Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әхмәт авылында “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев белән очрашуы булды

Әхмәт авылында "Бердәм Россия" партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиевның сайлаучылар белән очрашуы булды. Анда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты. Бу очрашу, бердән, алдагы сайлауларга әзерлек кысаларында үтсә, икенчедән, республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның узган чорда башкарган эшләренә нәтиҗә ясау да булды. Башта районда, бигрәк тә...

Әхмәт авылында "Бердәм Россия" партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиевның сайлаучылар белән очрашуы булды. Анда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

Бу очрашу, бердән, алдагы сайлауларга әзерлек кысаларында үтсә, икенчедән, республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның узган чорда башкарган эшләренә нәтиҗә ясау да булды.

Башта районда, бигрәк тә Әхмәттә соңгы елларда эшләнгән-ирешелгәннәр турында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сөйләп үтте.

-Әхмәттә башкарылган эшләр күз алдында - күп функцияле мәдәни үзәк, фельдшер-акушерлык пункты һәм почта биналары файдалануга тапшырылды, авыл уртасына кадәр асфальт юл салынды,-диде Фердинат Дәүләтшин. Ул әхмәтлеләрнең төпле-таза тормышта яшәүләрен дә канәгатьләнү белән билгеләп үтте. Авылда бер-бер артлы яңа иркен өйләр салынып тора, халык йорт тулы мал-туар асрап яши.

Район башлыгы бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев тырышлыгы белән башкарылган эшләргә аерым тукталды. Дөрестән дә, соңгы елларда районда юллар төзү буенча хәйран күп эшләнә. Бүген инде бик кечкенә биш авыл гына асфальт юлсыз бездә. Юллар хәзер заманча технология буенча, сыйфатлы һәм чыдам итеп салына. Якташыбыз Фоат Вәлиевның хәйрия гамәлләре дә санап бетергесез. Аз керемле гаиләләргә, ветераннарга, өлкәннәргә ул бик күп ярдәм күрсәтә. Фердинат Мидхәтович район өчен башкарган олы хезмәтләре өчен Фоат Вәлиевка барлык әлкилеләр исеменнән рәхмәт җиткерде.

Фоат Вәлиев җитәкләгән «Алексеевскдорстрой» предприятиесендә бүген 1500 кеше хезмәт куя. Аларның уртача айлык хезмәт хакы 32 мең сум тәшкил итә. Әлеге коллективта эшләүчеләрнең 250се -әлкилеләр. Эшче- хезмәткәрләрнең уртача яше - 36 яшь. Үзләренә яшь белгечләр әзерләү буенча да нәтиҗәле эш алып баралар. Бүген Казан авыл хуҗалыгы академиясендә предприятие юлламасы белән 15 студент белем ала.

Депутатлык эшчәнлегенә тукталып, Фоат Вәлиевич болай диде:

-Үткән сайлау кампаниясендә халыкка ышандырганнарымны үтәдем дип исәплим. Минем эш бүлмәмнең ишеге һәрчак, һәркемгә ачык - хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Үткән чорда 60 миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтелгән икән. Депутат буларак минем бернинди финанс мөмкинлегем юк. Эшләнгән эшләр, күрсәтелгән ярдәм - һәммәсе үзем җитәкләгән коллектив керемнәреннән.

Фоат Вәлиев узган сайлау кампаниясендә республика Дәүләт Советына иң күп тавыш җыеп үткән депутатларның берсе булды. Очрашуда катнашучыларның күбесе бу юлы да нәкъ менә аңа ышаныч белдерергә җыенуларын турыдан-туры әйттеләр.

Депутатлыкка кандидат белән очрашу наказларсыз да булмый. Җыенда катнашучылар Фоат Вәлиевка байтак гозерләрен җиткерделәр.

Рәис Шиһапов Чуаш Кичүе белән Әхмәт авыллары арасындагы агачлар полосасының торышы хакында борчылуын җиткерде. Юл буендагы әлеге агачлар электрүткәргечләргә зыян салу куркынычы булганга киселгән иде. Әмма аларның тамырлары алынмаган. Шуңа хәзер юл кырые чүп үлән үсә торган полоса булып калган. Рәис әнә шул агач тамырларын алуда техника белән ярдәм итә алмассызмы, дигән гозерен җиткерде. Фоат Вәлиев мәсьләне өйрәнеп, ярдәм итү мөмкинлеген карарга ышандырды.

Әлеге җыелышта җитәкчеләр, башка авыл кешеләре дә катнашты. Алар да сорау-тәкъдимнәрен әйттеләр. Рәсимә Гайфуллина Базарлы Матакта Яшьләр урамында төзелә торган паркка чаклы асфальт юл салуда ярдәм сорады. Мәктәпләр ремонтлау буенча да гозерләр әйтелде.

Ә менә депутатлыкка кандидатның ышанычлысы Флера Вафинага озаклап сөйлисе дә булмады. Чөнки депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев шәхес, җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе буларак барыбызга да билгеле.

Флера Вафина:

-Үткән чакырылышта бик нәтиҗәле эшләдек. Бу сайлауларда җиңеп, киләсе елларда да халык мәнфәгатьләрен яклауда шулай актив эшләргә насыйп булсын,-дигән теләген җиткерде.

Сайлаучылар бу сүзләрне көчле алкышлар белән хуплады.

Мәдәният йортындагы очрашу концерт белән дәвам итте. Халык алдында Чистай шәһәре сәнгать осталары чыгыш ясады.

Фоат Вәлиев 44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп теркәлде. Әлеге округта депутат мандаты өчен алты кандидат көрәшә.

44 нче бер мандатлы сайлау округына Әлки, Спас һәм Алексеевск районнары керә.

фото plitpol.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев