. Алга таба Төзүчеләр, Такташ, Актай урамнарында 1900 метр суүткәргечләр алыштырылачак (аның да проектлары үзара йөкләнгән салым акчасына эшләнә). Һәм район үзәгенең көнбатыш ягына скважина казуны, 50 куб метр су сыешлы башня оештыруны да планлаштырдык. Бусы да Татарстан Президенты ярдәме белән эшләнә,-ди Рәшит Мусин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев