Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында призывник көне үткәрелде

Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш буенча армиягә китәчәк егетләр өчен тантаналы итеп призывник көне үткәрелде районда. Анда тиздән солдат шинеле киячәк егетләрдән тыш аларның әти-әниләре, дуслары, өлкән сыйныф укучылары да катнашты. Барысы да һәрвакыттагыча: призывникларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләп, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Россия Президентының...

Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш буенча армиягә китәчәк егетләр өчен тантаналы итеп призывник көне үткәрелде районда.

Анда тиздән солдат шинеле киячәк егетләрдән тыш аларның әти-әниләре, дуслары, өлкән сыйныф укучылары да катнашты. Барысы да һәрвакыттагыча: призывникларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләп, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Россия Президентының Кораллы Көчләргә көзге чакырылышны игълан итү турындагы Указын укыды, егетләргә үз киңәшләрен бирде. Яшьләргә ата-аналар сүзен Каргадан Рәйнә Гыйнанова һәм Базарлы Матактан Илнур Шәйдуллин җиткерде, ә күптән түгел хезмәтен тәмамлап кайткан Айдар Вәлиев армиядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы серләре белән уртаклашты. Иске Матак егете Артем Демидов - көзге чакырылышта армия сафларына китәчәк икән, ул иптәшләре исеменнән намус белән хезмәт итәрбез дип вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев