Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уртача күрсәткечләр ни сөйли?

Татарстан укучыларының чыгарылыш имтиханнарын ничек тапшыруларына нәтиҗә ясалды. Тулаем алганда алар канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Шул ук вакытта укучыларның белем дәрәҗәсе төрле районнарда төрлечә. Ә безнең егет-кызлар мәктәптәге соңгы сынауны ничек үттеләр соң? Тугыз я унбер ел буе укып туплаган белемнәре киләчәккә сайлаган һөнәрләренә нигез булырлык ныкмы? Мәгариф җитәкчеләре, укытучылар бездә...

Татарстан укучыларының чыгарылыш имтиханнарын ничек тапшыруларына нәтиҗә ясалды. Тулаем алганда алар канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Шул ук вакытта укучыларның белем дәрәҗәсе төрле районнарда төрлечә.

Ә безнең егет-кызлар мәктәптәге соңгы сынауны ничек үттеләр соң? Тугыз я унбер ел буе укып туплаган белемнәре киләчәккә сайлаган һөнәрләренә нигез булырлык ныкмы? Мәгариф җитәкчеләре, укытучылар бездә дә имтиханнар бәяләренә карап, үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, алар турында җыелышып сөйләштеләр. Тугызынчыларның дәүләт имтиханнарын ничек бирүләре хакында без мәгариф идарәсе методисты Әлфинур Галимовадан сораштык. Аның әйтүенчә, төп гомуми белем программасын үзләштергән 231 укучы дәүләт аттестациясе үткән. Укучылар имтиханнарны ике төп фән - рус теле белән математикадан һәм тагын 8 фәннән Базарлы Матак, Чуаш Кичүе, Югары Колчурино мәктәпләрендә шактый кырыс шартларда тапшырганнар.

-Бернинди тәртип бозулар, имтиханда тыелган әйберләрдән файдалану очраклары теркәлмәде,-ди Әлфинур Зиннәт кызы.

Ә менә үзләренә куелган билгеләр белән ризалашмаучылар булган: 11 укучы имтихан билгесенә карата апеляция язганнар. Республика комиссиясе аларның 4 сен канәгатьләндереп, билгеләрне 1 әр баллга арттырган.

-Билгеләр нинди соң?

-Кызганыч, әмма уртача билгеләр узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк. Әйтик, математикадан 0,43 баллга, тарих белән җәмгыять белеменнән 0,3 баллга, рус теленнән 0,44 баллга һ.б. кимрәк быелгы баллар. Иң аянычы - имтиханнарның төп этабында математиканы 75 укучы, рус телен 14 укучы бөтенләй тапшыра алмадылар. Бу фәннәрдән кабат имтихан үткәрү нәтиҗәләрне бераз яхшыртты. Әмма алай да 14 укучыбыз ике фәннән начар билге алучылар буларак августта кабат имтихан тотачаклар,-дип борчылуын белдерде Әлфинур ханым.

Шунысы юата: 11 укучы математиканы "5"гә, 118 е "яхшы" билгесенә тапшырган. Рус теленнән 34 укучының эше "бик яхшы", 107 укучыныкы "яхшы" билгеләр алган. Имтиханнар нәтиҗәләреннән чыгып шуны фаразлап буладыр: мөгаен, унынчы сыйныфта белем алуны дәвам итәргә теләүчеләр быел да күп булмас, "тугызлар"ның шактые училище-техникумнарга юл тотар. Дөрес, әлегә моңа кагылышлы рәсми саннар юк мәгариф идарәсендә

Инде унберенче сыйныфны тәмамлаучылар турында берничә сүз. Алар быел бөтен районга 97 кеше булган (исемә төште: 2003 елда кызым мәктәп бетергәндә бер Базарлы Матк мәктәбеннән йөзгә якын укучы чыккан иде). Зур-зур өч мәктәптә - Хлебодаровкада, Иске Тахтала һәм Чуаш Борнаенда "унберенчеләр" бөтенләй булмаган. Егетләр һәм кызлар 10 фән буенча сынау тапшырганнар.

-Рус теленнән район буенча уртача билге 61 баллга җитте быел. Үткән елны ул 58,2 генә иде. Минималь балл алмаучыларыбыз бөтенләй юк. Кошки, Иске Матак, гимназия, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки мәктәпләрен бетерүчеләр арасында 80-98 балл җыючылар булды,-ди БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина.

Математикадан имтиханнарны быел ике дәрәҗәле итеп үткәрделәр. База дәрәҗәдәгесен 80 укучы бик тә уңышлы (уртача 4 балл) тапшыра алган. Ә вузларга керү өчен профильле дәрәҗәне 78 укучы сайлаган булган, аларның уртача күрсәткече 46,4 балл. Базарлы Матак, Иске Чаллы, Борискино мәктәпләре укучылары арасында 70 тән артык балл җыючылар бар. Ә өч укучы имтиханны тагын бер тапкыр тапшырып караячак.

Үткән ел белән чагыштырганда күзгә ташланып торган үсеш химиядән: былтыр әлеге катлаулы фән буенча укучыларның уртача билгесе 43,46 балл булса, быел 76 балл! Кошки мәктәбен тәмамлаучы бер кыз химияне 100 баллга тапшырган!

Рус әдәбиятын ике укучы уртача 57,5 баллга, географияне Базарлы Матак мәктәбенең бик булдыклы бер укучысы 85 баллга, җәмгыять белемен 44 укучы уртача 49 баллга "җиңеп чыккан". Иске Матак мәктәбенең "акыллы башлы" кызы бу фәнне 84 баллык үзләштерүен күрсәтә алган. Ә менә 10 укучы минималь "баскычка"да күтәрелә алмаганнар.

Менә шундый күрсәткечләр. Аларны ничек бәяләргә. Җыелышларда чыгыш ясаучылар теле белән әйткәндә, "күрсәткечләрне яхшыртырга мөмкинлекләр бар". Әйе, БДИ - гади имтихан түгел, аны тапшыру шартларын да елдан-ел кырысрак итәргә тырышалар. Әмма тәҗрибәле укытучылар БДИ биремнәре - уртача белемле укучыларга исәпләнеп төзелә, диләр бит. Димәк, чынлап та, мөмкинлекләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев