Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уяулыкны, игътибарны, саклыкны арттырыйк

Без инде Универсиада атнасында яшибез. Казанда 27 нче Җәйге Студентлар уеннары башланырга өч кенә көн вакыт калып бара. Универсиаданы ачу тантанасы 6 июльгә билгеләнгән. Ә кайбер ярышлар бер көн алдан ук башланачак. Башкалабыз Казан Универсиаданы үткәрүгә инде тулысынча әзер. Бүген барыбызның да иң зур теләгебез: дөнья масштабындагы бу зур спорт...

27 нче Җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында хәвефсезлекне тәэмин итү, террорлык, экстремистлык гамәлләренә юл куймау буенча җитди чаралар инде 2010 елдан бирле алып барыла. Районыбызда әлеге мөһим эшне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендәге террорлыкка каршы комиссия координацияли. Һәр квартал саен әлеге комиссия утырышларында районда иминлек булдыру чаралары тикшерелә, алга конкрет бурычлар билгеләнә.
Районда Сабан туе, Җиңү бәйрәме һәм башка шундый күп кеше катнаша торган массакүләм чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен бозуларга юл куймау, экстремистик акцияләрне кисәтү чаралары да әлеге комиссиядә каралды. Һәм бу юнәлештә район эчке эшләр бүлеге тарафыннан зур эш алып барылды.
Соңгы берничә елда район оешма-предприятиеләрендә, мәктәпләрдә, аеруча мөһим дип саналган объектларда пропуск режимы көчәйтелде, күп тапкырлар өйрәнүләр үткәрелде. Өйрәнүләр вакытында гадәттән тыш хәлләр булган очракта кешеләрне эвакуацияләүнең ничек оештырылуы күзәтүгә алына, шартлаткыч муляжлары урнаштырылып, хезмәткәрләрнең уяулыгы тикшерелә.
Хәвефсезлекне тәэмин итү өчен, билгеле, урыннардагы вәзгыятьтән хәбәрдар булып тору бик мөһим. Шушы максатта без авыл җирлекләре советлары, җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәләр булдырырга омтылабыз. Аучылар, урманчылар, умартачылар белән һәрдаим очрашып, хәбәрләшеп торабыз, аларга террорчыларны, диверсантларны танырга өйрәтәбез. Авыл җирлекләрендә үткәрелә торган җыеннарда катнашып, оешмаларда, мәктәпләрдә халык белән, балалар белән очрашып, үз өендә, авылында хәвефсезлекне тәэмин итү, уяулыкны арттыру турында әңгәмәләр үткәрәбез.
Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы белән оператив вәзгыять катлауланган очракта ничек эш итү буенча тренировкалар үткәрелде. Июнь-июль айларында полиция бүлеге көчәйтелгән режимда эшләүгә күчерелде. Ә 14 хезмәткәребез Универсиада вакытында иминлекне саклау өчен Казанга командировкага җибәрелделәр.
Шуны да әйтергә кирәк, бүген без тирә-күрше районнар (Спас, Алексеевск, Нурлат, Мәләкәс) полиция бүлекләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
Мәктәпләрдә, аеруча мөһим саналган объектларда, шул исәптән электр белән тәэмин итү, элемтә предприятиеләрендә, юлларда, автозаправкаларда, банкларда, халык аеруча күп җыела торган зур сәүдә үзәкләрендә видеокүзәтү җиһазлары урнаштырылды, аларны саклау чаралары көчәйтелде. Эчке эшләр бүлегенең җаваплы җитәкчеләре һәм офицерлар патруле дә әлеге объектларны даими тикшереп тора, каравылчылар белән инструктаж үткәрелә. Райондагы һәм әйләнә-тирәдәге урманнар тикшерелеп тора. Болар барысы да, әлбәттә, халыкның, мөһим объектларның хәвефсезлеген тәэмин итүгә хезмәт итүче чаралар.
Район территориясендә яшәүче, килүче-китүче чит ил гражданнары да даими күзәтү астында, аларның һәркайсы мәгълүматлар базасына кертелә. Бездә хәзер 4 кунакханә эшли. Анда урнашучы кешеләр, аларның районга нинди максат белән килүләрен оперативниклар шулай ук күз уңында тота.
Дини экстремизмны кисәтү максатында мәчетләрнең һәм чиркәүләрнең ничек саклануын тикшереп торабыз, андагы хезмәткәрләргә һәм гыйбадәт кылырга йөрүчеләргә хәвефсезлек кагыйдәләрен аңлатабыз.
Сүз дә юк, полиция хезмәткәрләре бүген районның һәр участогында иминлекне тәэмин итү буенча искиткеч зур эш алып баралар. Шул ук вакытта халыкның да уяу, игътибарлы һәм сак булуы сорала. Бүген, республикабызда дөньякүләм масштабтагы зур чара башланырга торганда, уяулыкны тагын да көчәйтергә кирәклеге һәркемгә аңлашыладыр.


Хөрмәтле әлкилеләр! Террорлык, экстремистлык гамәлләренә юл куймау, үзегезнең, якыннарыгызның, авылдашларыгызның иминлеге максатларында менә бу хәвефсезлек чараларына колак салсагыз, аларны төгәл үтәсәгез иде.
- Авылыгызда, яшәгән урыныгызда сез һәркемне яхшы беләсез. Әгәр авылда чит кешеләр пәйда була, таныш түгел машиналар озаклап туктап тора икән, моңа битараф калмагыз, авыл җирлеге советына, участковыйга хәбәр итегез;
-Ят кешеләр авылыгызда сатып алу яисә вакытлыча яшәү өчен буш өйләр булу-булмавы белән кызыксынсалар, электроүткәргеч линияләр, күперләр, мәктәпләр, хастаханәләр, дәүләт учреждениеләре хакында белешсәләр, аларны видеога яисә фотога төшерергә маташсалар власть органнары вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре турында мәгълүматлар җыйсалар, бу хакта да полициягә я авыл җитәкчеләренә хәбәр итәргә кирәк;
- Авыл кибетендә ят кешеләр пәйда булып, күпләп озак сакланучы ашамлыклар, кием-салым, төзелеш материаллары сатып алалар икән, бу да юньлегә булмаска мөмкин;
- Иясез тартма я әрҗәләргә, сумкаларга, пакетларга, таныш булмаган кешеләр кулындагы габаритлары авырлыгына туры килмәгәнгә охшаган сумка-чемоданнарга игътибарлы булыгыз;
- Чормаларны, подвалларны тикшереп-карап торыгыз. Гомумән, аларның йозакка бикләнгән булуы шарт;
- Һәр оешмада пропуск режимы булырга, моның өчен җаваплы кешеләр билгеләнергә тиеш. Оешмага кергән кешеләрнең исемнәрен һәм аларның кемгә нинди мәсьәлә буенча килүләрен язып барыгыз, кулларындагы әйберләргә игътибар итегез, шикле предметлар булса тикшерегез;
- Шартлаткычка охшаган предметка тап буласыз икән, бу хакта тизрәк полициягә хәбәр итегез, кешеләрне әлеге урынга якын китермәгез. Шикле предметларны тотып карамагыз, аларга сыеклык тидермәгез, өсләренә япмагыз, ул тирәдә электр һәм радио аппаратурасы, кәрәзле элемтәдән файдаланмагыз.
Район эчке эшләр бүлегенең дежур часте телефоннары: 02, 20-1-02, 0-20.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев