Әлки районы: Бөек Ватан сугышында һәлак булган, соңгы айларда язмышлары ачыкланган 116 әлкиленең исемлеге районга тапшырылды
Күптән түгел район мәдәният йортында бик дулкынландыргыч вакыйга булды.
Татарстан Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов һәм аның ярдәмчеләре Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналган бик күп якташларыбызның язмышына ачыклык кертүче мәгълүматларны бәян иттеләр. Озак еллар буе "хәбәрсез югалды" дигән кәгазьдән башка берни дә билгеле булмаган әлеге әлкилеләр ил азатлыгы өчен башларын салганнар икән бит. Туганнарына аларның кайда, кайчан һәлак булулары һәм кая җирләнүләре хакындагы хатлар тапшырылды.
Бу урында Михаил Черепанов турында берничә сүз әйтеп үтәргә кирәктер. 35 еллар элек, Казан дәүләт университетында укыган чагында ук ул "Кар десанты" эзләнү төркеме оештырып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемнәрен, үлгән урыннарын ачыклау белән шөгыльләнә башлаган иде. Һәр каникул саен "Кар десанты" сугыш булган өлкәләргә чыгып китә, анда теләсә нинди һава шартларында казу эшләре алып баралар, архивларда эзләнәләр иде. Алар күпме солдатларның җәсәдләрен, сугыш кирәк-яракларын, сугышчан бүләкләрен табып алдылар, никадәр билгесез батырларның исемнәрен ачыкладылар. Студент елларыннан соң да Михаил Черепанов бу игелекле эшен ташламады. Гомумән, ул бөтен гомерен шушы фидакарь гамәлгә багышлады.
Язмышлары ачыкланган солдат якташларыбызның исемлеген Михаил Черепанов районга да юллаган иде. Әлеге 89 сугышчының исемнәре "Әлки хәбәрләре" газетасында һәм сайтында басылды. Байтак райондашлар анда үзләренең якыннарын таныганнар. Район җитәкчелеге, сугышчы-интернационалистларның район советы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов та әлеге сугышчыларның туганнарын табу өчен күп тырышлык куйдылар.
Безнең газетада дөнья күргән мәгълүматларны укып, районнан читтә яшәүчеләр дә Михаил Черепановка үзләре хакында хәбәр иткәннәр. Әйтик, Мортаза Ситдыйковның улы, Сафиулла Хәлиуллинның кызы Зеленодольск шәһәрендә яшиләр икән.
Ә барысы Михаил Черепанов җитәкләгән "Сугышчан дан клубы" активистлары районга сугышта һәлак булып, соңгы айларда язмышлары ачыкланган 116 әлкиленең исемлеген тапшырдылар.
Районыбызга Михаил Черепанов белән бергә Казан шәһәрендәге 6 нчы гимназиянең укытучы Чулпан Гыймадиева җитәкчелегендәге "Кар десанты"нда шөгыльләнүче 12 укучы да килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән якташларыбызның исемнәрен кайтаруда бәяләп бетергесез хезмәт башкарулары өчен аларга ихластан рәхмәт белдерде.
"Кар десанты" сугышчылары район мәдәният йортына җыелган халык алдында сугыш ачысын һәм михнәтләрен чагылдырган бик тәэсирле музыкаль-театраль композиция күрсәттеләр. Очрашуда катнашучылар Михаил Черепановның чыгышын да йотлыгып тыңладылар. Аның һәр сүзен, һәр җиткергән яңалыгын һәркем йөрәк аша үткәргәннәрдер, мөгаен.
Аннан инде Ватан өчен сугышларда һәлак булган, моңа кадәр "хәбәрсез югалды" дигән тамгалы хат кына килгән якташларыбыз турында кыскача мәгълүматлар яңгырады. Аларның туганнарына фронтта үлеп калулары турындагы "похоронкалар" тапшырылды.
Әтиләре, дәү әтиләре, абыйлары, туганнан туган абыйлары турындагы әлеге мәгълүматларны 30 райондашыбыз кабул итеп алды.
Сугышта хәбәрсез югалган якын кешесе турындагы мәгълүматлар еллар аша килеп ирешкәннәрнең берсе - Чиябаш авылында яшәүче Рәхимулла абый Хисмәтов. Аның 1922 елда туган абыйсы Шәфигулла Хисмәтов 1943 елның 26 июлендә Белгород өлкәсе Яковлев районының Дмитриевка авылы янында һәлак булган икән. Рәхимулла абый әйтүенчә, ул балалары ярдәме белән абыйсы турындагы мәгълүматларны эзләтеп тә караган булган. Әмма төгәл берни ачыкланмаган. Менә эзтабарлар тырышлыгы белән ул бертуганы сугышта ятып калган урын күрсәтелгән хәбәр-язуны кулына алды.
-Абый сугышка чыгып киткәнне яхшы хәтерлим. Ул вакытта миңа 10 яшь иде. Тагын бер абыем Хәбибулла да фронтта һәлак булды, -ди Рәхимулла абый күз яшьләрен сөртеп. - Шәфигулла абыемның соңгы хәбәрен алганнан соң 74 ел үткәч менә аның язмышы турында төгәл мәгълүматлар килеп иреште. Туганым белән күрешкәндәй булдым.
Әхмәт авылыннан Мәймүнә апа Хәйруллина да дулкынланудан күз яшьләрен тыя алмый. Аның әтисе Фатыйх Шиһаповның язмышы билгеле булды. Мәймүнә апа сөйләвенә караганда, әтисе фронтка киткәндә аңа өч яшь кенә булган. Ул әлеге елларны хәтерләми дә. Әтисенең үлеме турында да берни белмәгән. Мәймүнә апа ятимлектә үскән - аңа тугыз яшь булганда каты чирдән әнисе дә үлеп киткән. Бертуган абыйсы Нәсих фронтта ятып калган. Нәфикъ исемле абыйсы да сугышта булып, исән-сау әйләнеп кайткан. Ул хәзер вафат инде.
-Әти 1942 елның декабрендә Сталинград өчен барган сугышларда һәлак булган икән. Аның язмышын ачыклаган игелекле бәндәләргә зур рәхмәт,-ди фронтовик кызы.
Борискино авыл җирлегеннән фронтка китеп, хәбәрсез югалган дип саналганнар күп булган. Аларның берсе - Иван Морозовның сугышта һәлак булуы турындагы документларны авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина сәхнәгә менеп алды.
-Иван Терентьевич - әниемнең бертуганы. Әни абыйлары Иван һәм Максимның Бөек Ватан сугышында үлеп калулары турында сөйли иде. Максим Терентьевичның һәлак булуы турында хәбәр алганнар, ә менә Иван билгесез югалган саналган. Аның хакында бернинди мәгълүмат та юк иде. Хәзер инде беләбез: ул 1941 елда фашистларга әсирлеккә эләккән һәм Тверь янында азат ителгән. 1942 елның 13 августында Тверь өлкәсе Барзуки авылында һәлак булган. Кызганыч, әни абыйсының кабере кайда икәнлекне белмичә үлде.
Борискино авылыннан сугышка киткән Степан һәм Леонид Макаровларның, Иван Смышляевның "похоронкалары" да туганнарына тапшырылды.
Исемнәре, язмышлары ачыкланган кайбер якташларның туганнары табылмады. Аларның документлары Лисенков исемендәге туган як тарихы музеена бирелде.
Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов район музеена Александр Невский ордены кавалеры Семен Иванович Беловның һәм Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән һәлак булганнан соң бүләкләнгән тагын 13 әлкиленең бүләк документлары күчермәләрен дә тапшырды.
Әлеге очрашуда Нурлат районы эзтабарлары, районыбызның "Йолдыз" отряды эзтабарлары һәм яшьармиячеләре дә катнашты.
-Очрашу вакытында Әлки районыннан тагын 10 гаилә Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган якыннарын табуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Димәк, сайтларда һәм архивларда эзләнү эшләрен әле дәвам итәчәкбез,-ди Михаил Черепанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев