Табигатькә яраклашырга кирәк
1 апрельдә гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда язгы ташуга әзерләнү, әлеге чорны имин, зыян күрмичә үткәрү чаралары хакында сүз барды.
Табигать март урталарында ук, безнең язгы ташудан саклануга ничек әзерләнүебезне сынагандай, берничә көн җылы яңгырларын яудырды. Елга, күл, буаларда су күләме күзгә күренеп артты. Кече Чирмешән елгасында су урыны белән 5 метрга чаклы күтәрелде. Ә суның 6 метргача күтәрелүе бу елга өчен инде куркыныч санала. Күп кенә авылларда, бигрәк тә Базарлы Матакта өйләргә, терлек абзарларына, идән асларына, бәрәңге базларына су төшү турында хәбәрләр күбәйде. Ярый әле табигать сынаулары озакка сузылмады - көннәр суытып җибәрде. Әмма бу беренче язгы су басу нык кисәтте - безгә табигатькә җайлашып эшләргә, мондый хәлләргә алдан ук әзерлек алып барырга, хәвефсезлек чараларын күрергә кирәк.
Яңгыры, карлары, кышкы суыклары белән март ае артта калды. Аңа алмашка килгән апрельне синоптиклар елдагыдан җылырак булыр дип фаразлыйлар. Димәк, без әле шактый сакланган кар катламының 2-3 көндә эреп, сулыкларның янә тулып ташуына әзер булырга тиешбез.
Утырышта чыгыш ясап, "ПМК-Мелиорация" җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев райондагы 18 буаның да даими контрольгә алынуын хәбәр итте. Ул бары тик Кошки авылы янындагы буа буенча гына борчылырга урын булуын әйтте. Әлеге буаны арендага алучы аның суын көзен дә җибәрмәгән, хәзер дә, зур куркыныч тудырып, буа капкаларын ачудан баш тарта. Янәсе, сулыктагы балыклары зыян күрә.
Утырыш эшендә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин гадәттән тыш хәлләр комиссиясенә бу буаның торышын тикшереп бәяләү һәм тиешле чара күрү бурычын йөкләде.
Районда кар катламы март аенда 23 сантиметр тирәсе тәшкил иткән. Бу әлеге чор өчен уртача күрсәткечнең 68 проценты, ә узган елгы белән чагыштырганда 55 процент дигән сүз. Җир 145 сантиметрга кадәр туңган. Боларны исәпкә алып шуны фаразларга була: кинәт җылы көннәр башлану елга-буалардагы суның биеклеге нормадан 20-180 сантиметрга чаклы узып китүгә китерергә мөмкин.
Район янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Дмитрий Романов һәр сулыкта тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылачагын белдерде. Су басу куркынычы булган авылларда халыкны эвакуацияләп, вакытлыча яшәп тору урыннарын булдыруны алдан кайгыртканнар. Шулай ук малларның сакланышын тәэмин итү чаралары да кайгыртылган.
«Роспотребнадзор»ның район бүлеге җитәкчесе Алмаз Авзалов язгы ташу чорында эчә торган суларның сыйфатын даими контрольдә тотачакларын әйтте. Ул шулай ук халыкның яшәү урыннарын кимерүчеләрдән (тычкан, күсе) саклау чаралары күрүнең мөһимлеген ассызыклады, бу җәнлекләрнең йогышлы чирләр тарату куркынычы зур булуын искәртте.
Кече Чирмешән елгасы язгы сулар белән тулып ташыгач, районыбызның Иске Камка авылындагы бер урам ел саен су белән бүленеп кала. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров комиссия утырышында ташу уңаеннан күрелгән әзерлек чаралары хакында хисап тотты. Һәр ташу вакытында биредә 31 йорт авылдан бүленә. Бу чорда әлеге урамга ике тимер көймә йөреп тора. Авыл кешеләре, зур зыян күрүдән сакланып, һәркайсы диярлек йортларын, каралты-кураларын иминиятләштергән.
Кече Чирмешән ике елның берендә Чуаш Кичүе авылының берничә урамын борчымый калмый. Монда да язгы ташудан саклану чаралары күрелгән. Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закировага алдагы 2-3 көндә тимер көймә сатып алу бурычы куелды.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рафик Галләмов ташу чорында биотермик базларны (үләт базлары), аеруча түләмә (сибирская язва) белән зарарланган мал үләксәләре күмелгән базларны язгы сулардан саклауны контрольгә алу зарурлыгын әйтте. Бу да бик мөһим мәсьәлә, чөнки төрле йогышлы чирләрнең су аша таралу ихтималы бар.
Фердинат Мидхәтович язгы ташу чорында халыкның хәвефсезлеген, шәхси һәм җәмәгать милкен саклау буенча барлык чараларны да күрү зарурлыгын басым ясап әйтте. Ул бигрәк тә буаларның торышын, плотиналарның ныклыгын контрольдә тотуның, моның өчен әлеге сулыкларда тәүлек әйләнәсе кизү торуны оештыруның мөһимлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев