Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы бюджет оешмалары өстәмә керем алу өчен тырышалар

Үзләренең турыдан-туры вазыйфаларын үтәүдән тыш, бюджет оешмалары өстәмә акча эшләп алу өчен бюджеттан тыш эшчәнлек белән дә шөгыльләнәләр. Аларга ел саен керемнәре буенча план да җиткерелә. Узган атнада булып үткән район башкарма комитеты утырышында шушы планның үтәлешен карадылар. Өстәмә керем планнары ничек үтәлә Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре - мәктәпләр,...

Үзләренең турыдан-туры вазыйфаларын үтәүдән тыш, бюджет оешмалары өстәмә акча эшләп алу өчен бюджеттан тыш эшчәнлек белән дә шөгыльләнәләр. Аларга ел саен керемнәре буенча план да җиткерелә. Узган атнада булып үткән район башкарма комитеты утырышында шушы планның үтәлешен карадылар.

Өстәмә керем планнары ничек үтәлә

Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре - мәктәпләр, лагерь, балалар иҗаты йорты һәм спорт мәктәбе, клубдар, кино учреждениесе, музейлар, китапханәләр, аларга өстәп ветеринария берләшмәсе, "Әлки урман" районның бюджет учреждениеләрен тәшкил итә. Барысы бергәләп алар быел бюджеттан тыш 37 миллион сумнан артык өстәмә керем алырга тиешләр. Әмма тугыз ай нәтиҗәләре планның әлегә өчтән икесе генә үтәлүен күрсәтә. Моның сәбәпләре төрле, шул исәптән җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең бер өлеше керемгә язылмаган әлегә (мәсәлән, мәктәпләр бакчаларыннан җыеп алынган уңыш).

Бюджеттан тыш эшчәнлекнең иң югары нәтиҗәләре сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәтне гамәлгә ашыручы учреждениеләрендә - 94-90 процент. Ветеринарлар да үз планнарын 93 процент итеп үтәгәннәр. "Алинә" спорт комплексының еллык планы бик кечкенә, 9,4 мең сум. Һәм, билгеле инде, ул үтәлеп бетү алдында. Балалар иҗаты йорты коллективы 73 мең сум керемне планлаштырган булган. 1 октябрьгә 206 мең сум акча эшләп өлгергәннәр өстәмә белем бирү педагоглары.

Шул ук вакытта кино учреждениесе ел башыннан бирле нибары 20 мең сум (24%), "Әлки урман" 11 миллион сум (49,9%) өстәмә керем алганнар. Музыка мәктәбе дә план үтәүдән ерак тора, 60,8 процентлы күрсәткеч белән мактана торган түгел шул. Дөрес, ел ахырына кадәр калган вакыт эчендә хәлне төзәтергә өлгерәбез, керемнәр буенча йөкләмәләрне үтәргә тырышачакбыз, диделәр утырышта хисап тоткан җитәкчеләр.

Иске Матак мәктәбендә

Район мәктәпләре бюджеттан тыш эшчәнлек белән дистә елдан артык шөгыльләнәләр инде. Авырлык белән башланган эшне кемнәрдер аңлап үзенә йөкләде, кемнәрдер "ачуланмасыннар!" дип кенә башкарды. Мәктәпләр арасында аз-маз бакча үстерүче, җәен бераз кош-корт асрап алучылары да, үз территорияләрендә тулы бер мини-ферма тотучылары да бар. Иске Матак мәктәбен соңгылар рәтенә кертергә кирәк. Бу коллективның бюджеттан тыш ничек акча эшләп алырга тырышуын үзләренә барып күреп кайттык.

-Безнең төп бурычыбыз - укучыларыбызга төпле белем бирү. Ә мәктәп яны хуҗалыгын, әгәр кирәкми, дисәләр, бүгеннән тарата алабыз. Әмма шунысына иманым камил: көннәрен мәктәп стеналарында үткәрүче балаларны без сыйфатлы ризык белән тукландырырга тиеш. Шуңа тырышабыз да,-дип каршы алды мине мәктәп белән 15 ел инде җитәкчелек итүче Мария Чванова һәм үзенең хуҗалык эшләре буенча урынбасары Надежда Демидованы да ияртеп, яшелчә саклагычларын, бакчаларын күрсәтергә алып чыкты.

Подвал этажында элек ашханә булган, хәзер аны бәрәңге, башка яшелчәләр саклауга көйләгәннәр. Биредә берничә айга җитәрлек бәрәңге, сарымсак, ике йөздән артык 3 литрлы банкаларда тозлаган кыяр-помидор саклана. Туңдыргыч сандыкларда чия, җиләк, карлыган. Аларыннан балаларга компот кайнаталар.

-Күрәсезме, биредә һава әйләнеше бик әйбәт тәэмин ителә, шуңа да яшелчәләр бозылмый саклана,-дип аңлатты Мария Николаевна, цинкланган калайдан ясалган торбаларга күрсәтеп. Ә аның урынбасары өстәп куйды:

-Бәрәңгенең ашый торганы 2 тонна, орлыкны аерып куйдык. Базыбызда кишер, бәрәңге, чөгендер саклана, бер-ике көннән кәбестәне җыеп алып төшерәчәкбез. Уку елына яшелчәләр белән тулысынча тәэмин иттек мәктәпне.

Мәктәп каршында шактый зур мәйданны бакча җиләгенә биргәннәр.

-Беренче тапкыр үз бакчамнан үсентеләр алып килеп утырткан идем, шуннан бирле ике-өч алмаштырдык инде, хәзер берничә сорт җиләк үстерәбез. Быел 15 чиләк җыеп саттык. Балалар туйганчы ашасын өчен аерым түтәлләр тотабыз, җәй көне производство бригадасына йөрүчеләр дә, лагерьдә ял итүчеләр дә шунда сыйлана,-дип хуҗалыгын күрсәтүне дәвам итте Мария Николаевна.

Аннары бергәләп терлек абзарына юл тоттык. Шатлыклары зур икән, ике көн элек кенә бер сыерлары бозаулаган. Хәзер мәктәпнең ике сыеры, үгезе, танасы, ике бозавы, 9 баш дуңгыз баласы, ике әнкә дуңгызлары бар. Шәп бит, нык кына бер хуҗалык кадәр. Терлекләрне Любовь Пеняева карый, сыерларны да ул сава. Сөтне күп бирәләр мәктәп сыерлары, балаларны сөтле ботка белән сыйларга да, хәтта тапшырып акча эшләргә һәм шул акчага конфет-печенье алырга да җитә икән бит. Ит тә ел әйләнәсе үзләренеке.

-Терлек азыгы хәстәрли алдыгызмы соң?-дигәнемә:

-Җитәрлек печәнебез бар, киң күңелле ярдәмчеләребез дә булыша. Азык кыш чыгарлык,-диделәр хуҗабикәләр, печән өемнәренә ишарәләп.

Әйе, хуҗабикәләр. Әнә бит, хәтта тиресне дә әрәм итмиләр, янәшәдәге бакчага төрттереп, туфракны ашлыйлар. Бер гектарлы мәйданда күп итеп кәбестә үстергәннәр, анысы әле җыелмаган, беренче салкыннарда тәмлерә генә ул, ди участок мөдире Таисия Демидова. Сарымсак әйбәт уңыш биргән, аны өлешчә салатлар ясаганда кулланалар, күпчелеген сатканнар. Инде көзге сарымсак та утыртылган, ә уңышы җыеп алынган мәйданга седерат культура итеп арыш чәчкәннәр.

-Киләсе елга бирегә кәбестә утыртабыз, ди Таисия Васильевна. Ә директор өстәп куя:

-Яшелчәгә көзен бәя әллә ни югары булмаса да, өстәмә акча эшләп алырга була. Мәктәпнең чыгымнары да күп бит. Әйтик, бәйрәмнәр үткәрәбез, ярышлар… Җиңүчеләрне бүләкләмичә булмый. Көзге бал уздырдык, шактый күп бүләк алдык. Бюджеттан тыш эшчәнлектән кергән акчага кухнябыз идәненә плитка җәйдек. Киләсе елга бакча тирәсен тотып булмасмы, дибез.

Баланың тамагы тук булсын

Акыллы хуҗа бүгенге көн белән генә яшәми ул. Биредә дә киләсе ел өчен суган, кишер, чөгендер кебек яшелчә орлыкларын үзләре өлгертеп, киптереп җыеп куйганнар. Яз башында ук тәрәзә төпләрендә үсентеләр үстерәләр, артыгын саталар да. Биредә һәр тиен, һәр сум исәптә. Шулай булмыйча, бюджеттан акча бик аз бирелә, ә 112 баланы (филиаллар белән) көн дә ашатырга кирәк. База мәктәбендә 85 бала укый, аларның көне кичкә чаклы сузыла, шуңа ике тапкыр ашаталар үзләрен.

-Пешекчеләребез бик әйбәт безнең, Надежда Ирдинкина һәм Людмила Кирсанова тәмле ашлар, боткалар пешереп кенә калмыйлар, төрле салатлар да ясыйлар. Теләп, күңел биреп эшлиләр,-дип Мария Николаевна кухня хезмәткәрләрен дә мактап алды. Һәм, үз-үзенә нык ышаныч белән:

-Балаларны ашаттык, ашатабыз, алга таба да тырышачакбыз,-дип ниндидер бәхәскә нокта куйгандай әйтеп салды.

Шулай, мәктәпнең вазыйфасы - укыту. Бакчаны да тәҗрибә участогы кадәр генә тотарга була, терлек асрарга да беркем мәҗбүр итә алмый… Әмма инде бераз тырышсаң, иренмәсәң, бик күп нәрсәне эшләп тә була. Иске Матак мәктәбе үрнәге моны кабат исбатлый. Зарланмыйлар бит әнә. Бакча эшләрендә һәркем катнаша, ә укучылар эшкә өйрәнә, диләр. Димәк, теләгән кеше булдыра. Шул исәптән керем алу планнары да үтәлә. Иң мөһиме - балаларның тамагы тук. Бусы инде укучыларның өлгерешендә чагылмый калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев