Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вакцина җитәрлек

Район ветеринария берләшмәсенә йорт хайваннарын котыру чиреннән саклауга прививка ясау өчен җитәрлек күләмдә вакцина кайтты. Йорт хайваннарына котыру чиренә каршы привика ясау август аенда башланган иде. Әмма, вакцина бетү сәбәпле, бу эш берара тукталып торды. Инде район ветеринария берләшмәсе белгечләре белән беррәттән, Түбән Әлки һәм Юхмачы ветеринария участоклары хезмәткәрләре дә...

Район ветеринария берләшмәсенә йорт хайваннарын котыру чиреннән саклауга прививка ясау өчен җитәрлек күләмдә вакцина кайтты.

Йорт хайваннарына котыру чиренә каршы привика ясау август аенда башланган иде. Әмма, вакцина бетү сәбәпле, бу эш берара тукталып торды. Инде район ветеринария берләшмәсе белгечләре белән беррәттән, Түбән Әлки һәм Юхмачы ветеринария участоклары хезмәткәрләре дә авылларда йорттан-йортка йөреп малларга прививка ясый башлаганнар. Шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне вакциналау бушлай башкарыла. Аны йорттагы мөгезле эре терлекләргә, сарыкларга, кәҗәләргә, атларга, шулай ук этләргә һәм мәчеләргә дә ясыйлар. Әле яңа гына Үргәгар, Иске Салман авыл җирлекләрендә әлеге прививкалар ясалган.

Шул ук вакытта хуҗалык фермаларындагы (мегафермалардан тыш) терлекләргә дә котыру авыруына каршы прививка ясалачак. Чыгымнар тулысы белән республика бюджетыннан финанслана.

Котыру - бик куркыныч йогышлы авыру. Аны вакытында кисәтү гаять мөһим. Ә республикада бу җәһәттән шактый катлаулы хәл күзәтелә. Әйтик, былтыр тугыз айда Татарстанда хайваннарда котыру чиренең 38 очрагы теркәлгән булса, быел шул әлеге чорда шундый 240 факт булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев