Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Телне, милләтне саклау – алар кулында

27-30 августта Казанда V Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Анда дөньяның барлык кыйтгаларыннан 800 дән артык егет һәм кыз җыелды. Әлеге корылтайда районыбыз вәкилләре - Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Гатауллина һәм Н.Дәүли исемендәге гимназиянең инглиз теле укытучысы Гөлназ Шәрипова катнашуы хакында хәбәр иткән идек...

Г.Шәрипова. Бөтендөнья татар яшьләре җыеныннан без бик рухланып, тәэсирләнеп, күп яңа кешеләр белән танышып, яңа идеяләргә, мәгълүматларга баеп кайттык. Киң илебезнең барча төбәкләреннән генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән дә татар яшьләре килгән иде. Делегатларның иң яшенә - 15, иң олысына - 42 яшь, диделәр. Күбесе студентлар иде, шулай ук төрле профессияләр буенча эшләүчеләр, мәктәп укучылары да бар иде. Бу яшьләр искиткеч аралашучан, кызыксынучан, киң белемле, амбицияле. Төрле республикалардан, шулай ук Америкадан, Германиядән, Австралиядән, Латвиядән һ.б. илләрдән килгән яшьтәшләребез белән рәхәтләнеп аралаштык, төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштык, бәхәсләштек. Һәркайсыбыз өчен кызыклы да, файдалы да очрашулар булды ул.
Г.Гатауллина. Беләсезме, форумның буеннан-буена милли рух хөкем сөрде, шул безнең барыбызны да берләштерде. Бөтендөнья татар яшьләре җыены ике елга бер мәртәбә үткәрелә. Моннан алдагыларыннан аермалы буларак, бу форум гел татар телендә барды. Пленар утырышта, секцияләрдә чыгышлар татарча гына булды. Дөрес, күпләрнең телне белүләре чамалы иде, барыбер тырышып-тырмашып туган телдә сөйләделәр. Кайберәүләргә телне белмәгән өчен кызарырга-уңайсызланырга да туры килде, күпләр туган телне ныгытып өйрәнәчәкбез дигән ниятләрен әйттеләр. Чит яшәүче татарлардан өйрәнер нәрсәләр байтак безгә: Татарстаннан бик еракта туып-үссәләр, яшәсәләр дә, алар ана телен шактый яхшы беләләр, тагын да әйбәтрәк үзләштерергә омтылалар.
Г.Шәрипова. Аннан соң, чит илләрдән килгән яшьләрнең татар халкы тарихын тирәнтен белүләренә шаккаттым мин. Алар белән сөйләшкәндә үземнең кайбер тарихи фактлардан хәбәрдар булмавыма уңайсызланып та куйдым. Халкым тарихын һичшиксез җентекләп өйрәнәчәкмен, моның мөһимлеген укучыларыма да төшендерәчәкмен, дигән ниятне күңелемә беркеттем. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең Казанны, Татарстанны тарихи Ватаннары, рухи кыйблалары дип санауларына инандык. Алар бирегә ашкынып, шатланып килгәннәр, Казанны соклану катыш гаҗәпләнү белән карап йөрделәр, "Казан нинди зур һәм матур икән!" диештеләр.
Г.Гатауллина. Дөньяның бар почмакларыннан татар яшьләре Казанга, билгеле, күп проблемалар хакында уртага салып сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга дип җыелдылар. "Безнең бурыч - татар яшьләрендә милли хисләр тәрбияләү, тарихи үзаң уяту, гореф-гадәтләребезне кайтару, башка төбәкләрдә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгыту",-дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров форумның максаты турында сөйләгәндә.
Г.Шәрипова. Яшьләр җыены гаять югары дәрәҗәдә узды. Форумны ачуга багышланган пленар утырышта республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның, башка җитәкчеләрнең катнашуы бу чараның абруен, дәрәҗәсен тагын да күтәрде. "Казанга килүегез өчен рәхмәт! Сезне, яшьләрне борчыган мәсьәләләр безне дә борчый. Үзебез тырышмасак, безнең өчен беркем дә, берни дә эшләмәс. Кеше кайда гына яшәсә дә, татар телен өйрәнә алырга тиеш. Шуның өчен без киләсе ел башыннан "Әнкәй теле" дип аталган тел өйрәнү программасын эшләтә башлаячакбыз. Гыйбрәт өчен әйтәм: әле күптән түгел без Мордовия башкаласында юбилей чараларында катнаштык, шунда мордва телендә бер сүз дә ишетмәдек. Гореф-гадәтләребезне, әби-бабайларыбыздан килгән динебезне, телебезне саклау өчен көчегезне кызганмассыз дип ышанам,"-диде Рөстәм Нургалиевич, яшьләргә мөрәҗәгать итеп. Бу утырышта форум делегатлары үз төбәкләрендәге күп проблемалар хакында сөйләделәр. Каядыр татар мәктәпләре ябыла, татар телендәге балалар бакчалары юк, татарча китаплар, дәреслекләр җитми. Күбесе, билгеле, Татарстаннан ярдәм көтә. "Биредә әйтелгән фикер-тәкъдимнәр турында уйларбыз, аларны хәл итү юлларын эзләрбез",-дип вәгъдә итте Президент.
Г.Гатауллина. Пленар утырыштан соң төрле темалар буенча дүрт секциягә бүленеп сөйләштек. Гөлназ белән без "Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләр" дигән секцияне сайладык. Биредә сөенечле һәм борчулы чыгышлар да, кызу бәхәсләр дә булды. Сүз алып барылган мәсьәләләрнең күбесе безнең хезмәтебез белән аваздаш иде. Әйтик, татар теле дәреслекләре җитмәү безне дә борчый торган проблема. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе турында сүз барды - узган уку елында без бу акцияне үзебездә дә оештырдык һәм республикада беренче урын яуладык. Әлеге акцияне тагын һәм киңрәк колачлы итеп үткәрергә ниятлибез. Аның барышында без районның төрле оешма-предприятиеләрендә булабыз, төрле милләт кешеләре белән татар телендә аралашабыз, республикабызның бу дәүләт теленә аларның мөнәсәбәте хакында белешәбез. Мәктәбебездә татар телендә бик күп чаралар үткәрелә. Татарча спектакльләр, кече Сабантуй, тематик атналыклар...
Г.Шәрипова. Мин инглиз, испан телләрен беләм. Ә инде татар һәм рус телләре хакында әйткән дә юк. Күп телләр белү кеше өчен бик зур мөмкинлекләр ача бит. Ә инде туган телен һәркем белергә тиеш, дип исәплим. Без гаиләдә татар телендә сөйләшәбез. Укучыларыма инглиз теле өйрәтәм, шул ук вакытта татар һәм рус телләрен дә камил белү зарурлыгы хакында гел искәртеп торам.
Г.Гатауллина. Татар теле укытучысы булып эшли башлавыма 18 ел. Байтак вакыт инде рус телле балаларга татар теле өйрәтәм. Укучыларым татар телен бик теләп өйрәнәләр, берсе дә моны кирәкмәгән шөгыль дип санамый. Татарча дөрес итеп сөйләргә тырышалар. Тиздән "Татар иле" дигән яңа сайт ачылачак - бу хакта форумда ишетеп бик сөендек. Әлеге сайтта татар теле укытучылары өчен кирәкле материаллар да күп булыр дип өметләнәбез.
Г.Шәрипова. Форум дүрт көн барды, һәм безнең бер минут та буш вакытыбыз булмады. Һәр көн төрледән-төрле кызыклы чаралар белән тулы иде. Без Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә, Иске татар бистәсендә булдык, Г.Камал театрында Р.Зәйдулланың "Үлеп яратты" спектаклен, "Казан" бию ансамбле концертын карадык. Арчада "Кичке уен" бәйрәмендә, 30 августта Республика көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштык. Һәр җирдә бергәләп рәхәтләнеп татарча җырлар башкардык. Башкалабызда үткәргән бу дүрт көн, форумның барлык чаралары бездә искиткеч тәэсирләр калдырды. Инде алга билгеләгән уй-планнарны тормышка ашыруга үз өлешебезне кертергә, тырышлыгыбызны куярга дип дәртләнеп кайттык. Татар яшьләренең телебезне саклау, милләтебезне үстерү, аны дөньяга таныту турындагы максатлары һичшиксез тормышка ашсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Форум молодежи