Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучыларның август киңәшмәләре

Быел район укытучыларының август киңәшмәләрен йомгаклаучы пленар утырыш бик югары дәрәҗәдә үтте - педагоглар белән очрашуга Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе килде. Төп эшкә керешкәнче министр үзен озатып йөрүче район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин белән беренче эш итеп Алексеевск агрокөллияте...

Быел район укытучыларының август киңәшмәләрен йомгаклаучы пленар утырыш бик югары дәрәҗәдә үтте - педагоглар белән очрашуга Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе килде.

Төп эшкә керешкәнче министр үзен озатып йөрүче район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин белән беренче эш итеп Алексеевск агрокөллияте филиалы булып торган һөнәри училищебызда булды. Дөресен генә әйткәндә, элеккеге механик мастерскойларны яраклаштырып ясалган биналар күптән инде һөнәр үзләштерү һәм белем алу дәртен арттырырлык хәлдә түгел - укыту корпусы да, лабораторияләр дә, бигрәк тә спорт залы зур ремонт сорый. Булачак механизаторларны әзерләү өчен кулланма әсбапларны да яңартырга күптән вакыт. Училищены тиз арада ремонтларга кирәклеге белән Энгель Фәттахов та шунда ук килеште бугай, әмма карарын төгәл үк әйтеп бетермәде әле.

Аннары ул Базарлы Матактагы өч балалар бакчасын карап чыкты (бу турыда алдагы саныбызда язган идек инде). Балалар иҗаты йортының беренче катында җәелдерелгән күргәзмәләр белән танышты. Район мәктәпләре тырышкан, министрга үзләрендә булган иң кызыклы нәрсәләрне күрсәтергә теләгән. Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Сергей Платонов, Юхмачы мәктәбеннән Андрей Романов укучыларына ничек итеп хәрби-патриотик тәрбия бирүләре турында сөйләделәр. Алпар мәктәбе язучы Нәби Дәүлинең якташыбыз икәнлеген җиткерде. Гимназия лего-конструкторлары белән мактанды. Ә Югары Әлморза мәктәбе остакуллары ясаган кар чистарткычны Энгель Фәттахов үзе дә таныды бугай, ул аны республика остакуллары фестивалендә күргән булып чыкты.

Икенче катта да төрле экспозицияләр күп иде. Министр Яңа Салман мәктәбенең курчак театрына игътибар итте, курчакларга "җан өрүче" укучыларны мактап алды. Шуннан соң август киңәшмәләренең пленар утырышы башланды.

Нәтиҗә ясау да, бурычлар билгеләү дә

Укытучыларның август киңәшмәләре соңгы елларда икегә бүлеп үтә: башта төрле фәннәр укытучылары секцияләргә бүленеп тәҗрибә уртаклашалар, укыту методикасы, яңалыклар турында сөйләшәләр. Ә аннары, күңелләрендә бәйрәм рухы тоеп, пленар утырышка җыелылар. Монысында инде район мәгариф системасының еллык эшенә бәя һәм яңа уку елына старт бирелә.

Белем бирү учреждениеләренең 2014-2015 уку елында ничек эшләгәнлеге турында мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин сөйләде. Башта ул мәктәпкәчә белем һәм тәрбия системасы эшчәнлегенә тукталды. Бездә 33 балалар бакчасы эшли икән, аларның 15 е мәктәпләр биналарында урнашкан. Балалар булмау сәбәпле быел 4 авылда бакчалар бетерелгән.

Аннары Айдар Ринатович мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирү турында тәфсилләп сөйләде. Аның әйтүенчә, яңа уку елында районда 40 мәктәп эшләячәк. Аларның 13 е - урта гомумбелем мәктәбе, берсе гимназия; 351 укучыны 39 авылдан 19 автобус булән мәктәпләргә китерәчәкләр. Урта мәктәпләр саны кимегәннән кими бара, 2020 елга района 8 база мәктәбе генә калачак икән.

-База мәктәпләре булдыру аларны әйбәтләп ремонтлауны һәм өр-яңадан тулысынча җиһазландыруны күз алдында тота. Соңгы 4 елда 8 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, өчесе җиһазландырылды,-диде мәгариф җитәкчесе.

Дөресен генә әйткәндә, мәктәпләр хәзер дә әйбәт җиһазландырылнган: һәр 4 укучыга 1 компьютер туры килә, 36 мәктәп интернетка тоташтырылган. Төрле программалар буенча 188 компьютер, 547 ноутбук, 167 мультимедиа пректор, 75 интерактив такта, 12 моноблок алынган.

Белем дәрәҗәсе нинди?

Мондый заманча техника укытучыларга балаларга төпле ярдәм бирүдә зур ярдәм күрсәтә, билгеле. Ә уңышлар, белем сыйфаты нинди соң? Аларны инде төрле олимпиадалар, дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре күрсәтә. Әллә ни мактанырлык булмаса да, аерым уңышлар бар анысы. Район олимпиадаларында катнашкан 764 укучының 25 е республика олимпиадаларына җибәрелгән. Әмма бары ике фәннән генә уңышка ирешкән безнекеләр: Иске Матак мәктәбе укучысы физкультурадан һәм Базарлы Матак мәктәбе укучысы Татарстан тарихы буенча призлы урыннар яулаганнар.

Төп дәүләт имтиханы (9 нчы класс) нәтиҗәләре борчу тудыра. Имтиханнарны 3 фәннән генә уртача республика күрсәткеченнән югарырак билгегә тапшырган укучыларыбыз. Ә җиде фәннән алар түбәнрәк. Алай гына түгел, рус теле һәм математикадан "икеле"лек белем күрсәткән 14 укучыны сентябрьдә кабат имтиханнар көтә.

Унберләрнең икесе шулай ук аттестатсыз калган. Алар - Югары Колчурино мәктәбе укучылары. Монда да бары дүрт фәннән генә билгеләр уртача республиканыкыннан югарырак, калганнары түбән.

-Әйтергә кирәк, рус теленнән без республика буенча иң түбән уртача билгегә ия. Ә математикадан (база дәрәҗәсе) 13 нче урында. Аның каравы, 80 нән күбрәк балл җыючыларыбыз 9 ау. Үткән елда алар 4 әү генә иде,-диде Айдар Хәлиуллин.

Укучыларның белем дәрәҗәсе ни өчен мактанырлык түгел соң? Әйтергә дә уңайсыз, белем сыйфаты буенча республикада 42 нче урында бит без (45 район арасында). Мәгариф җитәкчесе укучылар белән эшләү алымнарын яңартырга, һәр укучыны игътибарга алырга чакырды. Юкса, бу бит инде чакыруларсыз да шулай булырга тиеш: класс саен 6-14 бала укый, аларга укытучының игътибары җитми микән?

Ә бит укытучыларның тәҗрибәсенә һәм осталыгына тел-теш тидерерлек түгел: аларның 80 проценты югары белемле, күпчелеге югары һәм беренче категорияләргә ия. Төрле конкурсларда җиңеп, грантлар алучылар саны да йөздән артык. Биш укытучы Англия һәм Америкада белем өстәп кайткан хәтта. Үткән уку елында 300 мәгариф хезмәткәре квалификация күтәрү курсларында укыганнар. Шулай булгач, сәбәп нидә соң?

-Безнең өчен кадрлар проблемасы актуаль. Укытучыларның кртача яше 47 яшь, шактые пенсия яшендә инде. Яшьләр юк, Безгә бүген информатика, физика, математика, хореография, музыка, техник иҗат белгечләре җитми,-дип зарланды мәгариф җитәкчесе. Аның сүзенә өстәп, быел районга вуз тәмамлап нибары 1 укучы кайтуны әйтергә кирәктер. Бусы инде дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле проблема.

Министр сүзе

Әйткәнемчә, пленар утырышта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

-Мин сездә беренче тапкыр, шуңа күрә сөйләрдәй нәрсәләр бар,-дип башлады ул сүзен һәм республикада мәгариф системасын үстерү һәм ныгыту буенча нәрсәләр эшләнүе турында әйтеп үтте.

-Республика балалар тәрбияләү һәм укытуга акча кызганмый. Шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакларын да үстерә. Шундый игътибарга начар эшләсәк, гонаһ булыр. Әмма укучыларның белем дәрәҗәсе канәгатьләндерерлек түгел әлегә. Аны ничек күтәрергә? Бу мәсьәләнең мөһимлеген аны куркынычсызлык советы утырышында карап тикшерү үзе үк раслый. Алга таба республикада яхшы директоры, бик әйбәт матди базасы һәм ким дигәндә 100 укучысы булган база мәктәпләре булдыру турында карар кабул ителде. Ансат эш түгел. Бигрәк тә кадрлар мәсьәләсе. Аны җирле үзидарәләр белән бергәләп хәл итәчәкбез,-диде ул.

Министр әйтүенчә, бөтен укучыга да тугыз класстан соң укуны мәктәптә дәвам итәргә кирәкми. Димәк, һөнәри юнәлеш бирүне яхшыртасы бар. Моның өчен республикада ресурс үзәкләре булдырыла. Аларда төрле һөнәр ияләрен әзерләячәкләр. Ул шулай ук мәктәпләр рейтингы, укытучының хезмәт хакын хезмәт нәтиҗәсе белән бәйләү кебек мәсьәләләргә кагылды. Билгеле, безнең укытучыларны да шелтәләп алды министр:

- Республиканың йөз иң яхшымәктәбе арасында Әлки районыннан бер генә мәктәп тә юк бит. Болай эшләргә ярамый. Нәтиҗәдә балалар зыян күрә бит,-диде ул. Мөгаен, министрның бу сүзләре мәгариф хезмәткәрләрен үз эшләренә шулай ук тәнкыйть белән карарга, укыту алымнарының яңаларын, үтемлеләрен эзләргә этәрер.

Пленар утырышта традиция буенча иң яхшы коллективларны һәм укытучыларны бүләкләделәр. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев