Су да ваемсызлыкны кичерми
Бу җәйдә республикада суга батып үлү очраклары аеруча күп. Белгечләр, коткаручылар әйтүенчә, суда гомерләр өзелү нигездә коенучыларның саксызлыгы, элементар кагыйдәләрне үтәмәве аркасында килеп чыга. Шөкер, быел районыбызда суга бату очраклары булганы юк. Әмма беркемгә дә су кергәндә саклык чаралары хакында онытырга ярамый. Коену фаҗига белән төгәлләнмәсен өчен кеше нәрсәләр белергә,...
Үзегезгә таныш булмаган, коену өчен билгеләнмәгән сулыкларда су кермәгез. Тирәнлеге, су төбенең рельефы билгеле булмаган урыннарда суга чуммагыз. Үзегез генә коенмаска тырышыгыз. Еракка йөзеп керү дә куркыныч - хәлең бетүе, кире чыгарга көчең җитмәве мөмкин.
Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә су коену аеруча куркыныч. Статистика мәгълүматларына караганда, батып үлүчеләрнең күпчелеге айнык булмаган.
Коену урыннарын чикләүче билгеләрне узып йөзмәгаз, моторлы көймәләр, бүтән су транспорты тирәсенә якын йөзеп килмәгез - бу хәвефле. Иптәшләрегезне ярдан, вышкалар, трамплиннардан суга төртеп төшермәгез. Арып, туңып беткәнче озак коенмагыз. Балаларны олылар күзәтүеннән башка сулыклар янында калдырмагыз, аларны йөзәргә өйрәтегез.
Коенганда хәвефсезлек чаралары
Иң яхшысы - иртән яисә кичен, кояш кыздырмаганда, эссе сугу куркынычы булмаганда коену. Суның температурасы 17-19 градустан да түбәнрәк булмаска тиеш, һәм суда 20 минуттан да озаграк тору ярамый, бу вакыт 3-5 минуттан башлап әкренләп кенә арта барырга тиеш. Туңганчы коенмагыз, чөнки моның көзән җыеруга, аңны югалтуга китерүе мөмкин. Берничә мәртәбә 15-20 шәр минут коенып алып, тәнәфесләрдә хәрәкәтчән уеннар уйнау яхшы.
Кояшта озак булганнан соң кинәт суга керергә ярамый, суда туңу мускулларның кискен рефлектор кыскаруына, ә бу сулыш алу туктауга китерү мөмкин. Исерек килеш суга керүнең дә ахыры бик аяныч тәмамлануы ихтимал, чөнки алкоголь баш миендәге кан тамырларын киңәйтүче һәм тарайтучы үзәкне блокадалый, ягъни камап ала.
Махсус җиһазландырылган пляж булмаса, коену өчен комлы сөзәк төпле урынны сайлау мәслихәт. Су кергәндә сезне агым алып китә башлаган икән, аның белән көрәшергә маташмагыз. Мондый очракта агым буйлап түбәнгә таба йөзәргә, әкрен-әкрен борылып ярга якынлашырга кирәк. Чоңгылга эләксәгез дә югалып калмагыз. Үпкәгезгә күбрәк һава алып суга чумыгыз һәм кискен рәвештә читкә тайпылып өскә чыгыгыз.
Суда батучыга ярдәм күрсәтү ысуллары
Батучы кеше һәрвакыт инстинктив һәм аңсыз рәвештә эш итә. Ул үзен коткаручыга чытырдап ябыша һәм аны да үзе белән су астына тарта. Профессиональ коткаручыларны батучы кеше янына бик сакланып, кулга нинди дә булса әйбер тотып (батучы шуңа ябыша алсын өчен) якынлашырга өйрәтәләр.
Суда батучыны коткаруның берничә ысулы бар:
-Бату куркынычы янаган кешегә ул ничек хәрәкәт итәргә тиешлеген ачык һәм кыска итеп әйтегез, аның котылуга ышанычын арттырырга тырышыгыз, күзләренә карагыз.
-Батучы кеше ерак булмаса, һәм кул астында кулай әйбер булса, аны зыян күрүчегә ташлагыз.
-Кул астында, әйтик, ишкәк яисә бау булса, аны батучыга сузыгыз, шул рәвешле кешене судан тартып чыгарыгыз.
-Әгәр кеше сай сулыкта бата башласа, суда аңа якынлашырга һәм коткару чарасы сузарга тырышыгыз. Үзегез су төбендә ышанычлы басып торып, бер кулыгыз белән аңа колга һ.б. әйбер сузыгыз. Кешеләр күбрәк булса, алардан тере чылбыр төзергә дә мөмкин.
-Әгәр көймәдә булсагыз, аннан батучыга коткару чарасы ташларга мөмкин. Шуннан соң инде аны көймәгә тартып менгезергәме, әллә суда өстерәп барыргамы икәнен хәл итәргә кирәк. Бу очракта батучының авырлыгын, аның нинди хәлдә булуын, көймәнең ныклыгын исәпкә алырга кирәк. Батучыны коткарганда беркайчан да көймәдә басып тормагыз.
-Әгәр сез батучы янына йөзеп киләсез икән, аңа артык якынлашмагыз, берникадәр арада туктап, коткару чарасын сузыгыз. Үзен дә аяклары белән хәрәкәтләнергә мәҗбүр итәргә тырышыгыз һәм коткару чарасы ярдәмендә ярга таба тартыгыз.
-Батучы янына йөзеп килгәч, ул үзе аяклары белән хәрәкәтләнерлек хәлдә булмаса, бәлагә тарыган кешене буксир чарасы (бау, сөлге) белән тартыгыз. Батучының сезгә тотынуына юл куймагыз.
-Зыян күргән кеше аңсыз хәлдә икән, аның башын су өстендә тотарга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев