Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында иң күп сөт тапшыручы һәм сөт җыючылар слеты булды. ФОТО

-Мин бүген 15 сыер асрыйм. Ә мөгезле эре терлекләр 30 баштан артык.

Авылда мал-туар асрап та мул, җитеш тормышта яшәргә була. Шуңа яшьләргә куркып тормаска, терлек асрауда миннән калышмаска киңәш итәм,-ди Түбән Биктимер авылында яшәүче 75 яшьлек Фәсих Фәтхетдинов. Фәсих ага иң күп сөт тапшыручылар һәм сөт җыючыларның район слетында мактаулы кунак булып катнашты.

Авыл җирендә мал асраучыларга хөкүмәт тә төрле яктан ярдәм итәргә тырыша. Абзарлар төзергә, нәселле терлекләр сатып алырга субсидиясен бирә. Мал азыгына, ветеринария хезмәтенә аз-азлап булса да булышып тора. Күпләргә район бушлай саву аппаратлары таратты. Аны ярты бәясенә сатып алу программасы да эшләде. Банклар ташламалы кредитлар да бирә. Әле алга таба да авыл җирендә яшәүчеләргә, бигрәк тә мал асраучыларга төрле ярдәм чаралары көтелә. Шуларның берсе - гаилә фермаларын сөтне суыту һәм саклау өчен ташламалы шартларда суыткычлар белән тәэмин итү. Кыскасы, эштән курыкмаган, хезмәт белән яшәргә тырышканнарга мөмкинлекләр тудырылып тора.

Район мәдәният йортында узган тантанага районыбыз авылларыннан нәкъ менә шундый эшсөярләр чакырылган иде. Биредә иң күп сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары слеты булды. Авыл уңганнарын район башлыгы Александр Никошин җылы итеп сәламләде.

-Бүген бу залда авылларыбызның иң асыл кешеләре утыра,-диде Александр Федорович. -Сүз дә юк, крестьян хезмәте авыр һәм тынгысыз. Иртәнге дүрттән сез инде аяк өстендә - эштә. Сезнең бәйрәм дә, ял да юк. Кама аръягы районнары арасында бары Әлки җирендә шәхси хуҗалыкларда да, фермаларда да сыерлар саны арткан. Бу сезнең тырышлык нәтиҗәсе. Район данын шулай югары күтәрүегез өчен сезгә аерым рәхмәт. Беләм, күпләр өчен шәхси хуҗалыктагы терлек бердәнбер керем чыганагы. Шул акчага сез балалар үстерәсез, укытасыз, йортлар саласыз. Без районнан сезгә бу юнәлештә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Әле кече фермаларда җыелган тиресне чыгару буенча сезгә ярдәм итү юлларын эзләү хакында да уйланабыз. Ә мондый слетларны без алга таба да үткәреп торачакбыз. Сезгә карусыз тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәт!

Слетта катнашучыларга бәйрәм кәефе өстәп, район мәдәният йорты коллективы күңелле концерт күрсәтте. Аннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев шәхси хуҗалыклардагы эшләрне анализлап чыгыш ясады.

ФОТОРЕПОРТАЖ

-Районда 33 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала. Шуның 8904 башы - сыерлар. Малларның гомуми баш саны узган елгыдын артты,-дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе. -Халыктан быел 4297 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылды. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 88 миллион сумнан артык дигән сүз (узган елның шул чорына карата 135 процент). Бу үз хуҗалыкларында сыер асраучыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Роберт Гадиев залда утыручы иң актив сөт тапшыручыларның, сөт җыюда уңышлы эшләүчеләрнең исемнәрен дә атады. Авыл җирлекләре арасында иң күп продукция Түбән Әлкидә җыелган. Биредә 421 тонна сөт сатканнар. Шулай ук Чуаш Кичүе (385 тонна), Салман (319 тонна), Иске Чаллы (317 тонна), Иске Алпар (298 тонна) җирлекләре алдынгылар исемлегендә.

Районда былтыр өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 130 хуҗалык булса, быел андыйлар саны 248 гә җиткән. Алар быел 920 тонна сөт тапшырганнар.

Бүген районда сөт җитештерү юнәлешендә 17 гаилә фермасы эшли. Алардагы сыерлар саны 380 башка җиткән. Ике гаилә фермасы мөгезле эре терлек симертә, тагын икесе - кәҗә фермасы, өчесе - ат фермасы, берсе сарык фермасы тота.

Районда 2400 шәхси хуҗалык сөт тапшыруда катнаша. Слетка аларның һәм халыктан сөтне җыеп пунктларга тапшыручыларның иң уңганнары чакырылган иде. Алар һәммәсе сәхнәгә чакырылып макталды, Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләргә ия булды. (Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеген безнең alki-rt.ru сайтында карагыз).

Хәзер авылларда терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 25 пункт эшли. Бигрәк тә Иске Матак, Базарлы Матак, Юхмачы, Иске Салман, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Карга авыл җирлекләрендәге пунктлар нәтиҗәле хезмәт күрсәтәләр.

Малларга ветеринария хезмәте күрсәтү пунктларының эше дә зур әһәмияткә ия. Базарлы Матактан тыш, Юхмачы, Түбән Әлки, Чуаш Борнае, Иске Алпар ветпунктлары халык гозеренә игътибарлы булып, тәүлек әйләнәсе малларга хезмәт күрсәтәләр.

Район мәдәният йортындагы тантанадан соң слетта катнашучылар Базарлы Матак урта мәктәбе ашханәсендә әзерләнгән чәй мәҗлесенә чакырылды. Биредә аларга мул табыннар янында сый-хөрмәт күрсәтелде.

Слетта бүләкләнгән иң күп сөт тапшыручылар

Фәсих Фәтхетдинов -Түбән Биктимер авылы

Газыйм Гатин - Карга авылы

Данис Сәлахов - Югары Әлки авылы

Фәргать Мәхммүтов - Иске Әнҗерә авылы

Рәис Мәхмүтов - Иске Алпар авылы

Галина Казакова - Каракүл авылы

Альберт Муратов - Югары Әлмерза авылы

Екатерина Журавлева - Татар Төгәлбәе авылы

Алмаз Сибгатуллин - Яңа Үргәгар авылы

Хәнифә Гайнуллина - Рус Чиябашы авылы

Илнур Шәрәфетдинов - Иске Салман авылы

Исламия Зибәтова - Бибай Чаллысы авылы

Зинаида Ярославлева - Югары Матак авылы

Валентина Тутерова - Түбән Кәчи авылы

Владимир Александров - Чуаш Кичүе авылы

Рәйсә Насыйбуллина - Ташбилге авылы

Фәния Низаметдинова - Карамалы авылы

Гөлсинә Гыйләҗева - Татар Борнае авылы

Гөлсинә Сафиуллина - Хлебодаровка авылы

Татьяна Яганева - Иске Хурада авылы

Валентина Чернова - Түбән Колчурино авылы

Слетта бүләкләнүчеләр - иң булдыклы сөт җыючылар

Ринас Гыйләҗев - Түбән Әлки

Рәшит Нуруллин - Борискино

Рафик Хисмәтов - Ташбилге

Александр Мурзаков - Югары Колчурино

Фәзилә Зәйнетдинова - Карамалы

Әмир Фәсахов - Карга

Маннур Сәйфетдинов - Иске Алпар

Йосыф Әхмәдуллин - Апак

Руслан Хәмидуллин - Салман

Мансур Нотфуллин - Юхмачы

Артем Искаков - Иске Матак

Николай Лукоянов - Кошки

Әсфән Сибгатуллин - Яңа Үргәгар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев