Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Талип батыр яшь көрәшчеләрне җыйды

Район үзәгендәге "Алинә" спорт залында үткән шимбәдә күп тапкырлар район Сабантуйлары батыры, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган республика турниры җиңүчесе Талибулла ага Яруллин истәлегенә татарча көрәш буенча ачык турнир узды. Ярышта Әлки, Алексеевск, Аксубай, Лаеш, Спас, Балык Бистәсе, Чистай районнарыннан иң көчле 138 көрәшче бил алышты. Талибулла ага Яруллин...

Район үзәгендәге "Алинә" спорт залында үткән шимбәдә күп тапкырлар район Сабантуйлары батыры, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган республика турниры җиңүчесе Талибулла ага Яруллин истәлегенә татарча көрәш буенча ачык турнир узды. Ярышта Әлки, Алексеевск, Аксубай, Лаеш, Спас, Балык Бистәсе, Чистай районнарыннан иң көчле 138 көрәшче бил алышты.
Талибулла ага Яруллин Иске Камка авылында туган. Соңрак ул гаиләсе белән район үзәгенә күченә, "Сельхозхимия" берләшмәсендә тракторчы булып эшли.
Талибулла абый картлыгында кызлары, уллары тәрбиясендә яшәде, олы яшькә җитеп быел арабыздан китеп барды. Ул күп еллар мәчеткә йөрде, намазда булды. Урыны оҗмахта булсын.
Талип ага Яруллин истәлегенә ярышның спонсоры булырга "Татмелиорация" траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков теләк белдергән. Ул "Сельхозхимия" белән җитәкчелек иткән чорда Талип ага берләшмәнең иң уңган һәм алдынгы механизаторларыннан берсе була.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов яшь көрәшчеләрне һәм җанатарларны сәламләп чыгыш ясады.
-Талип абый Яруллин күп еллар дәвамында район Сабан туйларының баш батыры булган кеше. Ул берничә мәртәбә республика бәйгеләрендә дә зур җиңүләр яулады. Аның казанышларын дәвам иттерү бүген сез - яшьләр бурычы,-дип мөрәҗәгать итте ул бәйгедә катнашучыларга.
Спорт мастеры Әнвәр Галимов Сабантуйлар батырының авылдашы, якын дусты булган.
-Талип абый акыллы, эшчән, сабыр кеше булып күңелемдә саклана. Келәмдә ул һәрчак чиста көрәшер иде,-дип хатирәләрен уртаклашты ул. -Үзе кебек уңган-булган биш бала тәрбияләп үстергән әти дә әле ул. Талип абый бульдозерда эшләгән чагында Мәүләшәдән Иске Камкага кадәр күтәрткән юл эшләп, анда да үзенең истәлеген калдырды.
Баш хөкемдар Рәмис Вафин келәмдә зур бәйге алышларының башлануын хәбәр итте. Гадәт буенча, бил алышырга башта иң кечкенә өметле көрәшчеләребез чыкты. Бу үлчәмдә Балык Бистәсе көрәшчеләре шактый көчле команда алып килгәннәр икән. Алар 2005-2006 елларда туган малайлар арасында төрле үлчәмнәрдә биш беренче урынның өчесен алдылар. Ә икесен Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллин һәм Илзат Әхмиров яулады. Ике яшь көрәшчебезнең дә тренерлары Илдар Әхмиров.
2002-2004 елларда туган малайлар арасында әлкилеләр алдынгылыкны беркемгә бирмәде. Әхмәттән Фәнил Низамиев (тренеры Рәмзис Сәлахов) 30 килограммга кадәр үлчәмдә алтын медаль яулады. Ул әле яңа гына Нурлатта узган бәйгедә дә беренче урынны алып кайткан иде. 36 кг га кадәр авырлыкта Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин (тренеры И. Әхмиров), 40 кг га кадәр - Салманнан Алмаз Хәйруллин (И.Хәйруллин), 45 кг га кадәр - Әхмәттән Раил Шиһапов (Р.Сәлахов) батыр булып калдылар.
1999-2001 елларда туучылар арасында да безнең чемпионнар байтак булды. Алпардан Илнар Демидов (45 кг), Базарлы Матактан Шәвкат Нуретдинов (50 кг) һәм Рәмзил Абдуллин (55 кг) җиңүче булдылар. Тренерлары Илдар Әхмиров үзенең шәкертләре белән горурлана ала.
Җиңү яулаган көрәшчеләребезгә иганәче Әнвәр Залаков исеменнән акчалата бүләкләр һәм Талип ага Яруллин истәлеге бәйгесе медальләре, дипломнары тапшырылды.
Турнирга "Татмелиорация" генераль директоры урынбасары якташыбыз Мансур Нотфуллин кайткан иде. Ул 70-80 нче клларда районда мелиорация системасында хезмәт куя. Аннан Әнвәр Залаков җитәкләгән оешмаларда финанс бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкара. Мансур абый туган авылы Апак мәчетен торгызуда зур ярдәм күрсәткән кеше.
Р.S. Талип Яруллин истәлегенә үткән көрәш бәйгесе ТНВ каналында да күрсәтелде.

Минвәгыйзь Сафин, пенсионер, күп еллар дәвамында район Сабан туе комиссиясе җитәкчесе булды:

-Сабан туе бит ул авыл җирендә халыкның ел буе көтеп алган бәйрәме иде. Ә көрәш ул бәйрәмнең иң матур бизәге булды. Бигрәк тә мәйданга авыр үлчәмдәге баһадирлар чыккач халык җанланыр иде. Талип Яруллин да авыр үлчәмдә көрәшкән пәһлеван. Элек бит очко, минутлар санау юк иде. Көрәш көндәшеңне чиста екканчы дәвам итте. Талипка исә көндәшен чирәмгә сырты белән салыр өчен минутлар, кайчак секундлар да җитәр иде. Ул үзе еккан көрәшчегә карата да мәрхәмәтле булды. Аны чирәмнән торгызырга ярдәм итәр иде. Соңрак Талип батырга алмашка Рәшит Сәмигуллин килде. Урта үлчәмдә
Карамалыдан Габдулла Сафиуллин бар иде. Алар бик оста көрәштеләр.
Ә инде Талип кебек батырларга тренерлар белән шөгыльләнергә туры килмәде. Ул бары беләгендәге көче, табигый осталыгы, баһадирлыгы белән алдырды.
Мансур Нотфуллин, "Татмелиорация" генераль директоры урынбасары:
-Талип абый чын авыл кешесе иде. Эшкә батыр, үзе шаян, үзе сабыр. Күп яшьләрне хезмәткә өйрәтүче, тәрбияләүче дә булды. Аның кебек уңган тракторчылардан Фәргать Әхмәтовны, Нәфикъ Әхмәтовны хәтерлим. Алар мәрхүмнәр инде. "Сельхозхимия" бит ул елларда бик зур предприятие иде. 37 берәмлек К-700, 25 берәмлек Т-150 тракторлары, 114 «КамАЗ»ыбыз бар иде. Районда алты филиал эшләде. 400 дән артык кеше хезмәт куйды. Үзебезнең клуб, медпункт, ашханә, мунча, балалар бакчасы эшләп торды. "Ромашка" балалар бакчасына бүген дә безнең компания ярдәм күрсәтеп тора. Без районда мелиорация буенча күп эшлибез. Былтыр Чуаш Борнаенда буалар ясадык. Быел Чуаш Кичүендә, Апакта сулыклар ясарга җыенабыз. Бүген районда Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендә мелиорация коллективы бик зур эшләр башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев