Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Табигый байлыгыбыз сагында

Җете төсләргә бай көз алтын яфраклар белән җирне каплый һәм юмарт уңышы белән сөендерә. Ул елның башка фасылларыннан үзгә. Җәй белән көз очрашкан мәлдә, сентябрьнең өченче якшәмбесендә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

"Әлки урманчылыгы" дәүләт учреждениесенең 35 кешене берләштергән коллективы бәйрәмнәрен матур күрсәткечләргә ирешеп каршы ала. Иң мөһиме - "Әлкиурман" дәүләт бюджет учреждениесе белән ике арада кабул ителгән контракт үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәлә. Мәсәлән, 238 гектарда яшь агачларга карау үткәрелгән, 47 гектарда нарат, имән һәм корычагач үстерелә. Үткән елда киселгән 46 гектар мәйданда каен һәм усак табигый юл белән торгызыла.
Урман инспекторлары үткәргән. 82 тикшерү чарасы нәтиҗәсендә урманны законсыз кисүнең 14 факты ачыкланган.
Бер генә янгын да булмаган - бусы тагын зур шатлык.
Әлки урманчылыгы белән Евгений Васяйчев җитәкчелек итә. Ул урман мастерыннан урманчылык директоры дәрәҗәсенә кадәр хезмәт юлы үткән белгеч, үз тирәсендә тырыш, бердәм коллектив туплады. Коллективта һәркем хөрмәткә лаек. Ә менә Чуаш Кичүе участок лесничие Ирина Анатольевна Мамбетованы биредә аеруча ихтирам итәләр. Менә 14 ел инде ул урман сагында, иң зур урманчылык участокларының берсен җитәкли. Үзе Себер кызы ул, Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә туып үскән. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, безгә эшкә килгән һәм Чуаш Кичүендә төпләнгән. Биредә урнашуының тагын бер сәбәбе - тормыш иптәше Даниил Мамбетов. Дөрес, танышып, бер-берсен гомерлек яр итеп сайлаулары Себердә үк булса да, иренең әнисе янына безнең якларга кайтырга дигән карарга киләләр яшьләр.
Ирина Анатольевнага һөнәренең серләренә төшенергә ул вакытта Чуаш Кичүе урманчылыгын җитәкләгән Валентина Акулова булыша, урманны яратырга һәм якларга өйрәтә.
Ни өчен шушы һөнәрне сайлаган соң Ирина? Чөнки мин бөтен барлыгы белән урманны яраттым, биредә мин бәхетле, үз-үземнән канәгать"-дип җавап бирә ул әлеге сорауга. Гаиләсендә дә бик бәхетле Ирина: тормыш иптәше белән кулга-кул тотынып эшлиләр, бергәләп дүрт малай һәм бер кыз табып үстергәннәр, инде оныклары да бар. Балалары белән горурланалар, икесе инде үз гаиләләрен корган, ә өчесе мәктәптә тырышып укыйлар, йорт эшләрендә бик булышалар.
Ирина Анатольевна Чкаш Кичүе мәктәбендә үз кеше, менә берничә ел инде биредә мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Балалар урман культуралары орлыгын җыюда, урман утыртуда, табигатьне саклауда урманчыларга ярдәм итәләр.
15 сентябрьдә безнең урман хуҗалыгы хезмәткәрләреннән бертөркем Казанда үтәчәк бәйрәм чараларына барырга җыена. Алар арасында Ирина Мамбетова да бар.
Урманнар - тормышыбыз иминлегенең аерылгысыз бер өлеше. Ә аларны үстерүчеләр, саклаучылар барыбыз өчен дә мөһим эш башкаралар. Аларга уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Алькилес"