Ташбилге авылында үзара салым средстволарының күп өлешен авыл эчендә юллар салу һәм ремонтлауга юнәлдерергә уйлыйлар
Ташбилге һәм Урта Биктимер авылларын үз эченә алган җирлектә 470 кеше яши, аларның 262 се хезмәткә сәләтле яшьтә.
Вахта ысулы белән Юхмачы, Чаллы терлекчелек комплексларында, "ВостокЗернопродукт", "Хузангай" җәмгыятьләрендә, шулай ук бюджет оешмаларында эшлиләр.
Авылның үзенең дә терлекчелек фермасы бар иде. Симертүдәге малларда йогышлы чир табылу сәбәпле, ике ел чамасы элек ул вакытлыча ябылды. Җыенда ферманы кабат терлекләр белән тутырып эшләтеп җибәрү хакында сүз кузгаттылар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин әйтүенчә, бушатылган терлек абзарларында карантин чаралары, дезинфекция эшләре дәвам итә. Җәен кардаларда һәм биналарда берникадәр ремонт та башкаргач, көзгә таба фермага малларны кайтарып булачак, ди ул. Район башлыгы Александр Никошин, бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигеп, ферманы ачуны тизләтергә кушты.
Теләге, тырышлыгы булган кешегә эшләргә җае да килеп тора бит ул.
Авыл җитеш- терүчесенә ярдәмгә юнәлдерелгән һәр яңа дәүләт программасын хуплап каршы алып, үз эшләрен ачарга тәвәккәлләгән эшлекле гаиләләр байтак Ташбилгедә. Хәзер биредә дүрт к р е с т ь я н - ф е р м е р хуҗалыгы, дүрт кече ферма эшли. Шәхси х у җ а л ы к л а р ы н д а күпләп терлек асрап, ит-сөт, яшелчә сатып гаилә бюджетын тулыландыручылар шактый. Алар Казанда үткәрелә торган авыл хуҗалыгы я р м и н к ә л ә р е н д ә һәрчак актив катнашып киләләр. Халыктан сөт җыю биредә бик әйбәт оештырылган. Былтыр ташбилгелеләр үзләреннән арткан 539 тонна сөтне сатып, 9236 мең сум акча эшләгәннәр. Һәр сыер уртача 83207 сум акча китергән дигән сүз бу. Бүген биредә 50 хуҗалык сөт тапшыра.
Билгеле, терлек асрагач, мәшәкате- проблемасы да чыгып тора. Әйтик, бозавы да, сөте дә булсын өчен сыерны вакытында каплату зарур. Узган елгы җыенда да авыл халкы: "Көтүгә үгез чыгарасы иде", дигән мәсьәлә күтәргән иде. Бу юлы да шуны кузгаттылар. Авылда малларны ясалма орлыкландыру буенча тәҗрибәле һәм оста белгеч бар, билгеле. Әмма ул Юхмачы терлекчелек комплексында да эшләү сәбәпле, авылда әлеге хезмәтне башкарырга өлгереп бетә алмый икән.
Үгез мәсьәләсенә килгәндә, биредә җавап бер генә: аны көтүгә кайтару булмаячак. Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин халыкка моны нигезләп, инандырырлык итеп аңлатты.
- Үгезне һич кенә дә көтүгә чыгарырга ярамый. Чөнки бу терлекләр арасында йогышлы авырулар таралуга китерәчәк,- ди табиб. - Кызганыч, сезнең авыл терлекләренең шактыенда лейкоз табылды. Бу чирнең һәм тагын да хәтәррәге - гематология авыруының малларны күпләп зарарлавына юл куймас өчен бүген без бары тик заманча технологияне - сыерларны ясалма орлыкландыруны гына кулланырга тиешбез.
Камил Хәйруллин җирлек җитәкчелеге белән берлектә авылда терлекләрне ясалма орлыкландыру мәсьәләсен җайга салачакларына ышандырды.
Узган ел авыл җирлегендә бик күп эшләр башкарылган. Актай елгасы аша күпер ремонтланган, "Чиста су" республика программасы нигезендә су башнясы эшләтеп җибәрелгән, аның тирәсе тотып алынган, урамнарга яктырткыч лампалар куелган һәм яңартылган, клуб тирәсендә, паркта агачлар утыртылган, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелгән… Барлык бу эшләрнең башында торучы инициативалы, эшлек- ле яшь җитәкче Рәмзил Әхмәдиевнең хезмәтеннән халык канәгать. Ул үзе дә авылда оештырыла торган барлык эшләрдә теләп катнашкан, үзара салымны вакытында һәм актив түләп барган өчен авылдашларына рәхмәт әйтте. Быел биредә үзара салым средстволарының күп өлешен авыл эчендә юллар салу һәм ремонтлауга юнәлдерергә уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев