Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутатлыкка кандидатлар теркәлде

Алексеевск муниципаль районы территориаль (округ) сайлау комиссиясе 44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенче бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына түбәндәге кандидатларны теркәде: 1.Вәлиева Фоат Вәли улы, 1955 елда туган, югары белемле, төп эш урыны - "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан...

Алексеевск муниципаль районы территориаль (округ) сайлау комиссиясе 44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенче бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына түбәндәге кандидатларны теркәде:

1.Вәлиева Фоат Вәли улы, 1955 елда туган, югары белемле, төп эш урыны - "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелгән, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы, хөкем ителмәгән.

2.Гайфуллов Рамил Равил улы, 1982 елда туган, югары белемле, төп эш урыны - КПРФ территориаль төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе, "Россия Федерациясе коммунистлар партиясе" сәясм партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан күрсәтелгән, "Россия Федерациясе коммунистлар партиясе" сәяси партиясе әгъзасы, хөкем ителмәгән.

3.Пашина Юлия Алексеевна, 1991 елда туган, югары белемле, төп эш урыны - "Справедливая Россия" сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең партия әгъзаларын исәпкә алу буенча белгече, "Справедливая Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелгән, "Справедливая Россия" сәяси партиясе әгъзасы, хөкем ителмәгән.

4.Растремин Валерий Сергеевич, 1983 елда туган, махсус урта белемле, төп эш урыны - "ФЭС-Стандарт К" ҖЧҖ генераль директоры, "Россия либераль-демократик партиясе" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелгән, "Россия либераль-демократик партиясе" сәяси партиясе әгъзасы, хөкем ителмәгән.

5.Хәйбуллин Илнур Мингаяз улы, 1977 елда туган, югары белемле, төп эш урыны - Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте, идарә рәисе, үз-үзен күрсәтү тәртибендә күрсәтелгән, хөкем ителмәгән.

6.Шәйхетдинов Альберт Әсгать улы, 1968 елда туган, махсус урта белемле, төп эш урыны - шәхси эшмәкәр, үз-үзен күрсәтү тәртибендә күрсәтелгән, хөкем ителмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев