Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган ягыбызны кайгырта алар

Туып-үскән төбәгеннән кайчандыр күчеп китеп, читтә яшәүчеләр һәрчак ул җирне сагынып гомер кичерәләр.

Чөнки җирсү дигән төшенчә һәркемгә билгеле һәм таныш халәт.
Аеруча авыл җирендә туып, аның ямьле табигать кочагында - яшел чирәмле, аллы-гөлле чәчәкле болыннарында, җиләкле урман аланнарында, салкын сулы чишмә буйларында аунап-тәгәрәп үскәннәр өчен кадерле ул Туган җир. Шуңа күрә дә алар кендек каннары тамган җиргә һәрвакыт ашкынып кайталар. Кайтмыйча торганда, үзләре яшәгән шәһәрләрдә авылдашларын гына түгел, райондашларын очратсалар да сөйләшеп туя алмыйлар. Нәтиҗәдә әлеге якташлар туганнарына тиң якын кешеләр булып китәләр.
Башка күп кенә районнар белән беррәттән 1993 елда Әлки районыннан чыкканнар да якташлык җәмгыятенә нигез салдылар һәм ул 2011 елда рәсми рәвештә теркәлде. Җәмгыятьнең беренче съездында аның Уставы, символикасы беркетелеп, районнан чыгучылар турында мәгълүмат базасы тупланды.
ТР Дәүләт Советында бүлек мөдире урынбасары булып эшләүче, урта әлкиле Ришат Хафизов җитәкләгән әлеге җәмгыять район тормышында актив катнашып, аның проблемаларын хәл итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Беренче елларда Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә уздырылган якташлар җыеннарында республиканың, илнең төрле почмакларында уңышлы гына тормыш итеп, эшләрен күркәм алып баручы әлкилеләр (чыгышлары, тамырлары буенча) районны һәм туган авылларын ничек күтәрү турында сөйләшеп кенә калмыйча, бу максатларда матди ярдәм күрсәтү хакында да фикерләшеп, кем ничек булыша алуын җиткерәләр. Узган елның көзендә ниһаять, чираттагы җыен район үзәге Базарлы Матакта үткәрелеп, андагы чыгышлардан аңлашылганча, алдан бирелгән вәгъдәләр үтәлеп, район үзәгенең дә, авылларның да якташлары тарафыннан дистәләрчә миллион сумнар торучы ярдәм алулалары билгеле булды.
Турысын әйтергә кирәк, Әлки районы үзенең күренекле шәхесләре белән дә лаеклы горурлана ала. Бөтен Россиягә танылган берничә якташыбызны атап, аларның Әлки районын күтәрүгә керткән биниһая зур өлешләрен әйтеп үтми мөмкин түгел. РФ Дәүләт Думасының берничә чакырылыш депутаты Айрат Хәйруллин, мәсәлән, районыбызны бөтен илгә танытты. Аның эшләре белән танышыр өчен районга хәтта Д.Медведев та килгән иде. Атасы Түбән Әлкидән булганга, бала чагында каникулларын авылда уздырган Айрат, районның терлекчелек һәм игенчелек тармакларын моңа кадәр күрелмәгән үсешкә күтәреп, Әлкине Татарстанның алдынгы районнары рәтенә менгерде!
Айрат Хәйруллин республикада беренчеләрдән булып район кадәр районны зур үсешкә ирештерү үрнәген күрсәтсә, икенче данлыклы якташыбыз, Сихтермә авылында туып-үсеп, Россия дәрәҗәсендә танылган, элеккеге РФ Дәүләт Думасы депутаты Иван Казанков республикада беренчеләрдән булып, юкка чыгуга дучар ителгән авылны үлемнән алып калып, чәчәк атучы, гөрләп үсеп килүче авылга әйләндерде. Якташлары тарафыннан күрсәтелгән мондый күркәм үрнәккә мисал иттереп санарлык авыл Татарстанда тагын бармы икән?!
Әлки җире шулай ук татар халкына да күренекле әдип - Нәби Дәүлине дөньяга китергән төбәк. Халык телендә Мәүләшә дип атала ул авыл. Ни аяныч, бетеп баручы авыл шул инде ул. Ә легендар балет биючесе, дөньякүләм танылган зат Рудольф Нуриев?! Аның газиз әнкәсе Әлки районының Төгәлбәй авылыннан ич! Композитор, бик күркәм җырлар авторы Луиза Батыр-Болгари чыгышы буенча шулай ук әлкиле - тамырлары Карамалыдан. Кыскасы, бар яктан да килгән, булган кешеләрне күпләп биргән Әлки районы. Атаклы театр артистлары, Югары Әлкидән чыккан апалы-сеңелле Исламия Мәхмүтова һәм Рузия Мотыйгуллиналар, Түбән Әлкидән Әсхәт Хисмәтов, искиткеч моңлы тавышлы күренекле җырчы, Татар Борнаенда туып-үскән Мирсәет Сөнгатуллин. Халкыбызның популяр җырчысы Асылъярның да әти-әнисе әлкилеләр - Алпар һәм Яңа Чаллы авылларыннан.
Әлкилеләр әдәбият-сәнгать өлкәсендә генә түгел, якташларының спорттагы уңышлары белән дә лаеклы горурлана алалар. Татарча көрәш буенча спортта җиңелмәс батыр булып карьерасын тәмамлаган, дистәләгән ел Татарстанның абсолют батыры - алпарлы Рәшит Сәмигуллин исемен атап үтү дә бик урынлы булыр. Рәшит Әсхәт улы үзенең меценатлык үрнәге күрсәтү сыйфаты белән дә аерылып тора. Алпарның зират тирәсен һәм өстен төзекләндереп, аны бөтен республика авыллары өчен үрнәк иттереп күрсәтерлек ясауда Сәмигуллиннар, аеруча өлкән туганнары Рәфкатьнең өлеше бәяләп бетергесез.
Бу көннәрдә ул Алпар мәчетен торгызу эшләре белән мәшгуль. Үзенең туганнары белән миллион сумга якын хәләл акчаларын кертеп үрнәк күрсәткәч, бу игелекле һәм изге гамәл өчен башкаларны өндәргә дә аның мораль хакы булды, билгеле. Күп кенә алпарлы зират өстен төзекләндергәндә дә, мәчет төзелешенә дә дистәләгән генә түгел, йөзәрләгән мең сум акчаларын салдылар. Әнә Алпарда туып-үскән, авылның беренче чибәре, әгәр дә аның яшьлегендә хәзерге кебек матурлык бәйгеләре үткәрелсә, дөнья мисы булырлык Фирая Вәлиева-Махиянова, зиратны төзекләндерү эшләренә дә, мәчет төзелешенә дә 350 шәр мең сум акча бирде.
Сәмигуллиннар белән бер үк урамда туып-үскән Мөнип ага Шакиров исә, узган гасырның алтмышынчы елларында самбо буенча Татарстан чемпионы исемен, Идел буе төбәкләре арасында үткәрелгән бәйгеләрдә беренчелекне алган шәхес.
Район үзәген һәм авылларын төзекләндерү эшенә каргалы якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты, Алексеевск юллар төзү акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фоат Вәлиев искиткеч зур өлеш кертә. Катюшинадан кала районның барлык авылларына асфальт салып, халыкны бер шатландырса, ул һәрбер матур башлангычка - мәчетләр, чиркәү төзелешенәме, клублар, ФАПлар төзү-төзекләндерүгәме, күлләр-чишмәләрне чистартугамы - акчалата да, төзелеш материаллары һәм техника белән дә даими ярдәм күрсәтә.
Әлкилеләр үзләренең якташы, чыгышы буенча Иске Әнҗерәдән булган Азат Мәҗитовка да олы рәхмәтле. Республиканың "Челтәр компаниясе" генераль директоры урынбасары Азат Илгизович Иске Әнҗерә клубын әйбәтләп төзекләндерүгә миллион сум(!) акча тота. Алай гынамы, компаниянең генераль директоры да хуплагач, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исеме уелган мәрмәр плитә куелган һәйкәлне реконструкцияләп, тирәсен әйбәтләп тотуга 600 мең сумнан артык, зират тирәсен коймалауга 1 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирелә.
Гомумән, Әлки якташлык җәмгыятенең каймагын тәшкил итүче әнә шундый фидакарь затларның районны, аның авыллары тормышын җанландыруга омтылышларын бер йодрыкка туплап, әйдәп бару таләп ителә. Бәхеткә, җәмгыять рәисенең Дәүләт Советында җирле үзидарә органнары белән теләктәшлек итү бүлегендә эшләве бик кулай, эшне алып барырга җайлы булып тора, билгеле. Әйтергә кирәк, Ришат Хәевич үзе дә күренекле әлкилеләрнең исәннәренең исемнәрен данлау, вафат булганнарыныкын мәңгеләштерү эшләрендә зур тырышлык куя. Күренекле якташыбыз Нәби Дәүлинең якты истәлеген хәтердә калдыру буенча да ул зур эш башкарды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Казанның "Кояшлы" бистәсендәге бер урамга Әлкидән чыккан әдип исеме бирелде. Аның инициативасы буенча Нәби Дәүлинең соңгы елларында яшәгән йортына да быел истәлек тактасы урнаштырылды.
Туган авылын төзекләндерү өлкәсендә Иске Салманда туып үсеп, хәзерге вакытта Лаеш районы экономикасын күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертүче эшмәкәр Рәис Хәйруллинның кыл-ган изге гамәлләрен дә һичшиксез җылы сүзләр белән билгеләп узарга кирәк. Бу изге күңелле, ярдәмчел җан Иске Салманның мәчетен, зират тирәсен төзекләндерүгә дә, авыл җыеннары, Сабан туйлары үткәрүгә дә, башка күп төрле игелек-ле эшләр башкарырга да авырсынмый.
Бүген якташлык җәмгыяте каршындагы көн кадагында авылларны саклап кына калмыйча, аларны тагын да үстерү, һәр тарафтан балалар чыр-чуы яңгырап торырлык хәлгә китерү максаты торырга тиеш. Нәби Дәүлинең туган авылы табигатенә охшаш, оҗмах почмагыдай авылларда шәһәрләрдә ишәя баручы ата-аналары ташлаган балалар йортларын күчереп урнаштырып та әлеге максатка күпмедер дәрәҗәдә ирешергә мөмкин булыр иде. Һәрхәлдә авыл җирендә - табигать кочагында саф күңелле педа-гоглар тәрбиясендә ул бала лардан чын мәгънәсендә кеше ясап чыгарып булыр иде кебек. Дәүләт өчен чыгымнары да кимрәк тотылыр иде. Чөнки авыл җирлегендә ул балаларны җәмгыятькә файдалы хезмәт белән тәрбияләп, үзләре өчен байтак кына азык-төлек әзерләп, сак-лауга куярга мөмкин.
Авылларда нинди генә төрдәге җитештерү предприятиесе ачарга икән дип тә аптырыйсы юк. Фермерлыктан кала да кәсеп итәрлек эш төрләре бихисап. Ә безнең авылларда җаның теләгән мәйданда җирдә шөгыльләнергә була, шуңа карамастан, еллар буена бер яңа йорт төзеп кермәгән авыллар бихисап. Якташлык җәмгыятенә бу мәсьәләне уртага салып сөйләшергә вакыт җитте. Авыллардан чыгып, хәзерге вакытта шәһәрләрдә бизнеслары чәчәк аткан эшмәкәләргә үзара сөйләшеп, туган җирләрендә предприятиеләр ачу зарур. Әнә шулай эш урыннары булдырып кына газиз туган авылларны районның Сихтермә - Хузангай дәрәҗәсенә якынайтырга мөмкин. Бу проблеманың башка юлы юк!
Шәһит Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев